Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Штрафлар килә башлагач, күп балалы ирсез хатын рәсми никахта булуын ачыклаган

news_top_970_100
Штрафлар килә башлагач, күп балалы ирсез хатын рәсми никахта булуын ачыклаган
"Татар-информ" архивы

Иркутск шәһәрендә яшәүче хатын үзенең беркайчан да күрмәгән-белмәгән ир-атка «кияүгә чыгуын» белми йөргән. Ул моңа кадәр бер тапкыр да кияүдә булмаган, ләкин кисәк кенә үзе өчен «яңалык» ачкан. Бу хатынның рәсми ире Урта Азиядән килгән бер мигрант булып чыккан. Әлеге вакыйга турында РЕН ТВ яза.

Барысы да ЗАГС аша рәсмиләштерелгән, яшь «кәләш» исә кредит алганда поручитель булырга да «өлгергән». Аңа машина рәсмиләштерелгән, хәзер кагыйдә бозган өчен штрафлар килә.

Железногорск-Илимский шәһәрендә яшәүче Юлия ялгызы гына балаларын үстерә. Пособие түләүдән баш тарткач, ул үзенең менә шулай «кияүдә булуын» ачыклый. Аңа Таҗикстан кешесе белән рәсми никахта булуын әйтәләр. Документлар буенча никах 2015 елда ук Красноярски шәһәрендә теркәлгән. Никахны Юлиянең югалган паспорты белән рәсмиләштергәннәр.

Никах рәсмиләштерелгәч үк, «кияү» кредитка машина алып, «хатынга» рәсмиләштерә. Штрафлар да килә, банкка кредит буенча да бурычлар җыела. Күп балалы хатынның картасын блокировкалыйлар.

ЗАГС исә Юлияне бу кеше белән аерудан баш тарта, ул прокуратурага мөрәҗәгать итә. Аннары Иркутск прокуратурасы эшне Красноярск прокуратурасына күчерә. Хәзер тикшерү эшләре бара.

РЕН ТВ хәбәрчесе Красноярск ЗАГСына мөрәҗәгать итеп, бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен сораша. Тик ЗАГСта моңа ышанмыйлар. «Никах теләүче 2 кеше булганда рәсмиләштерелә. «Миннән башка мине өйләндерделәр» – алай булмый. Икесе дә булырга, икесенең дә паспорты булырга тиеш», – диләр ЗАГСта.

Юристлар никахны суд аша бетерергә киңәш итә, тик бу – озак. Бурычларны да бетерергә тиешләр, чөнки займ югалган паспортка теркәлгән. «Кагыйдәне банк хезмәткәрләре, яки ЗАГС хезмәткәрләре ясаган, чөнки паспортын югалткан, бу турыда рәсми рәвештә белдереп, яңа паспорт алган кеше җаваплы булмый», – ди юрист.

Күп балалы ана хәзер инде аерылышырга ашыкмый – бу документтагы бәйләнеш аның белән элемтәгә чыгу өчен бердәнбер ысул бит. Аның кайда яшәвен дә беркем аңламый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100