Стресс – төрле факторларга организмның физиологик яки психологик реакциясе ул. Әлеге факторлар кешегә йогынты ясый һәм янау булып тоела яки физик, эмоциональ яки психологик көчәнеш барлыкка китерә. Бу турыда Фактлар сайтында язылган.
Стресс кешедән кешегә йогамы соң? 2014 елда галимнәр «стресс йогышлы булырга мөмкин» дип фаразлый. Стресс кичерә торган кешегә карау да безнең организмда кортизол дигән матдә – стресс гормоны бүленеп чыгуга китерә.
Тикшерүчеләр фаразлаганча, «эмпатик стресс» дигән әйбер була, ул бәлагә очраган якын кеше яки дус аша барлыкка килә. Ләкин эмпатик стресс таныш булмаган кешенең борчылганын күргәч тә туарга мөмкин.
Эмоцияләр бер кешедән икенче кешегә «көзгедәй нейроннар» аша да күчәргә мөмкин булуы исбатланган. Бу турыда 2013 елда «Current Biology» журналында язганнар. «Көзгедәй нейроннар» – гамәлне башкарганда да, башка кеше шул гамәлне эшләгәнен күргән очракта да активлаша торган күзәнәкләр. Башкача әйткәндә, алар күзәтүче кеше үзен көзгедән күргән кебек итеп, башка кешенең гамәлләрен чагылдыралар.
Эмоцияләрне тапшыру – исән калуның мөһим механизмы. Ул ярдәм итә алырдай яки безнең шәхси проблеманы гына түгел, ә гомумән вазгыятьне үзгәртә ала торган кешеләрдә реакцияләрне активлаштыра.
Шулай итеп, стресс, эмоциональ һәм физик халәт буларак, әйләнә-тирәдәгеләргә йогынты ясый ала, ләкин стресс кешедән-кешегә турыдан-туры «йога» дип әйтеп булмый (мәсәлән, инфекцияләр йоккан кебек).
Ләкин стресс «йогышлы» булырга һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә һәм коллективка, гомуми атмосферага йогынты ясый ала. Шуны истә тотарга кирәк – стресска бирешүчәнлек төрле кешедә төрлечә була, бер кешенең стрессы икенче кешегә тәэсир итмәскә дә мөмкин, диелә хәбәрдә.