Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стресстан коткара торган гап-гади продукт нәрсә ул?

Стресстан коткара торган гап-гади продукт нәрсә ул?

news_top_970_100
Стресстан коткара торган гап-гади продукт нәрсә ул?
Яшь яшел борчак нерв системасына уңай йогынты ясый һәм организмның стресска каршы торучанлыгын арттыра. Бу фактны Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының төп штаттан тыш диетологы Антонина Стародубова РИА Новости агентлыгына әйткән.

Ул яшел борчакта В төркеме витаминнары һәм магний күплегенә басым ясаган. Моннан тыш, яшел борчакта үсемлек аксымы күп, ул мышцаларны үстерергә булыша, иммунитетны ныгыта икән.

Диетолог шулай ук җәен күбрәк яшел үләннәр ашарга киңәш иткән, аларда С, А, Е, В төркеме витаминнары, минераллар, гликозидлар, терпеннар, инулин күп икән.

"Ризыкларыгызга яшел үләннәр кушу рационда аш тозын киметергә дә мөмкинлек бирә, бу исә йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы торучанлыкны арттыра", - дип сөйләгән Антонина Стародубцева.

Ул рационга кабачок та кертергә киңәш итә, кабачокта клетчатка, В төркеме, С витаминнары, кальций, калий, марганец, фосфор күп икән.

"Кабачокның калорияләре аз, ә клетчатка күп, шуңа ул ябыгырга теләүчеләргә дә киңәш ителә", - дигән белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100