Башкортстанның Стәрлебаш авылы тарихы ташъязма чыганакларда | intertat.tatar

Башкортстанның Стәрлебаш авылы тарихы ташъязма чыганакларда

Татарстан Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Венер Усмановның «Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Стәрлебаш авылы» китабы дөнья күрде. Авторның Башкортстандагы татар авылы тарихы турындагы мәкаләсен тәкъдим итәбез.

Октябрь инкыйлабына кадәр гыйлем-мәгърифәт үзәкләреннән саналган Оренбург, Уфа, Троицк, Иж Бубый, Ташкичү, Курса кебек кала һәм салалар рәтендә Башкортстан Республикасының Стәрлебаш авылының да лаеклы урыны бар.

Урал буе төбәге элек-электән татар ханлыклары яшәеше белән тыгыз бәйләнештә булган. Тарихның төрле чорларында бу җирләр Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Ногай Урдасы кебек татар дәүләтләре составында саналган, биредә фин-угор, төрки халыкларының ата-бабалары үзара тыгыз мөнәсәбәттә гомер кичергән. Идел-Урал буйларында бүгенге татар, венгр, башкорт, ногай һәм башкалар аерым бер халык буларак тәгаенләнү юлына аяк басканнар. Ногай Урдасы җимерелү белән аның халкының бер өлеше башкорт исәбенә күчеп, әлеге җирләрдә бүген дә яшәвен дәвам итә. Шуңа күрә бу төбәкне татарның тарихи ватаны итеп карау хакыйкатькә хилафлык китерми. Моны без XIX–XX йөз башы татар, башкорт, казах халыклары мәдәниятендә мөһим роль уйнаган Стәрлебаш авылы тарихына мөнәсәбәттә дә ачык күрәбез.

Стәрлебаш авылы тарихына караган һәм фәнгә билгеле беренче рәсми документлар 1757 ел белән билгеләнә. Бу — юрматы башкортларының Сәгыйд Бистәсе татар сәүдәгәрләренә Стәрле елгасының башланган урынындагы җирләрне иҗарәгә бирүе турындагы килешү кәгазе. Әмма Стәрлебашның тарихын язган Мөхәммәдшакир Тукаев авылның барлыкка килү вакытын күпкә иртәрәк — 1680 еллар тирәсендә дип күрсәтә. Аның фикеренчә, Стәрлебашка Казан ягыннан күчеп килүчеләр нигез салган, соңрак аларга Сәгыйд Бистәсеннән күченгән татар гаиләләре дә өстәлгән.

Бу хакта ул: «Кайбер кешеләрнең сөйләүләренә күрә, Эстәрлебашында әүвәл ултырган кемсәнәләр, бераз заман торгач, җирне башкортлардан арендага алганнар. Арендалары илле елга булган, имеш. 1809 нчы елны 25 нче апрельдә язышкан кәгазьләре Әбүнәгыйм Мөхәммәдлатыйф углы дигән кемсәнәнең кулында бар. Аның бабасының бабасы Йосыф купес дигән кемсәнә, Каргалыдан килеп сәүдә итеп, поташ забуты тоткан. Мәгълүм кәгазьне 1809 нчы елда башкортлар белән ул язышкан; ошбу кәгазь өченче мәртәбә алу имеш; һәр мәртәбәдә иллешәр елга язышканлар имеш диеп сөйлиләр. Шуңа нигезләнеп әйтсәк, башкорттан кәгазь белән 1809 нчы елдан йөз ел элек ала башлаганлар вә һәм кәгазьсез утыз еллар торган булсалар, Эстәрлебашы 1680 нче еллар чамасында нигезләнгән булса кирәк», дип яза (Тукаев М. Тарихе Эстәрлебаш. Казан: Б. Домбровский типографиясе, 1899. Б. 2-3. Текст бүгенге телгә яраклаштырып бирелде).

Иң әүвәл Стәрлебаш авылы үзенең мәктәп-мәдрәсәләре белән дан тоткан. Рәсми мәгълүматларга караганда, XIX йөзнең 80 елларында аларда төрле төбәкләрдән җыелган 600 тирәсе шәкерт белем алган. Мәдрәсәләрне тәмамлаган шәкертләр алга таба да руханилар сыйфатында татар, башкорт, казакъ арасында дин һәм мәгърифәт таратуларын дәвам иткәннәр. Шундыйлардан казакъ ханнары Ширгази хан (1767-1845) һәм Җиһангир хан (1801-1845), мөфтиләр Габдессәләм бине Габдеррәхим (1765-1840) һәм Габделвахид бине Сөләйман (1786-1862), шагыйрьләр Шәмседдин Зәки (1825-1865), Гали Чокрый (1826-1889), Мифтахетдин Акмулла (1831-1895), руханилар Сәедбаттал бине Нурмөхәммәд, Зәйнулла ишан Рәсүлев (1833-1917) һ.б. атарга мөмкин.

Стәрлебаш төбәгенең үз чорында күренекле мәгърифәт учагы булуын биредәге гарәп язулы ташъязмалар да дәлилләп тора. Авыл зиратындагы иске каберташ язулары чагыштырмача яхшы сакланган. Ташка матур итеп калкытып язылган һәм бизәп эшләнгән бу ядкәрләр эстетик һәм тәрбия бирү ягыннан да гаять зур кыйммәткә ия. Биредә андый ташларның саны ике йөздән күбрәк дип исәпләнелә.

Бу ташъязма мирас фәнни яктан тулысынча өйрәнелмәгән. Дөрес, узган гасырның башларында күренекле шәрекъшенаслардан В.Бартольдның, галим Р.Фәхреддиннең әлеге ядкярләр белән кызыксынуы, Стәрлебашка килеп аларны караулары мәгълүм. «Вакыт» газетасының 1913 ел, 9 июнь санында профессор В. Бартольдның Стәрлебашта булуы, зираттагы ташлар белән кызыксынуы турында хәбәр бирелгән: «… Андан мәрхүм Эстәрлебаш хәзрәтләрнең зиярәтләренә барыб, ташлардагы язуларны укыган. Бәгъзы бер ташларда хәзергә кадәр ачык укылыб йитми торган фарсыча язуларны профессор җәнабләре дөресләб укыган». Риза казыйның Стәрлебашта булуы турында тарихчы галим Р.Әмирханов түбәндәгечә искәртә: «икенче мәртәбә Диния нәзарәтенең казые итеп сайлангач, 1918 елның кышында Оренбургтан Уфага барышлый, ул Эстәрлебашның мәдрәсә һәм мәчетләрен барып күргән, күреп яки ишетеп белгән кешеләрнең каберләрен зыярәт кылган, тирән көрт булуга карамастан, иске кабер ташларын эзләп, тикшереп йөргән».

Стәрлебаш авылында ике зират булуы мәгълүм. Аның берсе — иске каберлек — авылның уртасында торып калган. XVIII йөзләрдә бу урыннарда зират булганлыгын инде бүген мулла Хөсәен бине Габдерахман каберенә куелган язулы таш кына хәтерләтә. ХХ гасыр башында авыл халкы әлеге ташны яңартып куйдырткан.

Хөсәен бине Габдерахман Стәрлебашта мәчет һәм мәдрәсә салдырып, шунда шәкертләргә сабак бирә башлый, ягъни ул — бу төбәкнең гыйлем учагына әверелүенә сәбәп булган кешеләрнең беренчесе. Аның исеме алдарак искәртелгән 1757 елгы иҗарә язуында да телгә алынган. Әлеге шәхес турында Мәҗит карый Кадыйров үз кулъязмасында түбәндәгечә яза: «Мәрхүм Хөсәен мулланың зираты Эстәрлебаш авылының уртасында борынгы иске зират урынында. Язулы ташы һәм Эстәрлебашында Мөхәммәдшаһ ага яздырыб куймыш иде. Аның зираты икәнен кайдан белгәндер, безгә билдәле түгел. Хөсәен мулла әүвәл мәртәбә мөфти булып килгән Мөхәммәдҗан мөфти Хөсәеновның атасыдыр».

Икенче зират авыл читендә урнашкан. Стәрлебаш халкы сөйләвенә караганда, 1913 еллар тирәсендә бу каберлек Мөхәммәдхарис Тукаевның улы Габделкадыйрның матди ярдәме белән, биеклеге бер метрдан да артмаган таш дивар белән уратып алына. Зиратның борынгы урыны аның урта тирәсендә. Моның шулай икәнлеген биредә бүгенгә кадәр сакланып калган берничә төрбә дә хәтерләтеп тора. Аларның берсе бу төбәкнең күренекле руханилары Тукаевларның гаилә каберлегенә корылган. Икенчесе атаклы ишан, нәкышбәндия тарафдары, озак еллар Стәрлебаш мәдрәсәсендә шәкертләр тәрбияләгән Әмир хәлфәгә (шәех Зәйнулла бине Хосраушир Галикәев, 1810-1905) мөнәсәбәтле. Өченчесе хәлфә Гали бине Ысанали әл-Казакый (? -1920) һәм аның нәселе белән бәйле (Метрикә дәфтәрләрендәге мәгълүматларга караганда, бу шәхес чыгышы белән Әстерхан төбәгеннән, чиркәс ыругының кыргыз-казакъ кавеменнән). Аны совет чорында Гали хәлфәнең улы мулла Габдеррахман кордырган дип сөйлиләр.

Стәрлебаш зиратының уртасында урнашкан «Хәзрәтләр каберлеге» дип аталган урын үзе бер тарихи-архитектур комплексны тәшкил итә. Биредә Стәрлебаш руханилары Габдулла бине Гаделшаһ, Нигъмәтулла, Мөхәммәдхарис, Мөхәммәдхаррас, Хәбибулла, Габдулла, Гобәйдулла Тукаевлар, Зәйнулла Галикәев, Гали Ысанали улы, Хафизмөхәммәд бине Нариман, Фәхреддин бине Хөснемөтәвәллид, Гаид бине Фазлулла, Әбүнәгыйм бине Мөхәмммәдъяр, Габдрахман Айдабулов һәм башка мөхтәрәм затларның кабер ташлары бүген дә кадерләп саклана.

Стәрлебашта борынгы эпиграфик һәйкәлләр булмаса да (иң әүвәлгесе 1844 елга карый), биредә таш язу һөнәренең барлыкка килүе, аның сәнгать кимәленә күтәрелә алуы төрле сәбәпләр белән бәйләнгән. Шундыйлардан, югарыда әйтеп үткәнебезчә, Стәрлебашның гыйлем-мәгърифәт үзәге саналуын, анда сәләтле хаттат-каллиграф һәм таш язучы осталарның эшләвен, бу төбәктә эпитафия эше өчен уңайлы табигый материалның булуын билгеләргә мөмкин.

Стәрлебаш авылының үзендә генә төрле һөнәр ияләре белән бергә дистәгә якын таш язучы оста яшәгән. Алар арасыннан исеме алдарак искәртелгән Гали хәлфә бине Ысанали әл-Казакый, мулла Габдулла бине Мөхәммәдхарис Тукаев, хаҗи Габдеррәхим Галиев, мулла Габдеррахман Айдабулов, мулла Ләтыйфулла бине Зәйнулла Галикәев, Габделвахид бине Әбүнәгыйм, Габделмәҗид бине Әбүнәгыйм, Хәлим Габделмәҗид улы Монасыйпов һ.б. исемнәрен атый алабыз. Әмма кайбер осталарның исем-шәрифләре бүген дә фәнгә билгесез булып кала килә, чөнки һәр хаттат та үзе язган ядкяргә култамгасын салуны мәҗбүри санамаган.

Стәрлебаш осталары язган эпиграфик һәйкәлләр тирә-яктагы авылларда, күрше төбәкләрдә (Стәрлетамак һәм Уфа зиратларында), хәтта җирле осталар ясаган кайбер ядкәрләр Урта Азия якларында да булуы мәгълүм.

Гали хәлфә улларыннан Габдеррәхим Галиев бу сәнгать төренең иң күренекле вәкилләреннән санала. Ул ясап калдырган ташларның исәбе берничә йөз. 1898 нче елгы ташъязмаларның берсендә «әл-мөнәкъкаш әл-хаҗи Габдеррәхим бине Гали хәлфә әл-Казакый…», ягъни, «хаҗи Габдеррәхим Гали әл-Казакый хәлфә угылы нәкышьләде…» дигән сүзләр язылган. Габдеррәхим 1887–1897 нче еллар арасында хаҗга барган һәм шул вакытта берничә ел Төркиядә укыган. Истамбул шәһәрендә төрек солтанына каршы оештырылган фетнәләр вакытында кулга алынган һәм чит ил кешесе булу сәбәпле генә үлем җәзасыннан котылып калган. Совет хакимияте дәверендә 1960 нчы елга кадәр таш язу эше белән шөгыльләнүче төп хаттат Эстәрлебаш авылында фәкать ул гына булган.

Гали хәлфәнең икенче улы — Габдрахман да Эстәрлебаш мәдрәсәсендә төпле белем алган, шул ук мәдрәсәдә хәлфәлек иткән, Түбән мәсҗедтә мулла вазифаларын үтәгән. Совет чорында мәдрәсәләр ябылгач, берничә ел үз өендә балалар укытып йөргән. Аннары сөргенгә сөрелгән, Беломор каналын төзүдә катнашкан. Стәрлебашлыларның сөйләүләре буенча, ул таш кисү эше белән махсус рәвештә шөгыльләнмәгән, ясаган эшләре дә мәрхүм булган якын туганнарына гына куелган.

Җирле осталар үз эшләрен татар эпиграфикасының Болгар чорларыннан ук килгән сәнгати традицияләренә нигезләнеп башкарганнар. Палеографик үзенчәлекләре буенча караганда, Стәрлебаш ядкярләре, нигездә, гарәп язуының нәсех төре белән язылган. Сөлес, нәстәгъликъ, рөкъга һәм чәчкәле куфи кебек язу стилләре мондагы ташъязмаларда күренми диярлек. Дөрес, Габделвахид һәм Габделмәҗид Монасыйповлар кулы белән эшләнгән берничә үрнәктә кирпечтән төзелгән корылмаларны бизәкләүдә еш кулланыла торган «гади куфи» (строительный куфи) язуы файдаланылган. Әмма бу ядкярләр берникадәр соңрак чорга — ХХ гасыр башына карыйлар. Классик нәсех язуыннан аермалы буларак, үзенчәлекле язу тарызында башкарылган хәлфә Гаид бине Фазлулланың кабер ташын да аерым билгеләп үтәргә мөмкин.

Аңлашыла ки, эпиграфик һәйкәлләрне ясату матди чыгымнар белән бәйләнгән. Еш очракта каберташлар яздырту эшенең бәясе ишек, тәрәзә кебек әйберләр ясатуга бәрабәр булган.

Эпитафияләрнең күп өлеше калкытып ясау ысулы белән башкарылган, таштагы хәреф-бизәкләр күпертеп ясалган. Аларның декоратив бизәлешендә берничә үрнәктә чәчәк, үсемлек-яфрак кебек элементларны күрергә мөмкин. Бу үзенчәлек әлеге истәлекләрнең сәнгати бизәлеш дәрәҗәсен киметми, чөнки Стәрлебаш ташъязма сәнгать әсәрләрендә төп нәкышьләү алымы булып гарәп язуының үз бизәлеше, ягъни эпиграфик орнамент хезмәт итә.

Ташъязма ядкярләр арасында ыру тамгалары кебек рәсем элементлары очрамый. Кайбер үрнәкләрдә төп эпитафик тексттан тыш гарәпчә, фарсыча яки татарча язылган шигъри юллар да күренә. Мисалга хәлфә Әбүнәгыйм бине Мөхәммәдъяр кызы каберенә куелган таштагы шигъри юлларны китерергә була:

Әй балам, рух мөкаддәсең җәннәт әгълия очдымы,

Бер тотарга кыймас тәннәреңне рәхимсез ләхет кочтымы?

Һич тынмаслык хәсрәт ялкыннары үстердең син минем бәгъремә,

Мәңге, мәңге онытылмаслык итеп таш утыртам синең кабреңә…

Кайбер матур язулы эпитафия авторларының исемнәрен ачыклау авыр мәсьәлә булып кала. Аңлашыла ки, култамгасы күрсәтелмәгән үрнәкләрне чит хаттатлар түгел, Стәрлебаш руханиларыннан саналган шәех-муллалар, мөәззин-хәлфәләр язган дип фараз итә алабыз.

Әлеге мәкаләдәге мәгълүматлар В.М. Усманоның «Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Стәрлебаш авылы» (Казан: ТӘһСИ, 2020. — 208 б.) китабында урын алды. Бу җыентыкта Стәрлебаш ташъязмаларыннан хронологик тәртиптә 146 берәмлек эпитафик үрнәк укучылар игътибарына тәкъдим ителә. Шулай ук китапның кушымта өлешендә Стәрлебаштан читтә мәрхүм булган бу төбәк тарихы белән бәйле берничә күренекле шәхеснең ташъязмалары да урнаштырыла. Китап азагында төсле кушымта рәвешендә ташъязмаларның фотосурәтләре дә тәкъдим ителә.

  Усманов Венер Мөдәррис улы,

Татарстан Фәннәр Академиясе

Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының

Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре