Дамир Исхаков: «Башкорт теленең «төньяк-көнбатыш диалекты» — чынлыкта татар теле ул»

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында «Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» (башҡорт теленең төньяҡ-көнбайыш диалекты) дигән күренешкә карата үз фикерен белдерде.

«Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты — фәнни яктан ахмаклык»

Башкортстанның көнбатышындагы сөйләмне «Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дип атыйлар. Биредә татарлар яшиме, әллә инде башкортлармы?

Соңгы вакытта Башкортстан галимнәре яңа бер категория уйлап тапты. «Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты». Бу сөйләш ул мондагы татарлар һәм башкортлар өчен бер үк әйбер. Әлеге позициядән чыгып карасаң, татар кешесе шул телдә сөйләшсә, татарча сөйләшкән була. Кеше башкорт булып язылган булса, ул сөйләшкән телне башкорт теленең диалекты дип карау күз алдында тотыла.

Билгеле, бу — фәнни яктан ахмаклык. Моның белән акыллы кеше берничек тә килешә алмый.

Атаклы тюрколог Катанов Бәләбәй якларына 1896 еллар тирәсендә ике сәяхәт ясаган. Ул андагы халыкның телен «татар теле» дип язган. Аның татар-башкорт арасындагы көрәшкә катнашы юк. Ул — академик галим.

Рәсми мәгълүматлар да бар. 1926 елгы халыкны исәпкә алу иң яхшыларыннан санала. Бернинди дә басым булмаган, әле яңа гына совет чоры урнашкан вакыт. Халык ничек теләсә, үзенең телен шулай яздырган. Анда шушы зур урында яшәгән халыкның теле «татар теле» дип язылган. Ул вакытта башкортларның 46 проценты татар телле дип теркәлгән. Моннан беркая да китеп булмый.

1920нче елларда, башкорт әдәби теле формалаштырылгач (аңа кадәр башкортлар татар әдәби телендә язган), Башкортстанда башкорт телен кайсы районнарга кертергә мөмкин икәнен аңлау максатыннан академик экспедицияләр оештырыла. Халыкның телләрен тикшерәләр. Башкортларның үзләренең күренекле тел белгечләре тарафыннан үткәрелгән экспедиция материаллары сакланган — төньяк-көнбатыштагы башкортларның телен «татар теле» дип язганнар. Шуңа күрә башкорт әдәби теле ул якка үтеп керми. Бөтен мәктәпләр гел татар телендә эшләп килә.

Менә хәзер башкорт галимнәренең яңа маркировкасы нигезендә яңадан шушы мәсьәлә калкып чыга. Бу, әлбәттә, катлаулы сәясәт тудыра. Башкорт политехнологлары ике тел — башкорт теле һәм төньяк-көнбатыш диалекты булырга мөмкин дигән фикер белдерә башладылар. Мәсәлән, Юлдаш Йосыповның мәкаләсе чыкты.

Башкортстанда дәүләт теле — башкорт теле. Һәм ул башкортларның көнчыгыштагы диалектлары нигезендә эшләнгән. Йосыпов төньяк-көнбатыш башкортларның телен дә мәктәптә укытырга мөмкин, ди. Монда сүз чынлыкта башкорт теле дип аталган татар телен мәктәпләргә башкорт теле дип кертү турында бара. Бу үзенә күрә бик сәер, чөнки, мәктәпкә керткәнче, аның әдәби формасын булдырырга кирәк. Ә аның әдәби формасын эшләсәләр, ул барыбер татар теле булып чыга бит инде. Шуңа күрә аңлашылмаган бер коллизия барлыкка килә.

Башка начар яклары да бар аның, әйтик, төньяк-көнбатыш авыл халкы берничә очтан торырга мөмкин. Типтәр очы элеккеге, башкорт очы бар, татар я мишәр очлары да булырга мөмкин. Әмма халык бер генә анда, чынлыкта алар бертөрле. Авылда бер генә мәктәп бар, һәм хәзер бу мәктәпне бүләргә кирәк булачак. Мәсәлән, авыл халкының яртысы яисә 1/3 мишәр яки типтәрдән булганын әйтсә, мин татар теле яклы дип, ә калганнары башкорт теленә өстенлек бирсә, мондый мәктәпне урталайга яисә берничә кисәккә бүләргә кирәк була. Мин моны тормышка ашыруның реаль механизмын күрмим. Ләкин бу татар белән башкорт арасындагы каршылыкны көчәйтергә мөмкин.

Без бит инде андый әйберләрне 80нче еллар ахырында күрдек. Татарларны күпләп башкорт дип яза башлагач, Мәскәүдә Үзәк комитетының политбюро утырышында да карадылар. Лихачев, ул вакытта политбюро әгъзасы, аерым чыгыш та ясады. Менә шул чыгышка мин белешмә хәзерләгән идем. Шул белешмә нигезендә әйтә алам, 70нче елларда татар авылларының 378ен әкренләп башкорт авылларына әйләндергәннәр. Шуңа күрә татарлар зур ризасызлык белдергәч, 1989 елны ул әйберләр юкка чыгарылды.

Үзәк комитетның пленумыннан һәм Лихачевның чыгышыннан соң, Башкортстанның ул вакыттагы җитәкчелеге дә урыннарыннан алынды. 1989 елгы халыкны исәпкә алуда татарларның саны кинәттән үсеп китте. Татарлар үзләренең нормаль демографик халәтенә кайттылар дигән сүз.

«Сез барыгыз да башкорт дигән пропаганда бара»

Хәзер тагын бозу процессы бара. Һәм бу бик күп кырын юллар белән эшләнелә. Читтән карап торганда сәер генә күренә. Рәсми даирәләр бу эштә бик катнашмаган кыяфәт ясый.

Хәзер тагын бозу процессы бара. Һәм бу бик күп кырын юллар белән эшләнелә. Читтән карап торганда сәер генә күренә. Рәсми даирәләр бу эштә бик катнашмаган кыяфәт ясый.

Үткәрәләр шәҗәрә бәйрәмнәре. Яисә күп итеп китаплар чыгаралар. Ул китапларда башкортларның саны күп итеп күрсәтелә. Башкортстан телевидениесендә аерым тапшырулар бар. Сәясәтчеләр сүзләрен турыдан-туры әйтмәсәләр дә, чынлыкта дәүләт органнарының шундый сәясәт артында торулары күренә. Хәтта академия даирәләр дә шул яклы. Башкортларның төньяк-көнбатыш диалекты дигән китап чыгарылды, ул тел белгечләре тарафыннан эшләнде. Бу бит инде Уфадагы рәсми институт тарафыннан әзерләнгән китап, димәк, аның артында да сәясәт тора. Бу әйберләр эшләнгән вакытта зур пропаганда алып барыла.

Бер төркем галимнәр бар, мин аларны радикаль башкортчылар дип әйтер идем, алар Башкортстан фәннәр академиясенең Стратегик тикшеренүләр институтында эшли. Бу — 15ләп кеше. «Сез барыгыз да башкорт» дигән пропаганда алып баралар, төрле төбәкләргә йөриләр.

Хәтта хәзер шул дәрәҗәгә килеп җиттеләр — элек башкорт булып саналмаган даирәләрне дә башкорт дия башладылар. Мәсәлән, күп татарлар типтәрләрдән барлыкка килгән. Ә типтәрнең күпчелек өлеше татар булган һәм сословие категориясе генә. Алар бу позицияне нигезләү өчен элеккеге статистик материалларны кулланалар.

Авыл буенча ревизия материалларын бастырып чыгардылар. Һәм анда күрәсең, типтәрләр урынына да башкорт дип язылган. Башкорт дип язылу ул халык башкорт дигән сүз түгел. XVIII гасыр ревизия материаллары — ул сословие учеты, милләт түгел. Ә синең нинди сословиедән булуың теркәлгән. Башкортстан галимнәре шуны халыкка аңлатмыйча, китапларны күпләп бастырып тараталар. Күп томлы башкорт кабиләләренең тарихы эшләнде. Ул да халыклар арасында таратыла һәм Минзәлә якларына кереп җитте, имеш, анда да башкортлар яши икән. Анда да төрле кабиләләрнең тарихы буенча китаплар таратыла. Һәм чынлыкта төбенә төшеп карасак, ул кабиләләрнең тарихы бик кызык. Күп кенә очракта алар башкорт булып чыкмый.

«Башкортстанның көнбатышында, Татарстанның көнчыгышында яшәгән халык борынгы заманда башкорт булган дип берничек тә әйтеп булмый, аларның телләре татар»

Башкортстанның көнбатышындагы халыкның тарихына карасак, анда кемнәр яши?

Мәсәлән, Башкортстанның көнбатышында Нугай урдасының калдыклары бар. Шуннан чыккан кабиләләр. Хәтта Уфа шәһәре үзе дә Миң кабиләсе территориясендә урнашкан. Миң кабиләсе — Нугай уртасындагы көчле кабиләләрнең берсе, ә нугайлар (шунысын онытмаска кирәк!) 1630 елда гына чыгып китәләр. Аңарчы нугайлар Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлешендә яшәгән.

Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлеше Казан ханлыгына кергән. Уфада утырган Казан кенәзе. Шуны контрольдә тоткан. Башкортстанның көнчыгышы Себер ханлыгы кулында булган. Шуңа күрә монда гел башкортлар гына яшәгән дигән сүз дөрес түгел. Документаль нигездә дә бу расланмый.

«Монда башкортлар гына яшәгән» дип гел пропагандалау — бу конкрет вазгыять. Һәм бу вазгыятьнең кая таба юнәлгәнен мин бик яхшы аңлыйм. Ничек тә булса Башкортстанның сәяси даирәләре, элитасы башкортларның санын Башкортстанда күп итеп күрсәтергә тырыша.

Башкортстан территориясендә тарихны карасак, татарның Урал буйларында бер дә килмешәк түгеллеге күренә. Мин әйттем бит хәзерге Башкортстан территориясендә Себер ханлыгы да булган, Нугай урдасы да, Казан ханлыгы да… Димәк, монда шуннан калган татарлар да бар. Кайвакытта башкортлар ягыннан «без монда җирле халык, татарлар күчеп килгән мигрантлар» дигән сүзләр әйтелә. Ләкин бу дөреслеккә туры килми. Моны тарихи мәгълүматлар нигезендә раслап була.

Башкорт галимнәре кайвакыт Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәгән төркемнәргә дәгъва белдерә.Ләкин эш шунда ки, күп очракта алар башкорт түгел, ә башка төркемнәрдән оешкан халык.

Мәсәлән, безнең Актаныш районында Гәрәй, Кирәет кабиләсенең вәкилләре бар. Безнең Минтимер Шәймиев та шул территориядән. Әгерҗе якларында Байлар кабиләсе бар. Көньякка карасаң, Иректе кабиләсенең калдыклары бар. Һәм башка шундый төркемнәр булуы билгеле.

Ләкин бит алар борынгы заманнан башкорт булмаганнар. Мәсәлән, Гәрәй, Кирәет кабиләсе хәзерге Монголия территориясеннән чыккан, Алтай территориясендә дә яшәгән төркем, Кангылы кабиләсе белән якын булган көнчыгыш кыпчаклар. Байлар кабиләсе шулар белән бәйле.

Ә инде Иректе кабиләсе — Табын кабиләсенең бер кисәге. Табыннар шулай ук Алтайдан чыккан халык, монгол яулап алу вакытында гына килгәннәр. Аларны без берничек тә борынгы заманда башкорт булган дип карый алмыйбыз. Аларның телләре дә татар теле.

Башкорт галимнәре аларга шундый сүз дә әйтә: мондагы татарлар, имеш, башкортларны мәдрәсәдә укытып, татар телен сеңдергәннәр. Чынлыкта бу дөреслеккә туры килми. Мондагы топонимнарны өйрәнгән галимнәр күрсәттеләр: татарлар күпләп күчеп килгәнче үк, бөтен топонимнар хәзерге татар теленә охшаган телдә булган. Халыкның теле шушы ук тел булуын күрсәтә бу. Тел ул тиз үзгәрә торган әйбер түгел.

Менә бер генә мисал китерәм. Башкортстанның төньягында безнең телчеләр эшләде. Мәсәлән, Танып буйларындагы сөйләштә Себер татарлары теленең элементы табылды. 500 ел элек Себер ягыннан аерым төркемнәр үтеп кергән һәм шунда утырып калганнар. Димәк, тел 500 ел үткәч тә сакланган.

Имеш, татар теле ул чынлыкта башкорт теле булган, дигән мәгълүматлар — уйдырма ул, дөреслеккә туры килми. Фәнни нигездә дә раслап булмый. Без аны өйрәнгәндә бик ачык күрәбез.