news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Студент кызларга йөклелек буенча пособие 96 мең сумга кадәр арткан

news_top
Студент кызларга йөклелек буенча пособие 96 мең сумга кадәр арткан
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Көндезге бүлектә укучы студент кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие уртача 96 мең сумга арткан. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голиковага сылтама белән РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, әлеге ярдәм студент һәм аспирант кызларга кагыла һәм төбәктәге яшәү минимумына карап исәпләнә.

«Шунысы мөһим, без студент һәм аспиранткалар өчен йөклелек буенча пособие керттек. Ул хәзер төбәктәге яшәү минимумына карап исәпләнә, аның уртача күләме дүрт тапкырга арткан – бу 96 мең сумнан артык», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар