Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

М.Мәһдиев истәлекләреннән: "Татарның язучысы, композиторы, галиме бар, әмма... гафу итегез, җиде-сигез миллионлы халыкның зыялысы юк"

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле язучысы, галим, әдип Мөхәммәт Мәһдиевнең төрле елларда татар матбугатында чыккан әңгәмәләреннән өзекләр тәкъдим итәргә булдык. Бүгенге вазгыятьтә татар кешесенә аның фикерләре кирәктер шикелле.

news_top_970_100
М.Мәһдиев истәлекләреннән: "Татарның язучысы, композиторы, галиме бар, әмма... гафу итегез, җиде-сигез миллионлы халыкның зыялысы юк"

"Татарстан яшьләре" газетасы, 1992 ел, 14 март. Р. Сабыр әңгәмәсе

Р. Сабыр: "Мәһдиев феномены" дигән термин матбугатта әле күренмәде бугай. Минемчә, ул бар. Еш кына: "Нәрсәсен табасыз соң ул Мәһдиевнең?" - диләр. Хикмәт шунда, аның язмаларында барысы да гади. Ул үз милләтенең тугрылыклы хезмәтчесе һәм Улы.

М. Мәһдиев: Язучы алдан сизәргә тиеш. Шулай булмаганда, әгәр ул бүгенге хәлләрне фиксацияләп бара икән, ул - зур язучы түгел.

Тарих тәгәрмәче бик тиз әйләнде. Бүген укучы зирәгрәк, акыллырак. Бу язучыга өстәмә кыенлыклар тудыра.

Хәзер теләсә кем сәхнәгә чыга алмый - зур әзерлек кирәк. Язучыдан бүген яңа фикер көтәләр.

 "Татарстан яшьләре" газетасы, 1990 ел, 1 декабрь. Әңгәмә

Журналист: Сез "язучы алдан күрү сәләтенә ия" дип әйткән идегез. Әгәр шулай икән, безнең җәмгыятьнең киләчәге нинди булыр икән, тормышлар үзгәрерме?

М. Мәһдиев: Безнең җәмгыять балаларда була торган кызамык, чәчәк авыруы кебек авыру кичерә. Без аны бик авыр узабыз. Моны бигрәк тә шәһәр халкы сизә. Безнең илебез, халкыбыз үз гомерендә андый "авыруларны" күп кичергән. Шәт, без дә үткәреп җибәрә алырбыз. Ләкин аның өчен җәмгыятьнең төзелеше үзгәрергә тиеш.

 "Ялкын" журналы, 1991 ел, июнь. М. Мәһдиев

"Зыялыдан матбугат, радио, телевидение, сәхнә аша фикер көтелә. Октябрь борылышына кадәр татар зыялысының кулында шуларның икесе - матбугат һәм сәхнә генә булган. Ә күпме эш эшләгәннәр Тукайлар, Камаллар, Әмирхан, Исхакый, Ибраһимов, Кәримиләр!"

"Татар зыялысы үз халкының күзен ачарга, тарихи барышка аек карарга, халыкны авырудан коткарырга көч куярга тиеш. Ә иң мөһиме - урыс-татар мөнәсәбәтләре тарихын, ниһаять, объектив, хакыйкый итеп күрсәтергә вакыт. Минемчә, иң әһәмиятлесе - соңгысы".

"Татарстан яшьләре" газетасы, 1994 ел, 19 май. М. Мәһдиев

"Сүзлекләр актарырга яратам. Дөньяда иң акыллы китапларның берсе - сүзлек. Әлбәттә, аңа сәясәт катнашмаган булса. Сәясәт катнашкан әйбер исән калмый. Сәясәт катнашса, музыка, рәсем сәнгате, әдәбият, архитектура үлә. Опера, балет үлә". 

"Ялкын" журналы, 1991 ел, май. Журналист Ирек Нигъмәти әңгәмәсе

И. Нигъмәти: Соңгы вакытта матбугатта киләчәгебез хакында еш язалар. Борчылалар, көенәләр. Әмма бүгенгене яшәмичә, иртәгәсе көнгә күчеп булмый. Хәзергесез киләчәк юк. Безнең бүгенге көнебезнең саулыгы ничек?

М.Мәһдиев: Кеше дөрес яшәсә генә озын гомерле була. Кеше генә түгел, җәмгыять тә шулай. Җәмгыятебез бик күп хаталар җибәрде. Халыкның динен мәсхәрәләде, элеккеге алпавыт утарларын яндырды, кешеләрне теленнән, милләтеннән ваз кичтереп, ниндидер абстракт интернационализмга чакырды, укымышлы кешеләрне атып үтерде, таза тормышлы крестьяннарны сөргенгә сөрә, калганнарының атын, җирен тартып алды.

Алтмышынчы елларга таба халык аз гына бер җиңел сулыш алып куйган иде. Һәлакәтнең икенче дулкыны һөҗүм итте: кечкенә авылларны бетерделәр, халыкның үз теләге белән дигән булып, милли мәктәпләрне урыслаштырдылар. Зур хәзинә булган урман-болыннарны бетереп, кара туфраклы иген-басуларны кубарып, милләтебезнең үзәк районнарына гигант заводлар, АЭСлар кордылар.

"Яшисе бармы әле?" - дигән сорауга мин җавап бирә алмыйм. Шунысын гына әйтә алам: җәмгыятебез - авыру; аны шифаханә аркылы уздырып карарга кирәк; мөгаен аңа операция ясау зарурдыр. Операция ясалмаган көе бернинди врач та мондый пациентның исән калу-калмавына гарантия бирә алмый. Ләкин авыруның үз рөхсәте кирәк.

 И.Н.: Инде сорауны "ваклый" төшик инде: нинди мәктәп милләтне саклап кала алыр иде?

М.М.: Милләтне беркайчан да мәктәп сакламый. Бу - хата фикер. Милләт мөлкәт булганда гына саклана. Үзенең җире булган крестьян гына милли мәктәпне тотып тора ала. 

Әнә колхозлар милли мәктәпне ничек бетерделәр: берничә авылгы бергә куштылар. Авыллар - урысы, татары, удмурты, әрмәне "Дружба" исемле колхазгамы, совхозшамы җиңел генә кушылды. Чөнки аларның кулында җир дә, эшләп чыгару коралы да юк. Үз кулында берни дә булмаган кешегә милли телең, милли җырың нәрсәгә?

И.Н.: Мәктәпнең бүгенге хәле турында Сездән дә ачынып сөйләүче юктыр. Ишетүемчә, үсмерләрнең миһербансызлык-имансызлыкларында Сез мәктәп программасының, дәреслекләрнең дә зур "файда" итүен әйткәнсез.

М.М.: Әйе, бу турыда мин берничә елдан бирле әйтеп киләм. Кызганычка каршы, әлегә фикердәшләрем бер-ике генә. Бездә бит әдәбият укыту процессында әхлак тәрбиясе бирү кирәклеге бөтенләй искә алынмый. Методистлар исә моны аңларга теләмиләр.

"Татарстан яшьләре" газетасы, 1990 ел, 1 декабрь. Әңгәмә

Журналист: Сезнең лекцияләрне студентлар ярата. Күз ертып торып, беренче парга да киләләр, соңгысын да калдырмыйлар. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?

М.Мәһдиев: Лекцияләрдә йөрү-йөрмәүләрне ирекле куйсам да, 25 урынына аудиториядә күп вакыт 30 студент булды. Егетләр-кызлар күп вакыт үзләре белән бүлмәдәшләрен, дусларын да алып киләләр иде. Лекцияләрне тормыш белән бәйләргә тырыша идем. Әдәбият, Белинский әйткәнчә, чынбарлыкның чагылышы булырга тиеш. Җәмгыять яшьләр хисабына һәрвакыт матурланып, тазарып торырга тиеш.

"Татарстан яшьләре" газетасы, 1992 ел, 14 март. М. Мәһдиев

"Соңгы вакытта бик күп яңа матбугат органнары ачылды. Әлбәттә, шатлыклы нәрсә, ләкин алар барысы да яши алмас. Чөнки борылыш вакытында газеталар күп туа һәм тормыш сынауларын уза алмаганнары сүнеп кала".

"Казан утлары" журналы, 1993 ел, октябрь. М. Мәһдиев

"Татар зыялысы ул - кем? Беркем дә түгел. Бүген татар зыялысы юк. Язучысы, рәссамы, композиторы бар татар халкының, галим-голямасы бар, әмма... гафу итегез, җиде-сигез миллионлы халыкның зыялысы - юк. Генерал-лейтенанты,  "минем милләтем - сәнгать" дип үлгән бөек таланты, АКШ белән эш итә торган академиклары бар, ләкин милләтебезнең зыялысы юк.

Зыялылык-интеллигентлык ул бик тирән төшенчә. Ул - татар баеның, татар  морзасының, татар мулласының нәселе, улы, оныгы булу дигән сүз түгел. Зыялылык ул ярым-йорты була алмый. Ул сыйфат кешедә йә бар, йә - юк.

Өметне җуймыйк: безнең буында булмады инде ул зыялылар. Ләкин милләтебез киләчәктә бу катлауны, структураны "эшләп чыгарырга" тиеш. Бу -  дәүләткүләм әһәмиятле эш. Зыялылары булмаган көе Татарстан дәүләте яши алмаячак.

Шулай да, "интеллигент", "зыялы" - ул кем? Уйлавымча,  мондый кеше: үз мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, милләте өчен, аның киләчәге өчен көрәшүче, белемле, юридик әзерлекле, тормышында әхлаклы, динле, милли тарихыбызны белгән ачык күзле, хөсетсез бер татар баласы. Ул әле туар, үсәр. Татарстаныбызга хезмәт итәр..."

"Казан утлары" журналы, 1991 ел, август. М. Мәһдиев

"Булачак татар язучылары бит югары уку йортын тәмамлауга Казанда калалар, ә Казан - татар шәһәре түгел. Безнең шәһәрдә милли рух юк. Казан татары ул синтетик татар. Бу атмосферада милләтнең зур язучысы туа алмый".

Мөхәммәт Мәһдиев укуында авторның "Бәхилләшү" романыннан өзек (ТВ фондыннан):


Сибгат Хәкимнең Мөхәммәт Мәһдиев турындагы фикерләре (ТВ фондыннан): 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100