Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Студент кыз никахы алдыннан гына кыярга тончыгып үлгән

news_top_970_100
Студент кыз никахы алдыннан гына кыярга тончыгып үлгән
Фото: newsbash.ru/

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә 21 яшьлек Эвелина кыярга тончыгып үлә.

Стәрлетамак кызы Эвелина Мәләвездә читтән торып укыган. Ул җәйге сессиягә килгәч, бер студент кыз белән фатир арендага ала һәм имтиханнарга әзерләнә. 18 июнь кичендә ашарга утыра һәм кыяр белән тончыга. Аның бүлмәдәше коткармакчы була, әмма беренче ярдәмне квалификацияле күрсәтә алмый. Кыз, ярдәм итә алмаячагын аңлап, күршеләрен чакыра – алар арасында медик та була. Әмма кызны ул да коткара алмый. «Ашыгыч ярдәм» чакыралар, әмма алар килгәндә, кыз инде үлгән була.

Эвелинаның якыннары «ашыгыч ярдәм»не гаепли. Кызның туганы Регина әйтүенчә, «ашыгыч ярдәм» 12 минуттан килгән, ә хисапта 6 минут дип язганнар. Регина медикларны җавапка тартырга тели.

Эвелина бик ачык, дустанә кыз булган, пекарняда эшләгән, сентябрьдә никах укытырга җыенган, дип яза newsbash.ru

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100