Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стресс аркасында бил юаная!

news_top_970_100

Бил стресс аркасында юаная ала. Май катламы стресс фонында барлыкка килергә мөмкин. Ләкин бу – бердәнбер сәбәп түгел. Табиб-эндокринолог Юлия Сидорова шул турыда сөйләде, дип яза «Татарстан 24» каналы.

Аның сүзләренчә, түгәрәк, тырпаеп торган, гәүдәнең башка өлешләре белән контрастта булган корсак – билгеле бер яшәү рәвеше нәтиҗәсе дә, медицина диагнозы симптомы да булырга мөмкин,

«Кортизол организмда май таралып урнашуга, аеруча корсак өлкәсендә туплануга йогынты ясарга мөмкин икәнен исбатлый торган тикшеренүләр бар.

Ләкин бу гормон дәрәҗәсе кимү корсак өлкәсендә май катламнары кимүен гарантияләми. Артык авырлык күпчелек очракта – бу сәбәпләр комплексы», – ди табиб.

Ул, тырпаеп торган корсак барлыкка килүгә йогынты ясый торган фактор булып, стресстан тыш, төз йөрмәү дә саналуын искәртте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100