news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Студент егет зачет вакытында укытучыны кыйнап ташлаган

Хулиган студентны аудиториядә тоткарлаганнар.

news_top
Студент егет зачет вакытында укытучыны кыйнап ташлаган

Санкт-Петербург дәүләт университеты укытучысын зачет вакытында бер студент кыйнаган. Бу турыда вузның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чит илдән килеп математика өйрәнүче студент егет зачетын тапшыра алмый. Ул укытучыга үзенең белеме булуын исбатларга маташа, тик булдыра алмый. Шуннан соң егет сугышырга тотына.

Хулиган студентны аудиториядә тоткарлыйлар. Имгәнгән укытучы хатын полициягә гариза яза. Якын арада студентка җәза турында билгеле булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар