Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стресс ничә көн дәвам итәргә тиеш?

Сорауга Татарстанның атказанган табибы, психотерапевт Гомәр Зыятдинов җавап бирә.

news_top_970_100
Стресс ничә көн дәвам итәргә тиеш?

– Ике ай чамасы элек көчле стресс кичердем. Болар барысы да сәламәтлегемдә чагылыш тапты. Гомеремә беренче тапкыр , йөрәгемдә җитди проблемалар башланды. Анысын дәвалагач, битемдә нерв тигы (нервный тик) башланды. Бу шул стресстан дип куркам. Шуңа өстәп, эштә бик нык арыйм һәм әлегә ял итәргә дә мөмкинлегем юк. Миңа нишләргә, кайда барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

        Психотерапевт Гомәр Зыятдинов:  – Нәрсә ул стресс? Ул басым дигән сүз. Ул – безнең организмның физиологик реакциясе, аннан качып булмый. Стресс кирәк, ул булмаса, без аңа күнекмибез. Кеше җылы бүлмәдә, җылы киенеп утырып, урамга чыкса, әз генә җил булса да, шундук салкын тидерергә мөмкин. Стресс ике төрле була – яхшы һәм начар стресс. Менә, Россия һәм Согуд Гарәбстаны уеныныннан соң җанатарларның йөрәкләре сикерде, йоклый да алмадылар. Бу – шатлыклы стресс. Әгәр Россия җыелмасы җиңелгән булса, шулай ук стресс булыр иде. Физиологик яктан караганда, стресс ике-өч көннән соң бетәргә тиеш. Эштән өч көнлек отпуск ике очракта бирелә – кем дә булса вафат булса һәм туй алдыннан. Икесе дә стресс. Шуңа күрә бу кешедә стресс – дулкынлануның иң актык тамчысы гына. Һәм кеше шуңа гына игътибар итә дә. Кеше шушы көннәр эчендә стресстан чыга башламаса, психосоматик авырулар килеп чыгарга мөмкин. Кан басымы күтәрелә, атопик дерматит (кашыну), ашказаны җәрәхәте, бронхиаль астма, артроз яки артрит кебек авырулар килеп чыга башлый. Һәр кешенең көчсез ягы баш күтәрә. Әмма бу кызның бер проблемасы чишелгәч, икенчесе килеп чыкса, анысы чишелгәч, өченчесе баш калкытуы – психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән сүз. Бер проблеманың икенчесе белән алышынуы дөрес түгел.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100