Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытайда яшәгән Халидә Ваһапова көндәлегендә - татар язмышы

Революциядән соң чит илгә киткән татарлар ничек яшәгән? Аларны ниләр борчыган? Кытайның Мукден шәһәрендә яшәгән татар эмигранты гаиләсендәге бишенче сыйныф укучысы Халидәнең көндәлегендә - татар язмышы.

news_top_970_100
Кытайда яшәгән Халидә Ваһапова көндәлегендә - татар язмышы
Милли китапханә

12 декабрьдә Кышкы китап фестивале кысаларында Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә гарәп графикасында язылган борынгы көндәлекләрне тәрҗемә итү буенча лаборатория булды. Лабораториянең бурычы – элек бастырылмаган кулъязмалардан рус һәм татар телләрендә уникаль материал алу. 

Гарәпчә кулъязмаларны Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев, сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин һәм әлеге бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов укыды. Катнашучыларны тәрҗемә эшенә җәлеп итү өчен һәм текстны компьютерда җыю өчен социаль челтәрләрдә open call игълан ителде. Монда барлык теләүчеләр дә катнаша алды. 20дән артык кеше теләк белдерде, алар арасында КФУ студентлары – филологлар, тюркологлар һәм Казандагы югары уку йортлары мөгаллимнәре бар иде.

Бу язмада Мукденда (Кытай) яшәгән татар эмигранты кызы, 5 сыйныф укучысы Халидә Ваһапованың 1927 елның гыйнвар-апрель айларында язган көндәлеген тәкъдим итәбез

Көндәлектә узган көндә булган вакыйгалар: мәктәпкә бару, сыйныфлардагы дәресләр, дәресләргә әзерләнү, гаиләдә кич вакытны уздыру язылган. Язмалар Маньчжуриядә яшәгән татар эмигрантлары гаиләләренең көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкинлек бирә.  

Беренче гыйнварда эшләнгән эшләр. Шимбә. Мин бүген йокыдан торгач, көн дә эшләнә торган эшләрне эшләгәч, өйләрне җыештырдык. Аннан соң, аш ашагач, Хәнифә белән мәктәпкә киттек. Чөнки ул Хөсәен абзыйда укый иде. Без анда берничә сәгать көтеп тордык та, шул вакытта Гали дә мәктәпкә керде. Ул: «Йөрдек тә туңып кердек», - диде. Ул бераз торды да китте. Без ул киткәч тә озак кына көтеп тордык. Бишенче яртыда чыктык та кайтып киттек. Кайткач, чәй эчеп, сабаклар укырга тотындык. Бераз сабак укыгач, ашадык та, тагын тугызга кадәр хәтле сабак укыдык. Аннан соң ятарга хәзерләнә башладык. Шуның белән тәмам.

Икенче гыйнвар, якшәмбе. Мин бүген йокыдан торгач, көн дә эшләнә торган эшләрне эшләп бетергәч, Зәйтүнә апа һәм Хәнифә белән бергә мәктәпкә киттек. Аннары без барып җиткәч, бераз гына торгач, Хөсәен абзый килде. Ул: «Бүген укытмыйм, җыелыш була», - диде. Икенче көнне унбердә килергә кушты. Без кайтып киттек. Кайтканда күп кенә кешеләрне очраттык. Кайткып бераз торгач, кунак килде. Без аның белән бергә утырып чәй эчтек, ул кунакка чакырды. Кунак киткәч, илизионга бардык, бик яхшы уйнадылар. Аннан кайткач, ашадык та чәй эчеп ятарга хәзерләнә башладык.

3 гыйнвар, дүшәмбе.

Көндәге төсле гадәттә эшләнгән эшләрне эшләгәч, сәгать унберенче яртыда киенеп, Хәнифә белән мәктәпкә киттек. Без барып ун минут торгач, Хөсәен абзый килде. Хәнифә беренчеләр бүлмәсендә укыды. Мин аны шул ук бүлмәдә көтеп тордым. Бер сәгать укыгач, кайтып киттек. Сәгать дүрттә куннакка киттек. Анда Сәгъдияләр бар иде. Анда вакытны бик күңелле уздырдык. Кич белән генә кайттык. Аннан кайткач, ашадык та чәй эчеп бераз торып, ятарга хәзерләнә башладык.

Дүртенче гыйнвар, сишәмбе.

Бүген мин көн дә эшләнә торган эшләрне эшләгәч, өйләрне җыештыргач, бераз сабак хәзерләдек. Аннан соң аш ашап, почтага киттек. Почтадан кайтканда, Китайскида бераз йөрдек тә, өйгә кайтып киттек. Кич белән бераз уйнадык. Аннан аш ашадык та, чәй эчеп бераз торгач, ятарга хәзерләндек.

Бишенче гыйнвар, чәршәмбе.

Мин бүген торгач һәр көн иртә белән эшләнә торган эшләрне эшләп бетергәч, бераз вакыт китап укып, сәгать унберенче яртыда мәктәпкә чыгып киттек. Без барганда Хөсәен абзый килгән иде. Безне икенче-өченче сыйныфлар укый торган бүлмәгә кертеп, Хәнифәне укытырга тотынды. Мин икенче башта китап укып утырдым. Аннан Хөсәен абзый күчмә уку китапларын алып, бер данә икенчене бирде. Бер сәгать укыгач, кайтып киттек. Аннан кайткач аш ашадык та, уйнарга чыктык. Күпмедер вакыт уйнагач, өйгә кереп бераз торгач, Китайскига йөрергә киттек. Анда бераз йөреп кайта башлагач, кисәк һава томанланды. Өйгә кайтып җиткәч ашадык та, бераз торып чәй эчтек. Бераздан ятарга хәзерләнә башладык.

6/I

Алтынчы гыйнвар, пәнҗешәмбе.

Бүген мин торгач көн дә эшләнә торган эшләрне эшләп бетергәч, өйләрне җыештырдык. Аш җиткәнче, тышта бераз уйнап алырга кердек. Ашагач, бераздан чәй эчтек. Чәй эчкәч, тагын бераз вакыт уйнап кердек. Караңгы төшкәч, бераз урамда йөреп кердек. Кергәч, ашадык. Ашаганнан соң бер ярты сәгать үткәч, чәй эчтек. Чәй эчкәч, бераз уйнаганнан соң, яту ягын карый башладык.

7/I

Җиденче гыйнвар. Җомга.

Бүген көн дә эшләнә торган эшләрне эшләгәч, өйләрне җыештырып, уйнарга чыктык. Бераз уйнап кергәч, яхшы күлмәкләр кидек. Чөнки Рәгаиб бәйрәме иде. Бераз көтеп торгач, кунак килде. Кунак килгәч, чәй эчтек. Чәй эчеп бетергәч, һавага чыктык. Озак кына торып кердек. Берничә сәгать торгач, бераз гына уйнап кердек. Уйнап кергәч, ашадык та чәй эчтек. Аннан бераз торганнан соң йокларга хәзерләнә башладык.

8/I

Сигезенче гыйнвар. Шимбә.

Бүген көн дә эшләгән эшләрне эшләп бетергәч, унберенче яртыда Хәнифә белән мәктәпкә киттек. Анда бераз гына көтеп тордык та, Хөсәен абзый килде һәм Хәнифәне укыта башлады. Без бишенчеләр бүлмәсендә идек. Мин Хәнифә укыган арада китап укып бетердем. Хәнифә укып бетергәч, әкрен генә кайтып киттек. Кайткач, бераз торып аш ашадык, чәй эчтек. Уйнарга чыктык. Уйнап кергәч, аннан лизиумга бардык. Кайтып күпмедер вакыт торгач, ашадык та, чәй эчеп, ятарга хәзерләндек. Тәмам.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100