Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Студент кызларны почмакка тезләндереп торган укытучының эшен тикшерәләр

news_top_970_100
Студент кызларны почмакка тезләндереп торган укытучының эшен тикшерәләр

Каменск-Уральск шәһәрендә техникум укытучысы студент кызларга җәза бирүнең яңа алымын булдырган. Дәрестә төшерелгән видео интернетта таралды. Укытучы дәресләрдә үзен начар тоткан кызларны почмакка бастырган һәм тезләндереп торган, каеш белән янаган (бер кызга суккан, дигән фараз да бар). Видеода, каеш белән янагач, кыз кулын артына куя – моңа кадәр суккандыр дигән шик туа.

Укытучы тикшерүгә эләккән һәм эшеннән киткән, дип яза «База» Телеграм-каналы.

«Каменск-Уральск» Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә эшләгән һәм хәрби әзерлек дәресләре укыткан ир-атка бер укучы кызның әнисе зарланган. Янәсе, ир-ат аның кызын почмакка бастырган, соңыннан икенче кызны җәзага тарткан һәм, хәтта, аңа каеш белән дә суккан. Бу видео чыккач, укытучыны директорга чакырталар. Укытучы исә, чынлап та бер кызны почмакка бастыруын әйтә, чөнки ул башкаларга укырга комачаулаган була.

Укытучы сүзләренчә, бу – шаяру буларак кына эшләнгән, кызларга карата бернинди көч куллану да, агрессия дә булмаган. Соңыннан башка «хулиган кыз» белән дә бу җәза кабатланган. Укытучы хәтта кулына каеш та алган, тик беркемгә дә сукмадым, дип ышандыра.

Ир-ат ни өчен болай эшләгәнен аңлата алмаган. Мондый тәрбия алымнары турында билгеле булгач, МВД хезмәткәре үз теләге белән эштән китү турында гариза язган. Тезләнеп почмакта басып торган кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән, укытучыга карата хезмәт тикшерүе башлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100