Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Студентлар өчен яңа фестиваль — «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә»

28 май көнне Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университетының концертлар залында узган «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» I региональ этномәдәни студентлар фестиваленең гала-концертыннан репортаж.

news_top_970_100
Студентлар өчен яңа фестиваль — «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә»

Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университеты оештырды. Әлеге чарада катнашырга сигез югары уку йортыннан йөздән артык студент теләк белдергән.

Гала-концертта чыгыш ясаган студентлар һәм коллективлар:

  • Эчке эшләр министрлыгы Казан юридик институтының «Вдохновение» хореография ансамбле;
  • Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары Диләрә Исмәгыйлева һәм Гадел Нәбиуллин;
  • Казан милли тикшеренү технология университетының «Шахназ» бию коллективы;
  • Казан федераль университетының «Бәйрәм» фольклор ансамбле;
  • А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының «Шум» иҗади остаханәсе;
  • Казан дәүләт медицина университетының «Настроение на 16» хореография коллективы;
  • Идел буе дәүләт физик тәрбия спорт һәм туризм университетының иҗат коллективы.

Төрле халык җыр-биюләре һәм киемнәр күрсәтү

Концертта югары уку йортлары студентлары төрле милләт җырлары, биюләре белән чыгыш ясады. А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының «Шум» иҗади остаханәсе сәхнәдә кием күргәзмәсе оештырды. «Безнең костюмнар Урта Азия келәмнәре белән илһамланып эшләнелгән», — диде остаханәнең эшләрен сәхнәдә тәкъдим иткән кызлар.

Рус телендә яңгыраган җырларның иң популяры «Калинка» булды, әлеге җырны җырладылар да, аның көенә биеделәр дә. Казан федераль университетының «Бәйрәм» фольклор ансамбле дә рус милләтен күрсәтер өчен шушы җырны сайлаган.

«Бүген без Идел буе халыклары җырларын башкардык. Әлеге композициягә алты халык җыры керде, ул — удмурт, мари, мордва, чуваш, татар һәм рус җырлары. Шулай ук әлеге композициядә җыр белән бер рәттә әлеге халыкларның бию элементлары һәм костюмнары күрсәтелде», — диде «Бәйрәм» ансамбле катнашучысы Зәлия Саттарова.

Алты телдә җырларга авыр булдымы?

Җырлары шундый матур, шуңа күрә авыр димәс идем. Әле ул яңа тел булгач, җырлап-җырлап бергәләп өйрәнергә кызык та, җайлы да булды. Без аларны эзләп, шул милләт вәкилләреннән сүзләрнең әйтелешен сорап, җыр-бию өйрәнү генә түгел, тикшеренү эше дә алып бардык дисәк була.

Татар теленнән кала, кайсы телдәге җыр күбрәк ошады, күңелгә ятышлы булды?

Бик яратып мордва җырын башкарам. Аны рәхәтләнеп сузып җырлыйсың. Шулай ук мари җыры да бик матур, аның ритмы биетә торган.

Казан дәүләт медицина университетының «Настроение на 16» хореография коллективы керәшен биюе белән чыгыш ясады.

«Без төрле халык биюләрен биибез, тик бүгенге чарага керәшен биюен сайларга булдык. Бию безгә уку дәверендә барлыкка килгән авырлыклардан онытылып торырга ярдәм итә», — диде Казан Дәүләт Медицина Университетының медицина-фармацевтика көллиятендә укучы биючеләр.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының ректоры Рәшит Низамовны татар җанлы кеше буларак беләм. Әлеге университетта үткәрелә торган ачык ишекләр көнендә булганым бар, ректор андый чараларда да сүзен татар телендә башлый. Студентлары да фестивальдә татар милләтенең мәдәниятын тасвирлаучы чыгышлар әзерләгән. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан ике чыгыш булды — икесе дә татар җыры. Диләрә Исмәгыйлева бик матур итеп «Сахраларда» җырын башкарды, Гадел Нәбиуллин «Күз нурым»ны җырлады.

Һәр катнашучы диплом белән бүләкләнде.

«Уңышлы, матур һәм дәвамлы булсын бу фестиваль»

«Без киләчәктә әлеге чарага күбрәк кеше җәлеп итәр өчен, төрле формадагы грантлар уйлап табарбыз», — диде Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

«Быел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында үткәрелгән фестивальнең әһәмияте искиткеч зур, чөнки бергә дус, тату, матур яшәгәндә генә, бөтен проблемаларны хәл итеп була», — диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов быелгы фестивальдә күренгән кимчелекләрне киләчәктә бетерү хакында әйтте. «Бәлки үткәрелү вакыты бик үк уңышлы булмагандыр, хәзер студентларның сессия вакыты, киләчәктә моны уйларбыз», — диде ул.

Гала-концертка керү бушлай булса да, залда кеше күп түгел иде. Ә концерт матур булды. 

«Мин монда профессиональ дәрәҗәдәге чыгышлар күрдем. Безнең республикабыз уникаль, һәм без моның белән горурланабыз. Республикабыз кунаклары, Казанда уздырыла торган ярышларга килгән спортчылар бездә бөтен милләтләр никадәр тату яшәгәнен күрәләр», — диде Татарстан спорт министры урынбасары Илдар Садриев.

«Бүгенге монда булган күренеш бик сыйфатлы һәм дәрәҗәле. Әлеге чара ел да үткәрелер дип өметләнәм. Уңышлы, матур һәм дәвамлы булсын бу фестиваль», — дип теләде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100