«Егемен Қазақстан»: Мәрҗанинең казах мәгърифәтчесе Абайга йогынтысы хакында
Казах мәгърифәтчесе, шагыйрь Абай Кунанбаев турында сөйләгәндә, аңа йогынты ясаган тарихи шәхесләрне телгә алмый мөмкин түгел, дип яза Казахстанның төп газетасында профессор, Халыкара төрки академия Президенты Дархан Кыдырәли.
Казах мәгърифәтчесе Абай Кунанбаевның укыган китаплары һәм тормыш юлында очраткан мөгаллимнәре аңа фикерләрен гомумкешелек дәрәҗәсенә күтәрергә ярдәм итә. Ул балачагында ук дала традицияләрен һәм казахларның халык фәлсәфәсен сеңдереп үсә. Соңрак, мәдрәсәдә укыганда телләр, Шәрык һәм Көнбатышның фикер хәзинәсен өйрәнә. Абайның үсешенә йогынты ясаган шәхесләр арасында татар халкының бөек улы Шиһабетдин Мәрҗани дә (1818-1889) була, дип яза egemen.kz сайты.
Шиһабетдин Мәрҗани — XIX гасырда Россия империясе мөселманнары арасында җәдит реформистик хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе. 1915 елда чыккан махсус җыентыкның кереш сүзендә Шиһабетдин Мәрҗани турында укучылар болай дип яза: «Шиһабетдин Мәрҗанинең белем бирү методикаларын яңарту идеяләре көчле каршылыкларга тарыса да, алар гади халык арасында хуплау таба. Аның фикерләре һәм идеяләре җәмгыять үсешенә яңа юнәлеш бирә. Бохара мәдрәсәләренең камиллеге турында киң таралган фикер шик астына алына, мәктәпләрне һәм мәдрәсәләрне яңартырга кирәклеге ачыклана. Фикер ияләре һәм интеллигенция вәкилләре бу хәрәкәтнең бурычын тиз аңлап ала. Нәтиҗәдә боз кузгала һәм мәктәпләрдә укыту яңа методикага күчә. Мәрҗани хәзрәтләре Исмәгыйль Гаспралы, Галимҗан Баруди, Хәйрулла-хәзрәт Госмани, Һади әфәнде Атласи, Әхмәт бай һәм Гани бай кебек җәдитлеккә нигез салучыларга зур йогынты ясый. Шуңа күрә халыкны җәдитлеккә, яңарышка өндәгән беренче мөгаллим булып санала».
Казах, татар һәм башкорт халыкларының улы, шагыйрь һәм алдынгы карашлы фикер иясе Акмулла Шиһабетдин Мәрҗанигә мәдхия җырлый:
Бөрадәр*, сезгә үтенәм сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани — ул Тимерказык!
Булмаса — кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белемәй юлдан язып!
* — агай-эне, кардәш.
Шиһабетдин Мәрҗани Абайга да зур йогынты ясый. Шулай ук яңа форматта милли аң формалашуга да тәэсир итә һәм нәтиҗәдә ул «Алаш» лидерлары эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Шуңа күрә Абай Кунанбаевны һәм аның дөньяга карашын тулысынча аңлау өчен, аның белем һәм идеяләр җыйган мәктәбенә, мөгаллимнәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Абай һәм Мәрҗани идеяләренең аваздаш булуын тирәнтен өйрәнгән абруйлы казах галиме Акжан Машанов үзенең «Әл Фәрәби һәм Абай» дип аталган хезмәтендә түбәндәгеләрне әйтә: «Каркаралы һәм Сәмәй мәдрәсәләрендә Мәрҗанинең үзендә укыган кешеләр белем бирә. Шуңа күрә Абайның хезмәтләрендә үз вакытында Мәрҗани күтәргән мәсьәләләр еш телгә алына». Һәм бу дөрес тә. Мәрҗанинең күренекле укучыларының берсе Кәшәфетдин бин Шаһимәрдән гомеренең азагына кадәр Каркаралы мәдрәсәсендә мөгаллим һәм имам була. Анда балаларны укыта һәм шулай итеп ул казах далаларында Мәрҗани идеяләрен таратуга да ярдәм итә.
Казах әдибе һәм җәмәгать эшлеклесе Буркит Исхаков язганча, Шәрыкның якты йолдызы булган Чокан Уалиханов Мәрҗани белән якыннан аралашкан, шулай ук аның укучысы, гарәб, фарсы һәм төрки телләр белгече, Казан һәм Петербург университетлары мөгаллиме Хөсәен Фәезхановның якын дусты булган. Х.Фәезхановның шәрыкны өйрәнү өлкәсендәге хезмәтләренә В.Вельяминов-Зернов һәм В.Бартольд кебек академиклар югары бәя биргән. Танылган казах галиме, филолог Ануар Дербисалин мәгълүматларына караганда, Х.Фәезханов казах халкының тагын бер бөек шәхесе Ибрай Алтынсарин белән дә якыннан аралашкан. Фәезханов Ибрай белән берничә тапкыр Оренбургта очраша, аның белән күп аралаша һәм яшь аермалары зур булуга да карамастан, дусларча аңлау таба. Һәм бу очрашулар вакытында Ибрайның Мәрҗани идеяләре белән танышмыйча калуын күз алдына китереп булмый диярлек. Шуңа күрә без Мәрҗанине казахларның Чокан, Ибрай һәм Абай кебек данлыклы шәхесләрен формалаштыруга йогынты ясаган бөек фикер иясе һәм галим дип кабул итәбез.
Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 3 гыйнварында хәзерге Татарстан территориясендәге Ябынчы авылында туа. Башта ул Бохарада белем алган әтисе Баһаветдиннан грамотага өйрәнгән, аннары 6 яшендә мәдрәсәгә укырга кергән. Шулай итеп ул 6-10 яшендә гарәб теленә өйрәнә башлый. 16 яшендә әтисенең мәдрәсәсендә мөгаллим ярдәмчесе вазифаларын үти башлый. Инде ул вакытта ук бик диндар булса да, үзе өйрәнгән галимнәрнең хезмәтләренә тәнкыйть белдерә. Шул сәбәпле, үзенең укытучылык эшенең башлангыч чорында Мәрҗани традицион белем бирү системасының барлык җитешсезлекләрен аңлый. Анда укытучылык эшчәнлеген ташлау һәм Бохарада сыйфатлы белем алу омтылышы барлыкка килә.
1839 елда, 21 яшендә ул Бохарага китә һәм үз заманының данлыклы дин әһелләрендә укый башлый. Әмма, бер-ике ел укыганнан соң ул белемнәренең әллә ни алга китмәгәнлеген һәм Бохарадан үзе өметләнгәнне алмаганын аңлап ала. Ул вакытта Бохарада бары тик дини фәннәргә әһәмият бирелгән була. Шуңа күрә Мәрҗани Бохарада укыган дәвердә андагы мәдрәсәләрне һәм аларның укыту системасындагы җитешсезлекләрен җентекләп өйрәнә.
1883 елда Казанда басылып чыккан «Вафият әл-әсләф вә тәхият әл-әхләф» хезмәтендә ул болай дип яза: «Безнең халык белем бирүдә Бохараны үрнәк итеп саный. Әмма, Бохара халкы да, хакимияте дә белем бирүдә аз мәгълүматлы, анда суд системасы да җайга салынмаган һәм мәгариф системасында да тәртип юк. Синтаксис буенча алар «Шерх-и Кафие-и Молла жами”ны өйрәнәләр һәм моның белән өч ел шөгыльләнәләр, өстәвенә тәртип буенча түгел, ә азагыннан башына таба һәм иң мөһим бүлекләрне төшереп калдыралар. «Мантыйк» фәне буенча «Шәмсия» китабының кереш өлешен берничә мәртәбә кабатлыйлар. Шуннан соң шәрехләмәләргә һәм билгеләргә игътибар юнәлтәләр һәм шулай итеп ике ел уза. «Тахзиб» китабыннан башлап, ел буе «әл-хәмдү ли-Лләх» (Аллаһка дан) сүзен аңлаталар, бу фән «Бахс-и Хамд» дип атала. Ләкин мантыйк фәненә Аллаһны данлауның, туры юл, шулай ук текст өйрәнү мәсьәләләренең нинди мөнәсәбәте бар? Мин бу сорауларга җавап таба алмадым. Фәлсәфә, география, тарих, дөньяви эшләр турында Бохарада бернинди белем дә юк. Болар берсе дә кирәкле фән дип саналмый. Һәм белемгә ихластан омтылган кешеләр Бохарада сирәк очрый».
Абай Кунанбаевның традицион белем бирү системасын һәм мәдрәсәдә укытуны тәнкыйтьләве («бүген фәннәрне укыту иске мәдрәсәләр традициясе буенча алып барыла һәм безнең заман өчен бу файдасыз») аның Мәрҗани нигез салган җәдитлек юнәлешен сайлавы турында сөйли. Шуңа күрә Абай казах балаларына гарәп һәм фарсы телендә түгел, ә беренче чиратта, үз туган телләрендә укырга һәм язарга өйрәнергә кирәк дип әйтә: «Безнең заманда муллалар акыл иясенең исемен үк яратмый. Бу белемсезлектән һәм башка төрле начарлыкка омтылыштан килә, чөнки „кеше күңеле явызлыкка һәвәс“. Аларның күпчелек укучылары гарәп һәм фарсы телләрен һәм бераз гына риториканы өйрәнә алса, үз-үзләреннән бик канәгать булалар. Үз вәгазьләрен бизәп җибәрү өчен алар үзләреннән дә өстиләр һәм нәтиҗәдә, кешеләргә бер файда да китермиләр, алай гына да түгел, күпмедер дәрәҗәдә зарар салалар, тәкәбберлекләре белән җәмгыятьне дөрес юлдан да яздыралар».
Бохарада өметләре акланмаган Мәрҗани үзлегеннән бәйсез тикшеренүләр башлый. Бохарада 11 ел (1838-1849) яшәү дәверендә ул күп вакытын китапханәләрдә сирәк, кыйммәтле китапларны өйрәнеп уздырган. Ул Сәмәркандка да бара (1843-1845), анда танылган галим һәм казый Әбу Сәед белән таныша һәм аның бай китапханәсендә эшли. Анда Мәрҗани имам Газали хезмәтләрен өйрәнә. Һәм ул аның карашларына көчле йогынты ясый. Сәмәркандта булган вакытта Мәрҗани Газалиның «әт-Тәфрик бәйн-әл-Ислам вә-з-Зындыка», «әл-Мункиз мин-әд-Дәләл», «Кимия-и Сә’әдәт», «әл-Мәднүн бих ‘әлә гәйри әхлихи» китапларын укый. Имам Газали китапларының Мәрҗанигә көчле тәэсир итүе аерым игътибарга лаек. Чөнки имам Газали бөек галим генә түгел, ә көчле фикер иясе һәм суфыйчылык белгече дә була. Мәрҗани аның алдынгы карашларын үзенә нигез итеп ала һәм шагыйрь Акмулла Мәрҗанине юкка гына Газали белән чагыштырмый.
Газали йогынтысында булып, Мәрҗани үзенең укытучысы Курсави кебек үк каләм белгечләрен (спекулятив дини тәгълимат) тәнкыйтьли.
«Ақылмен хауас барлығын
Білмейдүр, жүрек сезедүр,
Мұтакәллимин, мантиқин
Бекер босқа езедүр».
«Разум и страсть всего не познают,
Лишь сердце чувствует.
Знатоки калама и логики
Лишь говорят пустые слова»,
— Абай Кунанбаевның мантыйк һәм каләм белгечләрен кырыс тәнкыйтькә дучар иткән бу юллары, Абайның да Мәраҗни аркылы Газали хезмәтләре белән таныш булуын аңлата. Мәрҗанинең иң әһәмиятле китапларының берсе, аның «әт-Тәрихәтү-ль-әснә вә-ль-әкидәтү-ль-хүснә» хезмәте дә каләмчеләр белән бәхәс һәм аларга галим тарафыннан җавап формасында язылган.
Сәмәркандта яшәгән чорында Мәрҗани үзе өчен Әбу Әли ибн Синаның «…фи үлүмү-ль-Қүрән», «Мизат-и Шарани», «Фәтхү-ль-кадир», «Шарх-и хидая», «Шарх-и меват», «Фүсүл-и ситта», «Асфар-и Арба’» Ширази, «Шифа уа ишарат» китапларын, Кади Байдауи тәфсирен һәм Шахристани, Ибн Хазм, Суюти, Ибн Араби, Сухраварди кебек классикларның кайбер китапларын күчереп ала. Мәрҗанинең яраткан китаплары арасында Джалаладдин Дауани һәм аның укучысы Йосыф Карабаги китаплары да була. Һәм ул үзенең хезмәтләрендә дә шул китапларга таяна.
Күпсанлы китаплардан күренгәнчә, Бохарада яшәгән чорында Мәрҗани суфыйчылыкның рухи фәнен — тәсәввуфны тирәнтен өйрәнә. Ул бу якларда иң танылган Накшбандия шәехе булган Ниязкули-ишан Төркмәни һәм Гөбәйдулла бин Ниязкули хәзрәт шәкерте була. Соңрак, инде Бохарадан үз ватанына кайткач, ул Әбделкадыйр бин Нияз Әхмәд әл-Фәруки әл Хинди һәм Мәзхәр бин Әхмәд әл-Хинди-хәзрәт кебек шәехләрнең укучысы булып белем туплавын дәвам итә. Мәрҗани өчен тәсәввуф мәдрәсә ролен уйный. Бер яктан шәригать фәне, бер яктан мөҗтәһид һәм әхлак фәннәре аркасында. Шуңа күрә Мәрҗани үз әсәрләрендә тәсәввуф рухи фәненә тирән бәя бирә.
Шулай ук, Мәрҗани кайбер белемсез шәехләрнең, дөньяви байлыклар артыннан куып, үз тирәләрендә кешеләр җыюын, шәкертләренә яңа белем юнәлеше бирмәвен искәртә. Һәм нәтиҗәдә, моның мәгариф һәм фән үсешенә төп каршылык булуын әйтә. Ул астыртын, зикер кылу (Аллаһны мактау) һәм тәвәккүл (Аллаһка тәвәккәл кылу) һәм азга да канәгать булу сылтавы белән ялкауланып, үзләренең мөритләре хисабына яшәүче ишаннарны тәнкыйтьли.
Бу контекстта караганда Абай Кунанбаевның да тәрикатькә тәнкыйди карашы аңлашыла: «Әгәр бар кеше дә тәрикать юлына баса икән, бу дөнья җимереләчәк… бу юлга басучыларга бернәрсәсез калу куркынчы яный…» Ул вакытларда шәехләр һәм имамнар арасында суфыйчылык фәнен аңламыйча, хезмәт куймыйча, башкалар хисабына, яки дөньявилыктан баш тартып, халыктан тулысынча читләшеп яшәүчеләрне дә очратып булган. Мәрҗани һәм Абай шушы юлга басучыларны тәнкыйтьләгән. Әмма суфыйчылык фәнен рухи дөнья турында тәгълимат буларак карасаң, суфыйчылыкның чын максаты — камил кеше тәрбияләү. Камил кеше, яки Абай сүзләре белән әйткәндә, «толық адам» — «тулы кеше» — бу кешегә лаеклы булмаган гамәлләрдән тулысынча чистарынган, эчке дөньясы якты һәм рухы күтәренке, камиллеккә һәм башлангыч асылына максималь якынлашкан затлы шәхес. Камил кеше — юлдан язганнар өчен якты йолдыз, өмете өзелгәннәргә ачык ишек кебек. Аның тормыш принцибы — «кешеләр арасында калып, Аллаһ белән булу», ягъни җәмгыять белән бергә булу, аңа бәрәкәт нуры иңдереп, йөрәгендә Аллаһка мәхәббәт хисе һәм зирәклек белән яшәү. Шуңа күрә камил кеше дөньявилыкны бары тик йөрәге белән генә кире кага, әмма дөньяны ташламый. Абай Кунанбаев сүзләре белән әйткәндә, «тормыш булмаган җирдә камиллек тә юк».
Акылны файдалану йөрәк сизгерлеге белән тыгыз бәйләнгән. Бу мизгелдә явызлыктан арыну, әхлакый матурлык һәм игелекле эшләр аркасында ирешелгән йөрәк сафлыгы ярдәмендә иҗади акыл сәләте арта. Абай — йөрәк турында аерым мәгънә белән телгә алган фикер ияләренең берсе. «Аллаһ мәңгелек, безнең акыл чикле. Чикләнгән кеше мәңгелекне шундук аңлый алмый», — дип әйтә Абай Кунанбаев.
Шулай итеп, чикле иҗади акыл белән Аллаһны тану, аңлау мөмкин түгеллеген күрсәтә. «Мин йөрәк ягында», — ди Абай. Шулай ук хәдис тә китерә: «Аллаһ кешенең тышкы кыяфәтенә, аның мал-мөлкәтенә түгел, ә йөрәгенә карый».
Шул сәбәпле, суфыйчылык фәнендә йөрәк кеше асылының иң изге, яшерен үзәге булып тора. Ул — Аллаһ әмере аркылы кешене туры юлга күндерүче кыйммәтле хәзинә һәм рухи көчнең бер өлеше. Йөрәк яки «күкрәктәге күз» яшерен дөньяны тоярга, әйберләрнең эчке асылына төшенергә сәләтле. Рухланган, канатланган йөрәк чикләрне белми. Кешенең барлык яхшы сыйфатлары да аның йөрәгендә урын алган. Шуңа күрә, акылга һәм ихтыярга буйсынмый торган йөрәк кешенең иң әһәмиятле органы булып санала.
Мәрҗанинең Сәмәркандка сәяхәте уңышлы, нәтиҗәле була. 1845 елда ул Бохарага кайта һәм «Мир-Араб» мәдрәсәсенә укырга керә. Шунда Шәрыкның бөек фикер ияләре Хәнәфи, Кәсәфи, Тәфтәзәни, Фәрәби хезмәтләре белән таныша башлый. Бу хезмәтләр мәдрәсәнең бай китапханәсендә сакланган була. Соңыннан ул үз хезмәтләрендә әл-Фәрәбинең фәлсәфә әсәрләренә тирәнтен анализ ясый һәм аларга югары бәя бирә. Гаделлек принцибына таянып, галим Газалинең Фәрәбине нигезсез гаепләвен һәм ялгышуын әйтә. «Абай Фәрәби хезмәтләре белән Мәрҗани эшләре аркылы танышкан» дип әйткәндә Акжан Машанов нәкъ шушыны күздә тота, күрәсең.
Бохара һәм Сәмәрканд китапханәләрендә төрле кулъязма китапларны укып, Мәрҗәни тарихны да өйрәнә. Соңыннан бу аңа мөселман дөньясында танылган 6057 шәхеснең биографиясен язарга ярдәм итә. Аның бу фундаменталь хезмәте — «Вафият әл-әсләф вә тәхият әл-әхләф» 1883 елда Казанда басылып чыга. Шулай ук 1897 елда Казанда басылып чыккан «Мостафад әл-әхбәр фи әхүәл-и Казан вә Булгар» китабында да ул тарих турында тирән фикерләр әйтә. Бу китапта Мәрҗани Җанибәк ханнан башлап барлык казах ханнары, биләр, Дәшт-и Кыпчак даласы һәм өч казах жузы турында тәфсилләп яза. Шунысы да кызыклы, казах ханнарының «атасы» дип ул Урус-ханны, ягъни «Ырыс-ханны» атый. Мәрҗанинең тарихка яңа караш бирә торган бу китабын Абай да өйрәнгән булырга мөмкин. Акжан Машанов сүзләренчә, Абайның «Казахларның килеп чыгышы турында кайбер сүзләр» китабында Мәрҗанинең йогынтысы ачык сизелә. Ул Абайның «казахлар татарлардан килеп чыккан, алар кытай телендә „татан“ дип атала» дигән карашы Мәрҗани фикере белән туры килә. Бу гипотезаны дөрес дип атап була.
Мәрҗани 1849 елда Казанга кайта һәм 1850 елдан башлап мөгаллимлек белән ныклап шөгыльләнә башлый, шулай ук имам булып хезмәт итә. Аның юл күрсәтүче йолдызы — хакыйкать була. Шул сәбәпле аның даны тиз тарала. Әлбәттә, бу башка муллаларга ошап бетми. 1854 елда берничә мулла Мәрҗанигә каршы әләк яза. Ләкин нәтиҗәдә, галимнең гаепсез булуы раслана һәм аны аклыйлар.
Мәрҗәни белән кадимче муллалар арасында каршылык килеп чыккач, әгәр ул теге яки бу сорауга Коръәнгә һәм Сөннәткә таянып җавап бирсә, бу муллалар үзләрен акларга тырышкан һәм «Мәрҗани үзен мөҗтәһид дип игълан итә, ә безнең андый ниятләр юк, без бары тик фикхка гына таянабыз» дигән фикерләр белдерәләр. Ә Мәрҗани үз мөмкинлекләреңә һәм акылыңа карап күбрәк Коръән һәм хәдисләр укырга, шушы чыганакларны кулланырга һәм динне ныгыту өчен алардан үгет-нәсыйхәткә өйрәнергә кирәк дип әйтә. Һәм күпчелек муллалар аңа җавап итеп Коръән һәм Сөннәт нигезендә хөкем итү — мөҗтәһидләр тәкъдире һәм бүген иҗтиһат ишекләре ябык булгач, соңрак чорда язган галимнәрнең китаплары да җитеп тора дип әйтәләр.
1870 елда Россия хөкүмәте яңа законнар чыгара һәм ул мәдрәсәләрдә рус теле укытуны таләп итә. Муллалар бу карарга каршы була. Мәрҗани, киресенчә, рус телен өйрәнүгә каршы булмый һәм яңа законны хуплый. Ул җәмгыять үсеше өчен фәннең төрле тармаклары кирәклегенә, дин гыйлеме белән беррәттән дөньяви фәннәрнең мөһимлегенә басым ясый. Шулай ук Көнбатышның алга киткән фәннәренә юлның рус теле аркылы булуын да әйтә. Рус теленең әһәмиятен аңлаган Мәрҗани 1876 елның 16 сентябрендә ачылган «Рус-татар укытучылар мәктәбендә» тугыз ел дин һәм тарих сабаклары укыта.
Ислам мәдәниятен бик тирән белүе белән беррәттән, рус интеллигенциясе вәкилләре белән танышу, В. В. Радлов кебек галимнәр белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булу, шулай ук Россия мәгариф системасын яхшы белү дә Мәрҗанинең белемен, карашларын шактый киңәйтә. Мәрҗани үз чорының белем бирү һәм укыту методикасын яңарта, мәктәпләрдә күп кенә фәннәрне укытырга киңәш итә. Ул мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә сәнгать белемен, Европаның төгәл фәннәрен, шулай ук Россия шартларында рус телен өйрәнү зарурлыгын әйтә. Рус теле турында әйткәндә, ул үз яшәешеңне һәм Ислам дөньясын аңлау өчен аның кирәклегенә аеруча басым ясый. Бу контекстта, Абай һәм Мәрҗанинең рус теле турында фикерләре охшаш булуы күренә.
Йомгак ясап, Мәрҗани идеяләре җәдидчелек хәрәкәте өчен нигез булуын әйтергә мөмкин. Шуңа күрә, Абай Кунанбаевның дөньяга карашын, шулай ук Алаш лидерларының алдынгы идеяләрен өйрәнү һәм гадел бәяләү өчен Мәрҗани мирасын һәрьяклап өйрәнергә кирәк.