Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Стриптиз-клуб рекламасы»: Чаллыда ярымшәрә кызлар машина түбәсендә бозык биюләр биегән

news_top_970_100
«Стриптиз-клуб рекламасы»: Чаллыда ярымшәрә кызлар машина түбәсендә бозык биюләр биегән
"Челны-онлайн" телеграм каналы

Узган ялларда Чаллы халкын ярымшәрә кызларның машина түбәсендә биегән бозык биюләре шаккатырган. Видеодан күренгәнчә, кызлар мәхәббәт белән шөгыльләнгән кыяфәт чыгаралар.

Әлеге видео социаль челтәрләрдә таралды. «Янәшәдә генә шәһәр хакимияте бинасы, төзелеп килә торган мәчет, балалар йөреп тора», - дип яза «Челны онлайн» телеграм каналы.

«Әгәр мин болар яныннан балам белән үтеп барсам… Бу хәл Татарстанда бит.  Болай гына калдырмаслар дип өметләнәм», «Нинди бозыклык, башлары киткәнме әллә?», «Төрмәгә утыртырга кирәк бу хатыннарны» – дип аптырашкан телеграм каналны укып баручылар. 

Интернет киңлекләрендәге постларның берсенә шәһәр мэрының пресс-сәркатибе Римма Мөхәммәтҗанова комментарий калдырган. Аның сүзләренчә, бу бер стриптиз-клубның рекламасы булган.

«Менә сиңа реклама. Бәлки бөтенебез дә шундый реклама ясарбыз. Чәчтарашлар урамга чыгып чәч кисәр, стоматологлар теш дәвалар? Клиентларны җәлеп итәр өчен шәп ысул. Тагын нинди идеяләрегез бар?»;

«Әлеге маркетинг үтеп баручыларның видеокамералары аркасында нәтиҗәле булган да инде. Реклама үз эшен эшләде. Халык тавышланды, игътибарны җәлеп иттеләр. Ә административ штраф – тиеннәр. Әгәр дә беркем дә видеога төшермәсә һәм социаль челтәрләргә куймаса, бу кызлар эшли торган клубның рекламасы шул сәүдә үзәге парковкасында гына калыр иде», – дип тә язганнар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100