news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Штраф түләмәгәнгә җәза булмасын өчен нишләргә?

news_top

Югары суд Пленум карары проектына үз вакытында түләнмәгән штраф өчен җаваплылыктан азат итү нигезләрен кертте. Бу турыда РИА Новости яза.

«Гражданинның гаебе булмавын аның ихтыярыннан тормый торган һәм административ штрафны билгеләнгән срокта түләүгә комачаулый торган хәлләр дә раслый ала. Бу хәлләр административ хокук бозу эшен караганда судья тарафыннан тикшерелергә тиеш», – диелә документта.

Күрсәтелгән нигезләргә түбәндәге очраклар кергән:

  • озак вакыт стационарда дәвалану;
  • гадәттән тыш хәл зонасында булу;
  • карардагы хата­лар;
  • реквизитларның начар укылуы.

Проектта шулай ук судның түбәндәгеләрне тикшерергә тиешлеге билгеләнә:

  • шәхес банк хисапларыннан арестны алу өчен мөмкин булган барлык чараларны күргәнме-юкмы;
  • штрафны түләү өчен кичектерү яки бүлеп түләү (рассрочка) соралганмы.

Пленум ахырда проектны редакцион комиссиягә эшләп бетерү өчен җибәрде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар