Язмышлары Мәскәү белән бәйле булган ТАССР җитәкчеләре | intertat.tatar

Язмышлары Мәскәү белән бәйле булган ТАССР җитәкчеләре

Быел Татарстан Автономияле Социалистик Совет Республикасының 100 еллыгы билгеләп үтелә.

1920 елның 27 маенда ТАССРны оештыру турында декрет имзалана, статусы, территориясе, идарә органнары билгеләнә.

ТАССРның 70 еллык тарихында 23 җитәкче — беренче секретарьләр (яки җаваплы секретарь) алышына. 1991 елда яңа дәвер килгәч, Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре вазифасы юкка чыга.

11 беренче секретарьнең язмышы Мәскәү белән бәйле. Кемдер шунда туган, ә кайберләре ТАССРдан соң башкалага эшләргә килә. Аларның бишесе репрессияләнә һәм гомерләренең соңгы көннәрен Мәскәүдә тоткынлыкта уздыра, аларның көле Дон зиратындагы туганнар каберлегенә җирләнгән.

Республиканың юбилей елында аларның исемнәрен искә алыйк.

 Таняев Александр Петрович (1898-1974)

Татарстан өлкә комитетын беренче булып 22 яшьлек Мәскәү егете җитәкли башлый. Ул төбәк белән 1920 елның августыннан декабренә кадәр идарә итә.

Ул завод-фабрикаларда, авылларда еш булган, кешеләр белән аралаша белгән.

Хезмәткәрләр гаиләсендә дөньяга килә. Революциягә кадәр Мәскәү университетының (МГУ) физика-математика факультетында укый. 1917 елда Кызыл гвардия сафларында Мәскәүдә Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша.

Татарстанга кадәр Мәскәү губерниясенең совет хакимияте органнарында эшләгән.

1921 елда «Вестник Татарского обкома РКП (б)» журналын җитәкли.

1921-1922 елларда Мәскәүдә Кызыл профессура институтында укый.

1934 елдан башкалада эшли башлый.

1973 елда кулга алына. 19 ел гомерен ГУЛАГта уздыра.

Иреккә чыкканнан соң КПСС Үзәк комитеты каршындагы Партия тарихы институтында, соңыннан Профсоюз хәрәкәте тарихы институтында эшли.

Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләнгән.

Орлов Дмитрий Александрович (1894 — 1937)

Татарстан өлкә комитетының икенче җитәкчесе, бу вазифада 1920-1921 елларда була.

Нибары ике ай (декабрь-гыйнвар) җитәкчелек итә.

Пензада укытучылар гаиләсендә туа. Гимназия тәмамлаганнан соң Мәскәүгә күченә, Мәскәү университетының физика-математика факультетына укырга керә.

Гражданнар сугышы елларында Көньяк һәм Көнчыгыш фронт гаскәрләрендә комиссар һәм политэшче була.

Партиянең милли сәясәте мәсьәләләрен өйрәнә, Татарстандагы барлык милләттән булган эшчеләр арасында абруй казана. 

1922 елның маенннан «Известия ТатЦИКа» газетасының җаваплы мөхәррире була.

Ул ТАССРда Истпарт фәнни-тикшеренү оешмасын төзүдә зур роль уйный. Бу оешма 30дан артык журнал һәм төрле җыентыклар чыгара, партия тарихы буенча бик күп материаллар, Ленинның документларын, шул исәптән Татреспубликада революция хәрәкәте тарихы буенча да материаллар җыю белән шөгыльләнгән.

1937 елда репрессияләнә һәм атып үтерелә.

Үлеменнән соң, 1956 елда реабилитацияләнә.

Көле Мәскәүнең Дон зиратында җирләнгән. 

Барышев Николай Иванович (1898-1938)

Татарстан Өлкә комитетын 1921 елда (март–июнь) елда җитәкли, аңа ул вакытта 23 яшь тә тулмаган була.

Уфа губерниясенең Стәрлетамак өяз шәһәрендә туа.

Казан сәнгать училищесында 2 сыйныф тәмамлый.

Казаннан соң 1,5 елга Мәскәүгә күченә, «Копейка» газетасына типографчы-корректор булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта Шанявский исемендәге халык университетында белем ала, авыл хуҗалыгы академиясендә ирекле тыңлаучы була.

1917 ел башында Барышев армиягә алына, шунда ул большевик эшен алып бара башлый.

Татарстан өлкә комитетының җаваплы секретаре булып эшләгәндә ачлык, авырулар, балалар сукбайлыгы белән көрәшә, завод-фабрикаларны чимал белән тәэмин итү, транспорт эше, грамотасызлыкны бетерү белән шөгыльләнә.

Соңыннан партия таләбе буенча Кубаньда, Якутиядә, Үзәк комитет аппаратында эшли, Мәскәү өлкәсе башкарма комитеты рәисе урынбасары була.

1937 елда репрессияләнә һәм атып үтерелә.

Үлеменнән соң, 1956 елда реабилитацияләнә.

Көле Мәскәүнең Дон зиратында җирләнгән.

 Пинсон Борис Давидович (1892-1936)

1923 -1924 елларда Татарстан Өлкә комитетының җаваплы секретаре була.

Витебскида тегүче гаиләсендә туа.

1907 елда большевиклар сафына баса.

1921 елда Витебск губерна комитетының җаваплы секретаре була.

1936 елда «контрреволюцион террористик эшчәнлектә» гаепләнеп кулга алына һәм атып үтерелә.

Үлеменнән соң, 1956 елда реабилитацияләнә.

Көле Мәскәүнең Дон зиратында җирләнгән.

Морозов Иван Титович (1889-1957)

1924-1925 елларда Татарстан Өлкә комитетының җаваплы (беренче) секретаре була.

Мәскәүдә приказчик гаиләсендә туа, соңыннан аларның гаиләсе Мәскәүгә күченеп китә.

1907 елда революцион хәрәкәткә кушыла.

1912 елның сентябрендә ул патша хөкүмәте репрессияләренә эләгә — аны 14 тапкыр тентиләр, 8 тапкыр кулга алалар һәм 3 елга сөргенгә сөрәләр. 

1917 елда Морозов Мәскәү партия комитеты хәрби бюросы әгъзасы була.

Гражданнар сугышы елларында гаскәрләрдә политэшчәнлек алып бара, Көньяк һәм Кавказ фронтларында комиссар була.

Авыр ачлык һәм мародерлык елларында Самара губерна өлкәсе комитетының җаваплы секретаре вазифасында уңышлы гына эшләгәннән соң, Үзәк комитет аны Татарстан Өлкә комитеты секретаре итеп билгели.

Морозов партия һәм җитәкче сафларын «чистарта». Аеруча мөстәкыйльлек күрсәткән республика лидерлары 1924 елда Мәскәүгә эшкә җибәрелә. Морозов партия бурычларын үти һәм 1,5 елдан соң республикадан китә.

1934 елда Мәскәүдә төпләнә, хуҗалык эшендә эшли. Пенсиягә чыга һәм башкалада вафат була.

Мәскәүнең Введенский зиратында җирләнгән. 

Хатаевич Мендель Маркович (1893-1937)

Татарстан Өлкә комитеты белән 1925 елның 5 ноябреннән 1928 елның 7 июненә кадәр идарә итә.

Гомелда сәүдәгәр гаиләсендә туа, башлангыч сыйныфларны яһүд мәктәбендә укый.

Әтисенең иртә вафат булуы һәм мохтаҗлык аны 13 яшеннән эшләргә мәҗбүр итә. Теш технигы булып эшли.

1911 елда басма матбугат сату өчен газета киоскы сатып ала. Җирле оешмаларга легаль булмаган басмаларны сакларга, «Правда», «Звезда» газеталарын таратырга ярдәм итә.

Революцион эшчәнлектә актив катнашкан өчен кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә.

1918 елның май ахырында Хатаевич Самараны чехословак отрядларыннан саклау өчен шәһәрдә эшче дружиналар оештыра.

1921-1923 елларда Гомелда губерна комитетына җитәкли.

1924-1925 елларда Мәскәүдә үзәк аппаратта эшли. 

«Үзен өлгергән җитәкче, талантлы оештыручы буларак күрсәтте» дигән характеристика белән Хатаевичны 1925 елда Татарстан Өлкә комитеты секретаре итеп билгелиләр.

Казаннан Үзәк комитетка аның дорфа булуыннан, җирле актив белән эшләргә теләмәвеннін һәм «диктаторлыгыннан» зарланалар.

Ул рус мәктәпләрендә татар теле дәресләрен укытуны кертә, шулай ук этник чыгышларына карамастан татар телен белгән кешеләр эшләргә тиеш вазифалар исемлеген дә төзи.

1928 елдан соң партия линиясе буенча Украинада эшли.

1937 елның июлендә кулга алына, шул ук елда контрреволюцион террористик эшчәнлектә гаепләнеп, Мәскәүдә атып үтерелә.

Үлеменнән соң, 1956 елда реабилитацияләнә һәм партиягә кире кайтарыла.

Аны кулга алу һәм атып үтерү турында эш Россия ФСБ архивында «Мәңге сакларга» дигән тамга белән саклана.

Көле Дон зиратында җирләнгән.

Разумов Михаил Осипович (1894-1937)

 Чын исеме — Арханцев Арон Иосифович.

Татарстан Өлкә комитеты белән 1928 елның 6 июненнән 1933 елның октябренә кадәр идарә итә.

Ул җитәкчелек иткән вакытта төбәктә авыл хуҗалыгы икътисади яктан үзгәртеп корыла. Шәхси крестьян хуҗалыклары күмәк хуҗалыкларга берләшә, кулаклар юкка чыгарыла.

Республиканың бу өлкәдәге уңышлары турында үзәк матбугат та яза.

Разумов инициативасы буенча 1932 елда Казанда масштаблы авиазавод төзелеше башлана.

Бүгенге сәнәгать гиганты — Горбунов исемендәге Казан авиация заводына шул вакытта нигез салына.

Төзелеш башлау хокукына Сталин белән шәхси очрашулар, телефоннан сөйләшүләр вакытында ирешә.

Обком лидеры республика хөкүмәте башлыгы Кыям Абрамов белән тыгыз хезмәттәшлек итеп эшли. Кыям Абрамовны «татар икътисади могҗизасын» булдыручы дип атыйлар.

Кыска вакыт эчендә, 1934 елда дала һәм сазлыклар урынында очу аппаратлары җитештерә торган сәнәгать комплексы калкып чыга. Казан авиация заводының беренче КАИ-1 спорт-тренировка самолеты 1935 елда күккә күтәрелә.

ТАССРдан соң Көнчыгыш Себер крае комитетында беренче секретарь булып эшли.

1937 елда репрессияләнә, атып үтерелә. Шул ук елда Ленин орденыннан мәхрүм ителә, ә 2005 елда орден хокукы кире кайтарыла.

Көле Дон зиратында җирләнгән.

Никитин Владимир Дмитриевич (1907–1959)

Татарстан Өлкә комитетын 1943 елның июленнән 1944 елның декабренә кадәр җитәкли.

Ярославльдә туган.

Курск, Орлов, Воронеж, Куйбышев һәм Татарстан партоешмаларын җиткәли.

Бөек Ватан сугышы уртасында Татреспублика белән идарә итә башлый.

Ул елларда Татариягә 70тән артык завод һәм фабрика эвакуацияләнә. Станокта ир-атлар урынына хатын-кызлар һәм балалар эшли башлый.

Сугыш елларында ТАССРда фронт өчен 600 төрдән артык кирәк-ярак җитештерелә: хәрби самолетлар, корал, боеприпаслар, хәрби кирәк-яраклар һәм кием.

Пенсиягә чыкканчы, 1958 елга кадәр В. Д. Никитин КПСС Үзәк комитетында инспектор булып эшли.

1959 елның апрелендә Мәскәүдә вафат була.

Новодевичье зиратында җирләнә. 

Моратов Зиннәт Ибәтович (1905-1988) 

ТАССРны 1944 елның декабреннән 1957 елның июненә кадәр — 13 ел җитәкли.

Этник татар була, аңа бу вазифаны 24 яшендә йөклиләр.

Уфа губерниясенең Бәләбәй өязе Яңа Калмаш авылында туа. 

1927-1930 елларда — Казанда рабфакта, соңыннан Ленинград политехника институтында укый.

1930-1933 елларда — Ленинград су транспорты инженерлары институтында укыта.

1933-1935 елларда Омск тимер юлы политбүлеге җитәкчесе һәм идарә парткомы секретаре була.

1935-1941 елларда — Тимер юл транспорты политэшчеләре үзәк партия курсы җитәкчесе була.

1942 елда — Үзәк комитеты каршындагы Партия контроле комитетында җаваплы контролер.

1944 елдан 1950 елга кадәр КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре була.

Намуслы һәм тыйнак кеше була. Үз кулы астында эшләгән кешеләрдән дә шуны таләп итә. Ул җитәкчелек иткәндә төбәктә нефть һәм авиасәнәгать тармагы үсә. Казанның 22нче заводында Ту-4 стратегик бомбардировщикларын, ә соңыннан Ту-16 реактив бомбардировщикларын серияле җитештерүне җайга салалар. Сугыш елларында У-2 җитештергән 387нче заводта вертолетлар ясый башлыйлар.  

Консерватория (1945) һәм фәнни-тикшеренү институтлары булган СССР Фәннәр академиясе филиалы (1945) ачыла.

Татарстанда эшләгәннән соң КПСС Үзәк комитетында инспектор булып эшли, 2-4 чакырылыш СССР Югары Советы депутаты була.

1960 елдан пенсиягә чыга.

Хатыны Гөлзифа Габделхәкимовна белән өч ул тәрбияләп үстерәләр:

Раднэр Моратов (1928-2004) — танылган совет киноактеры, РСФСРның атказанган артисты, Лир Моратов (1932-2018) — шахмат буенча Россиянең атказанган тренеры, шахмат буенча халыкара арбитр, Родэс Муратов (1937) — физик, физика-математика фәннәре докторы.

Мәскәүнең Троекур зиратында җирләнгән.

 Игнатьев Семён Денисович (1904-1983)

ТАССР белән 1957 елның 6 июненнән 1960 елның 28 октябренә кадәр идарә итә.

УССРның Кировоград өлкәсе Кировоград районы Карловка авылында туа.

1914 елдан мамык чистарту заводында (Термез), тимер юлда эшли.

1920-1922 — Бохара гаскәрләре төркемендә политэшче, ЧК хәрби бүлеге хезмәткәре. Басмачыларга һәм аларның «ярдәмчеләренә» каршы репрессияләрдә катнаша.

1922 елда Төркестан комсомолы Үзәк комитетының оештыру бүлеге мөдире урынбасары. 1925 елдан профсоюзларда җитәкче эшен башкара.

1935 елда Мәскәүгә Үзәк комитетның сәнәгать бүлегенә күчерелә.

Бурят-Монгол Өлкә комитеты партиясенең беренче секретаре, Белоруссия Үзәк комитеты секретаре булып, Урта Азия Үзәк комитеты бюросында, Үзбәкстан буенча Үзәк комитетының вәкаләтле вәкиле булып эшли.

1951-1953 елларда СССР Дәүләт иминлеге министры була.

Татарстанга килгәнче, 1953 елдан КПССның Башкортстан Өлкә комитетының беренче секретаре була. 

ТАССРда эшләгәндә Казанда «Оргсинтез» заводы һәм Түбән Камада нефть химиясе оешмалары комплексы кебек гигантлар төзелешен башлый. Төбәк нефтьчеләре 1959 елда ил күләмендә тәүлегенә иң күп нефть табуга ирешә.

Ул җитәкчелек иткән чорда авыл хуҗалыгы сизелерлек үсеш ала.

Яшь лидерларны үстерү белән дә шөгыльләнә. Иң билгелеләре: Фикрәт Табиев, Рәшит Мусин, Гомәр Усманов, Минтимер Шәймиев. Милли мәктәпләр һәм мәдәният үсешенә зур игътибар бирә. Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким аның турында: «Бу рус кешесе республика өчен теләсә кайсы татар җитәкчесенә караганда да күбрәк эш башкарды», - дигән.

Һәм шуның өчен карьерасы белән түли дә. Янәсе, ул башкарган эшләр «милли яктан чикләнгәнлеккә һәм йомыклыкка» китерә дип гаеплиләр.

56 яшендә Игнатьев Европа илендә илче булудан баш тартып, пенсиягә чыга.

1-5 чакырылыш СССР Югары Советы депутаты.

Новодевиьче зиратында җирләнгән.

 Табиев Фикрәт Әхмәтҗанович (1928-2015)

32 яшендә КПССның Татарстан Өлкә комитетының беренче секретаре була. Төбәк белән 20 ел — 1960 елның 28 октябреннән 1979 елның 2 ноябренә кадәр идарә итә.  

Рязань өлкәсенең борынгы татар авылы Әҗедә крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

1951 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый, 1951-1957 елларда укытучы булып эшли.

1952-1953 елларда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасында укый.

1957 елдан партия эшендә эшли башлый.

Талантлы, көчле, хәлиткеч карарлар кабул итәргә һәм аларны тормышка ашырырга сәләтле җитәкче була. Ул Татарстан Республикасы тарихына кабатланмас өлеш кертә.  

Төбәкнең социаль-икътисади көчен булдыра, авыл хуҗалыгы интенсив үсеш алган, куәтле төбәккә әйләндерә.

Фикрәт Табиев җитәкчелек иткән елларда Татарстанда нефть табу сәнәгате көчле үсеш ала, яңа шәһәр һәм авыллар төзелә, Европадагы иң зур нефть химиясе комплексы һәм КамАз автомобиль гиганты сафка бастырыла.

1979-1986 елларда — СССРның Әфганстан Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле.

1986 елдан РСФСРның Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары. СССР Югары Советы Президиумы әгъзасы.

1989 елда СССР халык депутаты булып сайлана. СССР Югары Советына һәм Татарстан ССР Югары Советына депутат булып сайлана.

Мәскәүнең Данилов зиратында җирләнгән. 

ТАССР Хөкүмәте җитәкчеләре

1920 елда Казанда ТАССРның халык Комиссарлары Советы оеша. Аны Сәхибгәрәй Сәетгалиев җитәкли.

1946 елда ул Татарстан АССР Министрлар Советы дип үзгәртелә.

ТАССРның 70 еллык тарихында ун совнарком һәм сигез совмин рәисе алышына.

Аларның бишесе Мәскәүдә җирләнгән. Өчесе Татарстанда эшләгәннән соң, башкалада партия һәм административ линия буенча эшләп пенсиягә чыга. Икесе репрессиягә дучар була, аларны атып үтерәләр һәм үлемнәреннән соң реабилитациялиләр. 

Габидуллин Хаҗи Заһидуллович (1897-1937)

1924-1927 елларда Татарстан АССРның Халык Комиссарлары Советы Рәисе.

Тарих фәннәре кандидаты (1933), МГУ профессоры (1934),

Уфа губерниясенең Бәләбәй өязе, Сәвәдебаш авылында туа.

ТАССР Халык Комиссарлары Советын җитәкләгәнче, дүрт ел ТАССР Милиция идарәсе башлыгы булып эшли.

1927-1930 елларда РСФСР Халык Комиссарлары Кече Советы әгъзасы була.

1930 елдан Мәскәүдә эшли.  

1933-1937 — РСФСРның фәнни-тикшеренү оешмалары һәм университетлар баш идарәсе җитәкчесе.

Шәрыкне өйрәнү тарихында тюрколог һәм исламны өйрәнүче буларак таныла.

Мәскәү университетының колониаль һәм бәйле халыклар тарихы кафедрасының беренче җитәкчесе була.

МИФЛИ Шәрыкне өйрәнү кафедрасы мөдире.

РСФСР халыклары өчен латин графикасы нигезендә алфавитлар эшләү һәм кертү белән җитәкчелек иткән җаваплы эшчеләрнең берсе була.

1937 елда репрессияләнә һәм атып үтерелә.

Үлеменнән соң, 1957 елда реабилитацияләнә.

Көле Мәскәүнең Дон зиратында җирләнгән.

Шәймәрдәнов Шәйгәрдан Шәймәрдәнович (1890-1940)

1927-1928 елларда Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе.

Уфа губерниясе Минзәлә өязе Иске Байсар авылында туа.

Мәскәүдә Тышкы сәүдә академиясен тәмамлый.

Ярлы крестьян улы. Әтисен 1918 елның августында Совет властен хуплаган һәм улы большевиклар ягында булган өчен аклар атып үтерә.

Беренче Бөтендөнья сугышында (1914-1918) һәм Гражданнар сугышында (1918-1920) катнаша.

Минзәлә өязендә (кантоны) алты ел партия һәм административ эштән соң, 1924 елда ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе урынбасары була.

1925 елдан ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе.

Ул җитәкчелек иткән чорда ТАССРда милли кадрлар әзерләү һәм эш башкаруны туган телгә тәрҗемә итү башлана. Беренче чиратта, эшче һәм крестьяннар арасыннан милли кадрлар әзерләү эше башлана.

Кадрларны тизләтелгән режимда әзерләү өчен берничә уку йорты оештырыла: Татар коммунистлар университеты, Татар телен гамәлгә кертү буенча үзәк комиссия каршында курслар.

Аның турыдан-туры катнашында ТАССР Конституциясе проекты эшләнә һәм дәүләт хакимиятенең югары органнарына раслауга кертелә.

Композитор Сәлих Сәйдәшев һәм шагыйрь Мостафа Ногман аның турында «Шәймәрданов комиссар» дигән җыр иҗат итә.

1928 елдан Мәскәүдә партия, хуҗалык эше буенча эшли.

1940 елда репрессияләнә һәм атып үтерелә. 1958 елда реабилитацияләнә.

Көле Мәскәүнең Дон зиратында җирләнгән.

Исмаев Кәримулла Хөснуллович (1898-1978)

1928-1930 елларда — Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе була.

Казан губерниясе Тәтеш өязенең Иске Карамалы авылында туа.

Әтисе крестьян була. Патша армиясендә хезмәт иткәндә рус теле грамотасына өйрәнеп кала. Сигез баласына башлангыч белем бирә ала.

Кәримулла Тәтеш рус-татар училищесында укый.

Соңыннан Казан политехника институтын тәмамлый.

1918 елдан башлап өч ел Казан губернасы Тәтеш өязенең Богородск авылында халык судьясы, Тәтеш шәһәре коменданты була.

1921-1928 елларда Казанда һәм Бохарада партия һәм хуҗалык эшендә эшли. 1935 елдан административ-хуҗалык эшендә була.

Инженер, баш инженер урынбасары, Зуев ГРЭСының баш инженеры (1935-1939). Соңыннан Коми АССР электростанциясе башлыгы, инженер, техник була (1940-1961).

1978 елда Мәскәүдә вафат була.

Ваганьков зиратында җирләнгән, колумбарий. 

Тынчеров Әмин Хәлилович (1907-1980)

1938-1940 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе.

1907 елның 19 маенда Тамбов губерниясенең Бастан авылында туа.

Рязань совет партия мәктәбен; Татар коммунистлар университетын; Н. Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлый.

1932 елдан ТАССРда партия эшендә эшли башлый.

1921 елда Совет Армиясендә төрле вазифалар башкара. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1947 -1959 елларда Ерак авиациянең Тыл идарәсе башлыгы, Хәрби–Һава көчләренең төп аэродромытыл идарәсе башлыгының сәяси бүлек буенча урынбасары.

ТАССРдан I чакырылыш РСФСР Югары Советы делегаты (1938-1947), 1938 елның 5 июлендә беренче утырышта РСФСР Югары Советы Рәисе урынбасары булып сайлана.

1980 елда Мәскәүдә вафат була.

Кунцево зиратында җирләнгән. 

Әбдерәзәков Габделхак Әсфәнович (1915-1984)

1956-1966 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе.

Сембер губерниясенең Иске Кулатка авылында туа.

Пенза өлкәсендә Мокшан авыл хуҗалыгы техникумын, КПСС Үзәк комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (1953) тәмамлый.

1939 елга кадәр зоотехник булып эшли. Партиягә кергәннән соң тормышын партия-дәүләт аппараты белән бәйли.

Ульяновск өлкәсендә район Советы башкарма комитеты рәисе, райкомның беренче секретаре, совхоз бүлеге мөдире булып эшли.

12 ел партия эшендә эшләгәннән соң, ТАССР Министрлар Советы рәисе була.

ТАССРдан соң Мәскәүгә китә, РСФСР авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшли (1966-1979).

1984 елда вафат була.

Мәскәүнең Кунцево зиратында җирләнгән.