Авитаминоз һәм стресс язгы чорда йокыга бәйле проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта табиб-невролог, сомнолог, медицина фәннәре кандидаты Елена Царевага сылтама белән «Радио 1» сайты яза.
Ул сөйләгәнчә, язын якты көн озынлыгы озынаю аркасында азрак йоклыйсы килә. Әмма сезоннар алмашы еш кына авыруларны һәм стрессны кискенләштерә, ә бу төнге ял сыйфатына тискәре тәэсир итә. Моннан тыш, йокыга бәйле проблемалар витаминнар һәм микроэлементлар җитмәүдән дә килеп чыга ала.
«Бу очракта В төркеме витаминнары, магний, селен һәм цинк җитмәү аеруча критик роль уйный, бу витаминнар нерв системасы эшчәнлеген җайга сала һәм калкансыман биз активлыгына йогынты ясый. Бу әгъзаның эшчәнлегенә кәеф тә, йокы сыйфаты да бәйле», – дигән табиб.
Шулай ук тимер һәм С витамины җитмәү дә йокысызлыкка сәбәп була ала. Белгеч витаминнар һәм миркоэлементлар дәрәҗәсен тикшерү өчен анализлар тапшырырга һәм кытлык булган очракта, табиб белән берлектә аларны тулыландырырга киңәш итә.
Йокыны яхшырту өчен табиб кичен тәрәзәләрне калын пәрдә белән капламаска киңәш итә. Бу иртән бүлмәгә мөмкин кадәр күбрәк яктылык керсен өчен кирәк.