«Кәгазь башкортлар», яки Ризаэтдин Фәхретдинне дә башкорт дип әйтү кемгә кирәк? | intertat.tatar

«Кәгазь башкортлар», яки Ризаэтдин Фәхретдинне дә башкорт дип әйтү кемгә кирәк?

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында Башкортстанда ни сәбәпле татарларны башкорт дип яздыру сәясәте барганы, башкорт атамасының сословие һәм этник мәгънәсе һәм Ризаэтдин Фәхретдинне башкорт дип атауның тарихны белмәү күрсәткече булуы хакында сөйләде.

«Башкорт эчендә 150 мең татар утыра»

Тиздән Бөтенроссия җанисәбе булачак, шул уңайдан нинди фаразларыгыз һәм борчуларыгыз бар, Дамир әфәнде?

— Совет чорыннан соң инде өченче җанисәп оештырыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, һәр җанисәп вакытында татарларга бәйле проблемалар килеп чыга.

Бу бик кызык феномен. Аны әле бөтенләй аңлатып та бетермәделәр. Татарларның тарихы, катлаулы этнос булуы белән дә бәйледер дип уйлыйм моны.

Халыкны исәпкә алуның бер үзенчәлеге бар. Россиядә бүген демографик вәзгыять бик катлаулы. Беренче чиратта, бу демографик үсешнең булмавы белән бәйле. Үлүчеләр күп, бала туу аз. Ул бит сәясәтчеләргә бәрә торган әйбер. Син менә монда матур итеп идарә итеп утырасың, шул вакытта халыкның саны кими бара. Шуңа күрә, төрле ысуллар кулланып, халык саны яхшы булып күренсен өчен тырышалар.

Милләтне берничә төрле билгеләү ысулын да кертеп карадылар. Әгәр катнаш никах булса, татар, рус, ягъни ике милләт вәкиле булу мөмкинлеген исәпкә алып теркәргә тырышу булды. Минемчә, бу әйбер барып чыкмады. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин интервьюсында бер генә милләт калдырылды дип әйтте. Бәлки бу беркадәр татарның уңышыдыр. Бу безгә кагыла торган нәрсә, бездә катнаш никахлар күп.

Барыгыз да ишеткәнсездер, кеше электрон исәпләү кәгазен тутыра алачак. Бу яңа әйбер. Аның эченә кара тартма да салынган. Элекке Сталин заманында әйткәнчә, кемнең нәрсә язуы әһәмиятле түгел, ә кем санавы мөһим. Бу кара тартма эченнән берсен дә күреп булмый.

Моның үзенең аңлатмасы бар: алдагы җанисәп вакытында биш миллионга якын кеше исәпкә алуда катнашмаган. Зур шәһәрләрдә яшәүче халыкның өчтән бере фатирларына переписчикларны кертмәгән. Шуңа күрә аларның кем булуларын ачык күз алдына китерү кыен. Анда безнең милләттәшләр дә күп булырга тиеш. Соңыннан аларның исәпләрен алдылар, әмма милиция учеты нигезендә генә. Әмма бу очракта туган телне һәм милләтне язарга ярамый. Бу җанисәп вакытында шушы даирәләрне дә исәпкә алырга тырышачаклар дип уйлыйм.

Татар төркемнәргә бүленәчәкме?

Татарларны бүлгәләү мәсьәләсе шулай ук катлаулы проблема. Мәсәлән, 2002 елда татарның 45 категориясен бүлеп чыгардылар. Хәзер ул бераз киметелде. Шуңа да карамастан, татарның төрле-төрле төркеме инструкция материалларында һаман да бар.

Беренче чиратта, керәшеннәр үзләрен аерым күрсәтергә мөмкин, Себер татарлары бераз булачак. Нагәйбәкләр бар бит инде, аларны Россия законы нигезендә вак халык дип яздылар. Бераз гына Әстерхан татарлары, мишәрләр, бик кечкенә генә сан булса да, болгарлар булды. 2010 елны башка төрле этнос төркемнәре булып язылган татарларның саны бер процент та тәшкил итми. Бик аз сан, аларның да күпчелеге — керәшеннәр. Халыкны исәпкә алу вакытында алар белән зур проблема булмас дип уйлыйм.

Башкортстан татарлары кем булып язылыр?

Дамир әфәнде, җанисәп вакытында Башкортстанда татарларга кагылышлы вәзгыять ничек үзгәрер, Сезнең нинди фаразларыгыз бар?

Татар эченнән әллә нинди яңа төркемнәр бик барлыкка килмәс. Әмма Башкортстан эчендәге татарларның үзләрен кем дип яздыруы — бик катлаулы мәсьәлә.

Моның тарихи яктан караганда да нечкәлекләре бар. Башкортстанның көнбатыш өлешендә бик зур санда татарлар яши, һәм анда татар белән береккән башкортлар да бар.

1986 елны Мәскәү галиме Владимир Пименов җитәкчелегендә социологик тикшеренүдә катнаштым. Мәгълүмат басылып чыкмады, әмма эшкәртелде. Шул ачыкланды: Башкортстанның көнбатышындагы башкортларның өчтән бере татарлар белән никахта. Катнаш гаиләләр буенча Башкортстан Россиядә беренче урында, күпчелеге татар-башкорт гаиләләре. Шуңа күрә Башкортстанның көнбатышында кемнең башкорт, кемнең татар икәнен аеру кыен — бер авылда яшәп, бер мәктәптә укып, алар инде катнашып беткән.

Шушы төркем өчен татар белән башкорт арасында көрәш китте. 2002 елны Башкортстанда, халыкны исәпкә алу нормаларын бозып, зур төркем татарларны башкорт дип яздылар. Галимнәр санап карады — якынча 250 мең чамасы кешене, бәлкем 300 меңгә дә җиткәндер. Мәскәүдән атаклы галим Александр Тишков 100 мең, диде. Ул бозулар булганлыгын әйтте.

2010 елда, Хәмитов хакимияттә утырган вакытта алай ук бозулар күзәтелмәде. Башкорт дип язылганнарның бер өлеше кире татарга кайтты һәм татар дип язылды. Ләкин 150 мең татар башкорт эчендә утыра.

150 мең татар башкорт эчендә утыра.

Демографик халәт начар булганлыктан, башкорт эчендә утырган татарлар кире кайтмаса, татарның саны бик кечкенә булырга мөмкин. Бу безнең өчен начар, чөнки Россиядә безнең урынны билгели торган бер күрсәткеч ул. Без Россиядә сан ягыннан икенче урында торабыз.

«Башкорт дигән атаманың этник мәгънәсе дә, сословие мәгънәсе дә бар»

Башкорт атамасының сословие мәгънәсен дә аңлатсагыз иде.

Башкорт дигән атаманың этник мәгънәсе дә, сословие мәгънәсе дә бар.

Мәсәлән, без «Татар энциклопедиясе»н эшләгән вакытта ике төрле төшенчә керттек. Беренчесе — «башкортлар» һәм икенчесе — «сословие башкортлары». Икесе ике әйбер.

Хәзер тарихи мәгълүматлар җитәрлек тупланды. XVI гасырдан башлап, татарлар көнчыгышка таба күченгән. Казан ханлыгын алгач та күчкәннәр, чукындыру процессы башлангач та. Гомумән, бик күп качулар да булган ул якка. Татарлар әкренләп-әкренләп, башкортлар белән туганлашу юлы белән, җир сатып алып, башкорт сословиесенә кергәннәр.

Безнең менә Әгерҗе якларындагы «башкортларның» кем икәнен карасаң, алар шул чорларда күчкән нократ татарлары булып чыга. Ул документлар нигезендә раслана. Минзәлә ягында шундый төркемнәр күп. Башкортстанның үз эчендә дә шундый татарлар бар. Аны Татарстан галимнәре генә түгел, ә Башкортстан галимнәре дә раслады. Күренекле тарихчы бар иде — Рәхмәтуллин, ул XVIII гасырда халыкның килеп урнашуы буенча диссертация язды. Ул анда башкорт дип йөрүчеләр арасына татарлар һәм хәтта кайбер башка халыклар кергәнлеге турында ачык итеп яза. Бу документаль нигездә расланган, башка галимнәр тарафыннан да моның ише мәгълүматлар күп табылды.

Элекке дәвердән бирле «башкорт» дип язылып килүчеләр дә бар, ләкин алар паспорт нигезендәге башкортлар гына. Бабалары башкорт сословиясендә булганнар, шуңа күрә паспорт буенча башкорт булып йөргәннәр. Паспорт кына түгел, һәр гаиләнең авыл советында саклана торган хуҗалык кенәгәсе бар иде, анда да милләт теркәлә иде. Менә шуңа күрә алар үзләрен башкорт дип уйларга мөмкиннәр. Ләкин монда бит тел — татар теле. Мондагы мәдәният татарныкы белән бер үк. Халык никахлар нигезендә бик нык катнашкан. Шуңа күрә кеше үзенең кем икәнлеген үзе әйтмичә, моны аңлап булмый. Үзбилгеләве аның тарафыннан ирекле рәвештә эшләнергә тиеш.

Без бит инде беркемне дә көчләп татар ясый алмыйбыз. Әгәр ул үзен татар дип саный икән, ул татар инде. Шуңа монда критерий бер генә: кеше ничек дип яздыра, шулай була.

Без бит инде беркемне дә көчләп татар ясый алмыйбыз. Әгәр ул үзен татар дип саный икән, ул татар инде. Шуңа монда критерий бер генә: кеше ничек дип яздыра, шулай була.

Җанисәп вакытында басым булырга мөмкинме?

Билгеле, административ басым да булырга мөмкин. Башкортстанда мондый әйберне без күрдек инде. Совет чорында обкомның кушуы буенча, инструкцияләр җибәреп, телефоннан гына, сезнең районда шуның кадәр башкорт булырга тиеш дип яздырган вакыт та бар иде. Бу бит халыкның үзбилгеләве түгел, эчтән ябыштырылган ярлык кына булып чыга. Аңа карап, халык бит үзгәрми, ничек яшәгән булса, шулай яши. 

Мин Башкортстанда җанисәп вакытында күрсәтелгән кадәр башкорт юк дип уйлыйм. Төньяк-көнбатыш районнарда күпмедер халык үзен башкорт дип санарга мөмкин, ләкин көнчыгыштагы чын башкортлардан бик нык аерылалар алар.

Шундый бер вакыйгага тап булган идем. Дим буенда 4-5ләп башкорт авылы бар. Шунда кунакта булырга туры килде, алар күбрәк башкортчарак сөйләшәләр. Хуҗабикәнең кызы — аспирант, 2нче курсны бетергән, фольклор өйрәнә. Сезнең бабаларыгыз кем булган, шәҗәрәләрегез бармы дип сорыйм моннан. Бу миңа елмаеп карады да: «Безнең шәҗәрә башында Идегәй тора», — ди. «Шәҗәрә башында Идегәй торгач, сез кем буласыз соң?» — дим. Башкорт дип язылганнар болар. Грамоталы кыз. «Безне көнчыгыш башкортлар татарлар дип йөртә», — ди бу. Димәк, алар — нугайларның нәселләре. Һәм алар хәзер башкорт дип язылып йөрсәләр дә, чын башкортлар аларны алай дип санамый. Барыбер стандарт көнчыгыштагы башкортка әйләнә алмый андыйлар. Татарның калдыклары алар. Идегәй бит инде чын татар, Алтын Урданың татар кабиләсенең вәкиленең берсе. Менә Башкортстанның көнбатышында шундый татарлар күп.

Башкортстанда 1 миллион 250 — 1 миллион 300 мең татар бар, дип уйлыйм. Һәм 200 мең, 300 мең, катнаш булгач төгәл түгел, татар телле башкортлар бар. Бу зур гына сан. Икесен бергә кушканда 1,5 миллион татар телле төркем бар монда. Татарлар үзләре һәм аларга бик якын булган татар телле башкортлар.

Татар телле башкортларны күз алдына китерергә бер генә мисал китерәм. Минем дустым, ул чыгышы белән кыргыз кабиләсеннән, фәннәр докторы, икътисадчы 1999 елны Башкортстан корылтаенда депутат иде. Һәм тел турында закон кабул иткәндә, Башкортстанда мондый караш белән чыкты — мин чын башкорт, ә телем татар теле, диде. Ни өчен минем телем дәүләт теле түгел? Ә көнчыгыш башкортларның гына телен дәүләт теле иттерәсез? Татар теле дә дәүләт теле булырга тиеш.

Шуңа Рәхимовка ошамады, аны эшеннән алдылар. Ул түбән төшерелде. Димәк, мондый башкортлар да бар. Ни өчен көнчыгыш башкортларның мәнфәгатьләре әзрәк кайгыртылырга тиеш? Бу шулай ук аңлашылмый. Тел мәсьәләсе буенча көнбатыш башкортлар — 200 меңме, 300 меңме — татарлар белән беррәттән хәрәкәт итәләр. Тел бит бер.

«Кәгазь башкортлар», яки Ризаэтдин Фәхретдин башкорт булганмы?

Шундый фикер дә ишетергә туры килә: метрика документларын карасак, татар авылларында да «татар» дигән сүз юк дип язалар…

Риза Фәхретдинов Уфада мөфти буларак яшәгән. Аның 1924 елны Уфадагы җитәкчеләргә язган хаты сакланган. Һәм ул хатта Фәхретдинов татарга аңлатма бирә. Татар эчендә ул мишәрне, башкортны, типтәрне атый. Аның өчен болар барысы да — татар милләте. «Татар» этнонимы соң килеп чыккан дип атарга тырышалар. Чынлыкта ул алай түгел. Алтын Урда халкы — сәяси яктан татарның элитасы ул. «Татар» дип аталган да, ул документларда да бар. Алар арасыннан чыккан төркем үзенең татар икәнлеген белгән. Фәхретдинов бу турыда язган.

Гади халык арасында башка исемнәр дә таралган булган. Мәсәлән, кемдер үзен «мөселман» дигән. Ул «татар» дигән сүзнең синонимы. Мәсәлән, Болгар риваяте җире, рус клязмалары нигезендә карасаң, XIV гасырда еш кына ике төркем искә алына. Татары и бесермяне, ягъни мөселманнар. Мөселманнар болгар заманыннан калган кара халык, ясак түләүче халык инде, дөресен әйткәндә. Татар — элита, ә мөселманнар — кара халык. Шуңа күрә татарны руслар чуваш дип тә язганнар. Хәзерге этник чувашка катнашы юк аның. Чөнки чаваш «җир эшкәртүче», русча әйткәндә, «крестьян» дигән сүз. Шуңа күрә аның эчендә татар юк, дип әйтә алмыйбыз.

XVII гасырда чуваш дигән төркемне «ясаклы татар» дип яза башлаганнар. Ә бит әле «йомышлы татарлар» да бар. Урал буйларындагы татарларның күп өлеше «типтәр» дип йөртелә башлаган. Алар бит этник яктан үзгәрмәгәннәр. Шулай дип язганнар. Хәзер исәпкә алыну, переписная категория булган, дип әйтерләр иде. Шуңа күрә кайвакытта бик сәер килеп чыга.

Риза Фәхретдинның паспортында башкорт дип язылган. Ләкин без аны беләбез, аның ата-бабалары — безнең тау ягыннан чыккан морзалар. Татар морзалары. Сословияле башкорт булган күчеп килгәч. Ул бит инде аңа карап кына башкортка әйләнми. Үзен башкорт дип санамаган да чынлыкта. Аның язмаларында андый мәгълүматлар бар. Бу башка күп кенә төркемнәргә дә кагыла.

Иске язмаларны караган вакытта, барысын да дөрес аңларга тиешбез. Милләтме бу? Россиядә милләтне беренче тапкыр 1897 елда гына исәпкә ала башлаганнар бит. Элек учетта, метрика кенәгәләрендә, ревизия материалларында милләт исәпкә алынмаган. Анда күп очракта кеше сословие вәкиле буларак язылган. Аның җире дә шул рәвешле беркетелгән булган. Крестьян булган кеше өчен җир бик әһәмиятле.

Безнең хәзер милли аң абстракциягә әйләнде. Ул вакытта андый әйбер булмаган. Кеше бик конкрет фикерләгән. Шуңа күрә 1917 елларда шундый авыл хуҗалыгы нигезендә исәпкә алулар булган. «Сельскохозяйственная перепись» дип йөртелә. Анда башкорт дигән төркем күп булуын күрәсең, чөнки алар җир ягыннан башкортлар белән бер күләмдә җир биләгәннәр. Совет чорында гына бу әйбер юкка чыгарыла.

1917 елдан соң сословиеләр бетерелә. Аннан соң инде колхозлашу башлана. Кешенең җиргә мөнәсәбәте юкка чыга. Ул вакытта кеше үзенең чын этносына кире кайта. Шуңа күрә 1926 елны Башкортстанда татарларның саны үсеп китә. Элегрәк алар әзрәк, башкортларның өлеше зуррак була. Ләкин әйткәнемчә, алар чын башкорт түгел, шуңа күрә алар арасында «кәгазь башкортлар» да бар.

Моны мин генә сөйләмим. Атаклы этнолог Равил Гумерович Кузеев үз вакытында бик тәфсилләп язды. Мәсәлән, 1897 елгы Халыкны исәпкә алу мәгълүматын тикшергәндә шундый нәтиҗә чыгарган: башкортлар эчендә 350-400 мең типтәр һәм мишәрләр исәпкә алынган, ди ул. Минем фикер түгел бу.

«Сәяси элитаның башкортларны халык саны буенча икенче урынга чыгарасы килә»

Бу пропаганданың сәбәбе нинди?

Җанисәптә бары тик башкортларны гына башкорт дип күрсәткән очракта, Башкортстанда башкортлар өченче урында гына булачак. 

Җанисәптә бары тик башкортларны гына башкорт дип күрсәткән очракта, Башкортстанда башкортлар өченче урында гына булачак.

Анда татарлар, татар телле халык икенче урында, беренче урында — руслар. Башкортстан элитасының шуны бетерәсе, башкортларны икенче урынга чыгарасы килә. Башкортстанда без хуҗа дигән тезисны ныгыту өчен кирәк ул аларга. Бу сәясәт татарларны кысу хисабына килеп чыга.

Кызганыч, демократик җәмгыятькә барып җитә алганыбыз юк. Демократия булган очракта, мондый сәясәтне үткәрү бик кыен булыр иде. Халык үзенең мәнфәгатен кайгыртып, күтәрелеп, үз урынын билгели алыр иде.

Бүген менә Башкортстанда татарны кысу мөмкинлеге бар әле. Шул юлдан баралар да.

Перспективага караганда, уңышлы сәясәт түгел бу. Нигездә татар-башкорт мөнәсәбәтләре бик катлауланачак. Алга таба ул республиканы саклау өчен яхшы мәнфәгать килеп чыкмый.

Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан ягы да бу процессны күзәтеп тора. Әмма алып барылган сәясәткә карата үз сүзләрен кистереп кенә әйтмиләр. Татарстан Башкортстан белән дуслыкны сакларга тырыша дип аңлыйм мин моны. Ләкин ул дуслыкны саклау өчен ике якка да сәясәт кирәк. Без башкортларга, Башкортстанга яхшы карыйбыз икән, алар да безгә яхшы карарга тиеш. Моның өчен үзләрендәге татарларның мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешләр. Шул чакта мөнәсәбәтләрне чын дустанә нигездә корып булыр иде. Бүген әле бу күзәтелми.

Без алган мәгълүматлар буенча (ул инде төрле мәгълүмат чараларында да чыкты), татарларга каршы сәясәт алып баручы шушы политехнологларга зур гына акчалар бирелгән. 9 миллион сум, аннары 17 миллион сум, дип тә ишеттек. Хәзер күбрәк суммалар да атала. Алып барылган гамәлләрен күзәткәч, чынлап та бу сәясәткә зур акчалар салынганлыгын аңлыйсың. Менә бу очракта ни өчен Татарстан реакция бирми дигән сорау туа.

Ни өчен Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы бу эшләрдә катнашмый, дип кызыксына анда яшәүче татарлар. Ни өчен үзегезнең позицияне белдермисез, диләр. Телибезме, теләмибезме, халык таләп итәчәк андый әйберләрне.