news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Студент кыз мошенникларга акча тапшыру өчен Мәскәүдән Татарстанга килгән

news_top

Студент кыз мошенниклар корбаны булган һәм аларга акча белән бизәнү әйберләрен тапшыру өчен мең чакрымнан артык юл үтеп, Татарстанга килгән. Өч көн буе аферистлар аны куркытып тоткан һәм җинаятькә катнашы бар дип ышандырган. Кыз аларның барлык күрсәтмәләрен үтәгән һәм беркемгә дә бу хәл турында сөйләмәгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Февраль уртасында кызга бер ир-ат шалтырата, ул үзен почта хезмәткәре дип таныштыра. Ир-ат посылка алу өчен код әйтүен сорый, һәм кыз ризалаша. Соңрак аңа төрле ведомстволарның «хезмәткәрләре» шалтыратып, мәгълүматларын мошенниклар кулланган дип белдергән. Аннары сөйләшүгә «ФСБ хезмәткәре» кушылган һәм 25 елга ирегеннән мәхрүм итү белән янаган.

Курыккан студент кызны башта Казанга, аннары Әлмәткә җибәргәннәр. Ул самолет белән килгән, аннары юл уңае машинага утырып барган һәм әбисе белән апасының фатирларында онлайн-тентү үткәргән. Мошенниклар «табылган кыйммәтле әйберләр» декларацияләнергә тиеш, дип әйтеп, барысын да әзерләргә кушкан.

Кыз бизәнү әйберләрен җыйган һәм аларга 388 мең сум акча да өстәгән. Ул барысын да сәүдә үзәге янында курьерга тапшырган. Шуннан соң гына алданганын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар