Безнең ханнарыбыз: Казан ханлыгы белән кемнәр идарә иткән?

«Интертат» Казан ханнарына күзәтү ясый.

Казан ханлыгының тарихы бер гасырдан аз гына артык - 114 ел. Шул вакыт эчендә ханлык белән 14 (Сөембикә белән Үтәмешгәрәйне бергә санаганда) хан идарә итә. Уртача алганда һәрберсе 8 ел тәхеттә була.

Казан ханнарының исемлеген төзүне булдыруда зур тырышлык керткән шәхесләр - Карл Фукс, Һади Атласи, Шиһабетдин Мәрҗани.

Дөрес, "уртача" дигән сүз бик үк дөреслеккә туры килми. Ханлык барлыкка килгәндә ханнар озак вакыт утырса, (мәсәлән, Мәхмүт хан 20 ел тәхеттә була), азакка таба ханнар берничә ай гына идарә итеп өлгерә. Аз утыру буенча рекордчы - Шаһгали, икенче тапкыр хан булып килгәндә ул бер ай гына тәхеттә була.

Кайбер ханнар тәхеттә өчәр тапкыр була. Шундыйларны кертеп исәпләгәндә, тәхеттә 20 хан алышына дип әйтергә була. Болай санаганда, ханлыкта утыруның уртача срогы - 20 ел.

Ханлыкны оештырган беренче хан - Олуг Мөхәммәт (Олы Мөхәммәд дип тә язалар, рус чыганакларында Улу-Мухаммед). Тарихчы Дамир Исхаков Татарстан дәүләтчелегенең тарихын Олуг Мөхәммәт ханнан башларга кирәк дигән фикердә.

Олуг Мөхәммәттән соң тәхеткә, ханлык кануннары буенча, аның улы Мәхмүт килә. Ул - Казан ханлыгы тарихында иң озак идарә иткән хан.

Мәхмүттән соң аның уллары Хәлил һәм Ибраһим тәхеткә утыра. Хәлил үлгәннән соң Ибраһим аның хатыны Нур-Солтанга өйләнә.

Ибраһим вакытында Казан ханлыгының Касыйм ханлыгы белән дәгъвалары башлана. Ибраһимның абыйсы Касыйм, Казан ханлыгына дәгъва белдереп, Иван III ярдәменә таянып, сугыш башлый. Ибраһим хан Казан ханлыгының бәйсезлеген саклап кала.

Ибраһим үлгәннән соң аның хатыны Нур-Солтан Кырымга киткәч Бакчасарай шәһәрендә Кырым ханы Мәңгли-Гәрәйгә кияүгә чыга. Бу Казан ханлыгының Кырым ханлыгы белән араларын ныгыта.

Ибраһим ханнан соң тәхеткә килгән Илһам хан Мәскәү ханлыгы белән солых төзи. Мөхәммәд Әмин аны тәхеттән кууга ирешә.

Мөхәммәд Әмин урта гасыр әдәбиятының бер вәкиле һәм талантлы сәясәтче, гаскәр башлыгы буларак та тарихка кереп кала.

1506 елда ул Василий III нең зур гаскәрен җиңүгә ирешә. Мәскәү кенәзе Казан ханлыгы белән дуслык турында солых төзергә мәҗбүр була. Бу сугышның әһәмияте бик зур дип бәяләнә - ул Казан ханлыгын алуны ярты гасырга диярлек кичектерә.

Мамык хан - Себер ханзадәсе, Себер ханы Ибакның энесе. Абыйсы үтерелгәннән соң (1495), Төмәннән куыла. Гаскәрләре белән Казанга килеп, тәхетне яулап ала, әмма җирле бәкләр аны тәхеттән төшерә.

Габдел-Латыйф хан - Ибраһим хан һәм Нурсолтанның улы. Мамык ханны төшерә, әмма ханлыкта ул вакытта Мәскәүнең йогынтысы зур була, бәйсез сәясәт үткәрергә теләгәч, Белоозерога сөргенгә җибәрелә.

Габдел-Латыйфтан соң исеме сатлыкҗанлык символына әйләнгән Шаһгали беренче тапкыр килә. Ул Касыйм ханы Шәех Әүлиярның олы улы. Ул Казан тәхетенә 13 яшендә утыра.

Мөхәммәт-Әмин һәм Габдел Латыйф үлгәннән соң Олуг Мөхәммәт нәселе тукталып кала. Шул сәбәпле, һәм Казан ханлыгын үз кулына алу өчен Кырым ханнары Гәрәйләр нәселеннән Сәхиб-Гәрәй үз гаскәре белән Казанга килә һәм тәхеткә утыра.

Җангали хан — Касыйм һәм Казан ханлыкларының ханы. Шәехаулияр солтан улы. 1533 елда Сөембикәгә өйләнә. Василий III вафат булганнан соң тәхеттән куып чыгарыла. Иске Казанга сөргенгә җибәрелә.

Үтәмешгәрәйне Казанның соңгы ханы дип тә атыйлар. Әмма рәсми яктан бу дөрес түгел, чөнки соңгы хан - Әстерхан ханлыгы шаһзадәсе булган Ядегәр-Мөхәммәт.

Казан ханлыгының байрагы

Казан ханлыгының җирләре