«Ермак — себер халкының яклаучысы»: башкисәрдән милли герой ясау кем файдасына? | intertat.tatar

«Ермак — себер халкының яклаучысы»: башкисәрдән милли герой ясау кем файдасына?

НТВ каналында чыккан «Уроки русского» тапшыруында Захар Прилепин Ермакны себер халкының яклаучысы дип атады. Себер ханлыгын тар-мар итүче буларак тарихка кереп калган кешене яклаучы дип атап буламы? Тарихчылар бу сүзләргә ничек карый? Бу хакта «Интертат» язмасында.

Заманалар үзгәрә, аның белән бергә күптән үткән булса да, тарих та башка төрлегә әйләнә. Тарихны ничек тели, ничек җайлы — шулай борырга теләүчеләр дә юк түгел.

«Күчем хан балалары — Россия горурлыгы»

Үзәк телевидение каналларының берсеннән әле шушы көннәрдә генә Ермак, Себер татарлары белән бәйле тапшыру булды. Алып баручы Захар Прилепин (ул — сәясәт эшлеклесе, язучы, публицист, филолог) Ермакны оккупант дип атауга каршы булуын белдерә. «Ермакны оккупант дип атау Россияне оккупант ил дип атау белән бер», — ди ул.

Тубыл шәһәрендә Ермак истәлегенә хач урнаштырмакчы булалар. Һәм яңа аэропортка да Ермак исемен бирү турында тәкъдим була. Боларга Төмән өлкәсе татар җәмәгатьчелеге каршы чыга һәм губернаторга тынычлыкны бозмаска, милләтара низагларны торгызмаска сорап мөрәҗәгать итәләр. Ермак — колонизатор һәм оккупант дип атыйлар.

Алып баручы үз чиратында бу нәрсәләрне кабул итә алмый, «Сезгә башкисәр Күчем хан якынракмы?» — ди.

Ул тамырларында татар каны аккан, дворянлык титулына ия булган рус династияләрен дә санап үтә: Годуновлар, Ушаков, Давыдов, Голицыннар, Булгаков һәм Карамзиннар. Соңыннан абыйлы-энеле Ядкәр һәм Бикбулатның Күчем ханнан яклауларын сорап русларга мөрәҗәгать итүен ханның мәрхәмәтсезлеген исбат итә торган мисал буларак китерә.

«Күчем хан балалары, ул үзе җиңелгәннән соң, Мәскәүгә килеп христиан динен кабул иткәннәр. Нәкъ менә алар, аларның киләчәк буыны Россия өчен сугышларда катнашкан. Күчем хан балалары — Россия горурлыгы. Без хәзер нәрсә бүләбез соң?» — ди автор.

Захар Прилепин Ермакның чыгышы буенча кем булуын төгәл ачыкланып бетмәгәнлекне дә искәртә. Бер чыганакларда ул казак, икенчеләрендә Чусовая елгасы буенда туган дигән карашларны да атап китә.

Алып баручы сүзләренчә, Күчем хан 1557 елда ногайлар белән килеп, Себер ханлыгын сугышып яулап ала. Прилепин шуңа күрә Ермак Себердәге кабиләләрне яклаучы булып чыга, ди.

Захар Прилепин тапшыруы Ермак белән башланды, ләкин татарлар белән төгәлләнде. Авторны ни өчен Ермакның исеме аэропорт атамасына тавыш бирүдән төшеп калуы кызыксындырса да, сүз ахыры бөтенләй башкача: «Оккупант дигән сүзне кулланып, заманында СССРны таркаттылар… Җирле һәм региональ хакимият милләтчеләр һәм радикал фикер карашчылары шаукымына бирелгән», — ди алып баручы.

Себер тарихчылары ни уйлый?

Шушы нисбәттән Себер татарларының һәм тарихчыларның фикерләре белән дә кызыксындык. «Хәзерге вакытта без — татарлар нәрсә генә әйтсәк тә, аны мең төрле итеп үзгәртәчәкләр, башка төрле итеп аңлатачаклар. Бүген мондый сорауларны күтәрмәү хәерле. Бу сорау белән башка милләт кешеләренә мөрәҗәгать итү отышлырак булыр», — дигән фикер әйтте татар җәмәгатьчелеге вәкилләре.

Ермак — җирләр яулап алучы буларак күрсәтер өчен уңайлы герой

Әнвәр Аксанов, Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре:

Ермак — каршылыклы герой. Иң киң таралган караш — атаман, казаклар башлыгы. Соңыннан аны абыйлы-энеле Строгановлар җирле халык җирләрен яулап алу өчен яллыйлар. Бу — Урал алды һәм көнбатыш Себер территорияләре була.

Ул җирләрне Явыз Иван Строгановлар гаиләсенә тапшыра. Ул вакытта әлеге территориядә башкортлар, иштәкләр (остяки) һәм башка кабиләләр яши. Әлбәттә, аларның үз җирләрен бирәсе килми. Строгановлар шунда Күчем хан белән сугышу өчен Ермакны яллыйлар. Заманының кануннары буенча бу җирләр — Шибанидлар җире Күчем хан милке булып саналган, ул аның нәселе җирләре.

Ничек инде Ермак турында «Ул Себер халкын коткарган, яклаган» дип әйтеп булсын. Шул ук Кама алды территорияләрендә яшәүчеләр, Ермак ул җирләргә басып керә башлагач, Күчем ханнан яклау сорап барганнар.

Күчем хан Строгановлар артында бөтен бер ил торганын һәм үзенең аның хәтле көче юклыгын яхшы аңлаган. Әле Ермакка кадәр үк, 1569-1570 елларда Явыз Иван белән килешү төзегән. Бу рәсми документ булган.

Күчем хан тынычлык бәрабәренә ясак түләп торырга риза була. Бу еллар Мәскәү өчен авыр вакытлар була һәм шул чакта әлеге җирләр Строгановлар кулына күчә дә инде.

Ядкәр хан Тайбугидлар династиясеннән була. Аларның Күчемгә буйсынасылары килмәгәнлектән, Мәскәү белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырмакчы булалар. Чынлыкта исә, ул җирләр аларныкы түгел, алар анда хәзерге түрәләр кебек кенә. Аның хуҗасы хан гына була алган.

1555-1556 еллардан инде Казан ханлыгы таркалган була, Әстерхан ханлыгы да руслар кулына күчә, менә шул вакытларда Ядкәр белән Бикбулат үзләренең башлыклары итеп Явыз Иванны таныйлар. Дөрес, бу вакытта Күчем, әллә аның абыйсы Мортаза хан булганмы, монысы төгәл генә билгеле түгел. Күчем хан килгәч килешүне боза һәм соңыннан үз исеменнән яңа килешү төзи. Иван Грозный исә бу килешүне Строгановлар гаиләсе куллары белән өзә.

Шул заман тарихи чыганакларда Себер ханлыгы эчендә Күчемнең андагы кенәзләр, династияләр белән булган каршылыклары, низаглары турында бер сүз дә әйтелми.

XVII гасыргы елъязмаларда Тайбугидлар белән бәйле истәлекләр урын алган. Тарихчылар аны «Тайбугидлар легендасы» дип атый, чөнки ул тарихи яктан исбатланмаган. Бу — Рус хакимиятенең себер җирләрендә ничек итеп урнашуын аңлату белән бәйле. Җирле династияләрнең хан белән конфликтлары булган. Әлбәттә, хан көчлерәк һәм барысын да буйсындыра алган. Менә шул очракта Ермак җирле халыкны яклаган димәкче булалар да инде. Ләкин бу тарихи чыганакларга каршы килә һәм шул замандагы сәяси системага туры килми. Болай булуы мөмкин түгел.

Ермакның үзенең килеп чыгышы төгәл билгеле түгел, төрле фаразлар бар. Берсе буенча ул казак, Дон буе казагы дигәне дә бар.

Бер Себер татарлары легендасы буенча Ермак татар булган. Күчем хан белән алар арасында низаг килеп чыккан һәм ул үзенә читтә теләктәшлек тапкан. Соңыннан көч җыеп килеп, бу җирләрне яулап алган. Бу — архитип. Мондый легендалар күп халыкларда бар.

Ермак — атаман, казаклар башлыгы, аларны ул вакытта «ау кешеләре» дип тә атаганнар һәм сугыш өчен яллый торган булганнар.

Ермакның үзенең аерым гына сәяси роле юк. Себер җирләренә кадәр барып җитүче беренче рус кешесе кем булган дигән сорау туганда аның үз герое булырга тиеш булган. Хакмият урнаштыручы, җирләр яулап алучы кирәк. Ермак моның өчен бик уңайлы шәхес. Әдәбиятта мондый күренешне мәдәни герой дип тә атыйлар, — дип аңлатты тарихчы Әнвәр Аксанов.

 «Ермак бары байлык артыннан гына чапкан»

Денис Маслюженко, Курган өлкәсенең яшь галимнәр һәм белгечләр советы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты, Курган дәүләт университеты тарих факультеты деканы, доценты:

Мин тулысынча Алексей Юрьевич Коневның (Россия тарихи ассоциациясенең Көнбатыш Себер региональ бүлеге рәисе, тарих фәннәре кандидаты) фейсбук социаль челтәре битендә: «Ермак турындагы дискуссияләрдә катнашу — ул көнбатыш Себер территориясендәге болай да киеренке булган милләтара низагларны көчәйтү», дигән сүзе белән тулысынча килешәм.

«Ермак оккупант булмаган һәм себер халкын яклаган». Бу фикерләрнең икесе дә дөрес түгел. Хәзерге сәяси төшенчәләрне урта гасырларга куеп карау дөрес түгел. Ермак казакларның атаманы булган, башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормаган. Мин аның үз алдына яулап алу һәм оккупация максатларын куеп эш иткәндер дип уйламыйм. Ул бары тик җәнлек тиреләре һәм байлык артыннан чабу гына булган, ә ул үз чиратында көтмәгәндә Күчем ханның җиңелүе белән тәмамланган.

Ермак асыл нәселдән булмаган, монысы инде шикләнүгә урын калдырмый. Шуңа күрә төгәл генә аның килеп чыгышын әйтеп тә булмый. Аңлашыла ки, гомеренең соңгы 15 елында ул Идел буе казаклары рәтендәй йөргән. Ермак турындагы күп нәрсәләр аның образын идеаллаштырып тасвирлаучы халык легендаларына нигезләнгән.

Әле 1555 елда Себер князьләре Ядкәр белән Бикбулат Явыз Иванга аның кул астына керергә сорыйлар. Сөйләшүләр 1563 елга кадәр бара. Ядкәр үлә, хан тәхетенә себер халкы Күчемнең абыйсы — Әхмәд-Гәрәйне чакыра. Ул вафат булганчы тәхеттә алар икәү булганнар.

Мәскәүдән ярдәм сорау — патша кул астына күчү ритуалының бер өлеше генә була һәм аның Ермакка бернинди катнашы да юк, — ди тарихчы.

Тарих — бик катлаулы фән. Һәркемнең үз дөреслеге. Берәүләргә чын герой булган кеше, икенчеләр өчен, киресенчә, тискәре амплуада кабул ителә.

Өстәп шуны гына әйтергә була: Захар Прилепинның бу фильмы татар җәмәгатьчелегендә зур ыгы-зыгы уятмады. Татарга яла ягуга инде әллә ияләшеп беттек, әллә инде ул ялаларга иммунитетыбыз барлыкка килдеме?