«Керәшеннәрдә ыру тамгасы зиратларда хәзерге вакытта да саклана»

Керәшеннәрдә әлеге вакытка кадәр игътибардан читтә кала биргән, әмма кыйммәтен һич тә югалтмаган уникаль мирас бар. Ул – нәсел тамгалары. Андый тамгаларны элек «җир тамгасы» дип тә йөрткәннәр.

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лидия Контантинованың «Безнең мирас» журналында чыккан нәсел тамгалары турында язмасын тәкъдим итәбез.

Нәрсә соң ул «тамга»? «Тамга» ул — нәсел, этник төркем билгесе дигәнне аңлата. Керәшеннәрнең тамгалары Идел буе һәм Үзәк Азиядә булган борынгы рун билгеләренә якын, дип саный Геннадий Макаров. Тарихчы Ф.Ислаев: «Төркиләрнең иң борынгы ыру-кабилә тамгалары VII–VIII гасырларга караган Кытай елъязмаларында теркәлеп калган һәм сакланган. Заманында кытайлылар төньякта яшәүче төрки кабиләләр белән сәүдә эше алып барганнар, алардан хуҗалыкта файдалану, Тан армиясе өчен атлар сатып алганнар. Атның базар бәясе шактый югары исәпләнгән. Сатып алынган атларга тамгалар да сугылган. Кытайлылар төрки кабиләләрдән сатып алынган тамгалы атларны чын мәгънәсендә затлылык, сыйфатлылык билгесе итеп кабул иткәннәр», — дип яза.

Башкорт галимнәре төзегән белешмә сүзлектә, илебез территориясендә яшәүче адыгей, абхаз, карачай, балкар, башкорт, казакъ, кыргыз, осетин, нугай, мари халыкларында тамга аеруча киң таралган, дип язылган. Алар төрки халыклардагы «дамга» сүзе монгол телендәге «тамга» сүзеннән килеп чыккан дип саныйлар, аның берничә мәгънәсе булган дип күрсәтәләр. «Келәймә», «печать», «тугра» — шундыйлардан. Алтын Урда чорында «тамга» - хан мөһере сугылган документ, акчалата салым мәгънәсенә ия булган. Галимнәр «таможня» сүзенең килеп чыгышын да «тамга» сүзе белән бәйлиләр. Башкортлар үзләре ясаган, җитештергән әйберләргә генә түгел, хәтта мал-туарга да тамга сукканнар.

«Керәшен сүзе» газетасының 1998 елгы 31 август санында Геннадий Макаровның «Нәсел тамгаларыбызны онытмыйк» дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Автор, газета укучыларга мөрәҗәгать итеп, мондый юллар яза: «Берәү генә яисә берничә кеше генә тамгалар турында мондый җентекле эшне эшләп чыга алмый. Әлегә кадәр алар зиратларда бар, ә бик тырышып эзләнсәң, сорашсаң, тамгаларны белүче авыл картларын да табып була әле. Мондый эш мәктәпләрдәге тарих дәресләре өчен бигрәк тә кирәкле һәм саваплы булыр иде. Алдагы көндә исә барлык керәшен авылларының да ыру-нәсел һәм тамга карталарын төзергә мөмкинлек туар дигән өмет бар».

Мин дә, Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы буларак, укучыларымны җәлеп итеп, эзләнү эшенә керештем. Владимир авылы тамгалары беркем тарафыннан да барланмаган булып чыкты. Галим Г. Макаров та: «Миңа, кызганыч, Владимир зиратында булырга туры килмәде», — диде.

Башта берничә өлкән кешедән: «Нәсел тамгагызны беләсезме?» — дип сорадык. Кызганыч, уңай җавап ишетмәдек. Үзем әти ягыннан да, әни ягыннан да нәсел тамгаларымны барлаган идем инде. Владимир һәм Албай авылларыннан килеп укучы керәшен балаларына бу сорауны биргәч, алар аптырап калды, ишеткәннәре дә булмаган икән. Шуннан эш башланды инде… Балалар белән Владимир авылы зиратына юл тоттык. Кабергә куелган элекке хачлардан тамгаларны табып, аларны фотога төшердек, кайсы нәселгә нисбәтле булуын ачыкладык, тасвирламаларын өйрәндек.

Владимир авылы зиратында сакланган тамгалар

Зираттагы шактый гына тамгаларның инде кайсы нәселгә караганлыгы билгеле түгел. Агач материал черү сәбәпле, кач/хачларда язылган фамилияләрне уку шактый кыен, ә кайберләрендә ул бөтенләй язылмаган.

Хачларда нәсел тамгасы үрнәкләре

Авылда үз тамгаларын белгән 2-3 кеше табылды. Әмма аларның нәсел тамгалары зираттагы хачларда юк яки сакланмаган.

Укучыларым зираттагы һәр агач кач/хачны диярлек тикшереп чыкты. Виталий Кирушин белән Альберт Юзеев исемле укучыларым үзләренең нәсел тамгаларын тапты. Дөрес, Альбертның әбисе Авдотья (Аудый), Юзеевларның (Йөзиләр) нәсел тамгасын алдан ук белеп, рәсемен ясап җибәргән иде. Моның дөрес икәнен хачлар да раслады. Шулай ук Пасыевлар нәселе дә (язма авторыныкы) кызыклы. Алар арасында үзләренең нәсел агачын булдыру өстендә эшләүчеләр бар. Владимир авылындагы Петров, Малов, Костин, Мукеев фамилияләренең Пасыевлардан чыкканлыгын раслаучы дәлилләр дә табылды. Пасыев фамилиясен йөртүчеләрнең кушаматлары да төрле — Улыйлар, Муллалар, Темәпиләр, Ибекәләр, Питрушлар. Аларның күбесе туганнар икәнлеген белми булып чыкты. Туганлык мәсьәләсенә бәйле сорауларга җавапны кабер хачлары да раслады — тамгалар бер! Димәк, бер нәсел, бер ыру кешеләре.

Күрүебезчә, керәшеннәрдә ыру тамгасы зиратларда хәзерге вакытта да саклана. Ә бу тамгалар белән элек урман, печәнлек, көтүлек һәм басу чикләрен дә билгеләгәннәр. Аларны, гадәттә, чик буендагы имән баганага чокып ясый торган булганнар. Тамгалар төрле документларда, гаризаларда, ярлыкларда да күрсәтелгән. Бу очракта ул имза ролен үтәгән. Пәке, пычак белән уелган нәсел тамгаларының махсус атамалары бар. Әйтик, «бөгәлҗә», «боҗра», «тарак», «киләп агачы», «казаяк», «ике-өч җәпле сәнәк», «капка» һ.б.

Кызганыч, тамгаларны туплау эшендә шактый соңга калганбыз икән. Тамгалары булган хач/качлар, агачтан ясалган булу сәбәпле, череп, әкрен генә юкка чыккан. Әмма без Владимир зиратындагы 30лап тамганы барларга өлгердек, шулай итеп, галим Геннадий Макаров мөрәҗәгатенә бер тамчы булса да өлешебезне кертә алдык дип уйлыйбыз.

Шуны да искәртим: алда исемнәрен искә алган укучыларым — Виталий Кирушин белән Альберт Юзеев, шушы тема буенча чыгыш ясап, Татарстан һәм Бөтенроссия укучылар конференцияләреннән җиңү белән кайттылар. Ходай насыйп итсә, алдагы елларда Мамадыш районындагы барлык керәшен тамгаларын да системалы өйрәнергә һәм алар белән «Безнең мирас» журналы укучыларын таныштырырга уйлыйбыз.