Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стриптиз биюченең бурычлары өчен бугазына пычак терәгәннәр: Казанда җинаять эше карала

Ике ир-ат һәм хатын-кыз Казандагы шәхси йорт хуҗасына һөҗүм иткән, аның кыйммәтле әйберләрен алып качкан. Әмма «Татар-информ» чыганаклары әйтүенчә, башта бу 3 кеше корбан йортына изге максат белән барган. Кемне һәм нәрсәдән шул рәвешле коткарырга теләгәннәре, һәм ни өчен аларның коткаручыдан җинаятьчеләргә әверелүләре судта яңгырады.

news_top_970_100
Стриптиз биюченең бурычлары өчен бугазына пычак терәгәннәр: Казанда җинаять эше карала
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Кыйнап, подвалга этеп төшергәннәр»

Казанның Совет суды 34 яшьлек Акмал Вәликулов һәм 23 яшьлек Ләйсән Таһирова эшен карый башлады. Аларны зур күләмдә талауда һәм мошенниклыкта гаеплиләр, ә Валикуловны – документлар урлауда да.

Утырыш башында гаепләнүчеләрнең шәхесләрен ачыкладылар: Акмал Вәликулов Үзбәкстан ССРда туган, Россия гражданины, өйләнгән, кечкенә баласы бар. Ләйсән Таһирова Башкортстанда туган, баласы юк.

Эштә тагын бер гаепләнүче – Свиняков бар иде, ләкин аның эшен аерым производствога бүлеп чыгардылар. Тикшерү барган арада ул РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзеде һәм махсус хәрби операциягә хезмәт итәргә китте. «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр иткәнчә, ир-ат һәлак булган, дөрес, моны раслаучы документлар әлегә юк.

Хәрби операциягә Акмал Вәликулов та барырга теләгән, әмма, аның адвокаты сүзләренчә, хәзерге вакытта аны сәламәтлеге белән проблемалар аркасында алмыйлар. Бу хакта белешмә җинаять эше документларында бар.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның декабрендә Вәликулов, Таһирова һәм Свиняков белән ниндидер ир-атка һөҗүм итәргә һәм аның милкен үзләштерергә карар кылган. Вознесенский бистәсендәге аның йортына үтеп кергәннәр.

Вәликулов тиз генә килеп җитү һәм аннары урыныннан качу өчен каршерингтан машина яллаган. Һөҗүм итүчеләр үзләре белән скотч һәм, кирәк була калса дип, пычак алганнар. Эчкә эләгү өчен, «өчлек» хәйлә уйлап тапкан – алар бер кызны аның өенең ишеген шакырга җибәргәннәр. Корбан ишекне ачкач, аны җиргә яткызалар. Аның кулларын, аякларын һәм муенын скотч белән урап куялар.

«Һөҗүм итүчеләр зыян күрүчене өйдә кыйммәтле әйберләрнең, алтынның һәм сейфның кайда булуын әйтергә мәҗбүр иткән. Башта бәйләнгән ир-ат өйдә кыйммәтле әйберләр булуны кире каккан, тик аннары аны кыйный башлаганнар, ул тумбочкада 250 мең сум ятуын әйткән. Шул ук вакытта аның бугазына, куркыту өчен, пычак терәгәннәр», – дип сөйләде дәүләт гаепләүчесе Диләрә Яфизова.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Вәликулов, Таһиров һәм Свиняков акча урлаганнар, фотоаппарат, телефон һәм башка әйберләрне алганнар. Зыян күргән йорт хуҗасына китерелгән зыянның гомуми суммасы – 335 мең сум тирәсе. Шулай ук җинаятьчеләр үзләре белән корбанның документларын да алган. Аннары алар бәйләнгән ир-атны баскыч буйлап йорт подвалына этеп төшергәннәр һәм, әгәр ул полициягә барса, аны үтерәчәкләрен кисәтеп, чыгып киткәннәр.

Стриптиз биюче кызлар белән бәйле

Җинаятьчеләр, соңрак, корбанның телефонындагы мобиль банк кушымтасы аша үзләренә тагын 140 мең сум күчерә.

Ике гаепләнүче дә гаебен танымый. Үзенең чыгышында, аларга чик кую чарасын йомшартуны сорагач, адвокат Вадим Карпеев судка Вәликуловның качарга җыенмавы турында сөйләде һәм башта алар корбан йортына изге максат белән барганнарын телгә алды. Әмма адвокат этикасына сылтап, хәлләрне сөйләүдән баш тартты.

Суд Вәликулов һәм Таһированың кулга алынуын ярты елга озайтты, икесе дә СИЗОда калачак. Киләсе утырышта төп шаһитлардан сорау ала башларга тиешләр.

«Татар-информ» чыганагы раславынча, һөҗүм корбанының озак вакыт дәвамында Казандагы яшерен стриптиз-клубларга турыдан-туры катнашы бар. Оешманың сәясәте шундый: анда биючеләрнең клиентлар белән якынрак мөнәсәбәтләренә каршы түгелләр. Ә бүгенге гаепләнүчеләр – Вәликулов, Таһирова һәм Свиняков -– анда эшләгән бер хатын-кызның танышлары.

Чыганак сүзләренчә, клубта биючеләрне бурычка (расписка) утыртырга күнеккәннәр. Шул кичне бу 3 кеше нәкъ менә шундый распискаларның берсен алырга барган. Янәсе, шул рәвешле алар үз танышларын коткарырга теләгәннәр. Барысы да чынлыкта шулай булганмы, әллә бу – суд өчен матур әкият кенәме, моны тикшерүгә ачыкларга кирәк булачак.

«Татар-информ»нан

Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100