Черек бәрәңге күмәче (Тәслимә Низами) | intertat.tatar

Черек бәрәңге күмәче (Тәслимә Низами)

Алсу таң атып килә. Ана мич артындагы сәкедә берсенә-берсе елышып йоклап ятучы оланнарына карап уйланып утыра. Нарасыйларда әтиләренең йөз чалымнарын күреп, сокланып елмаеп куя.

Менә, әтиләре исән-сау кайтып керер дә: «Арумысез, улларым», — дип, өчесен берьюлы кочагына алыр. Кайтыр, фашистларны җиңеп кайтыр, Алла боерса! Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәннән соң туган төпчеге абыйсына башын төртеп йоклый, уртанчысы төштә елмая: кызыл билле прәннек күрәдер.

Колхозлар да, тормышлар да ныгып килә иде. Оланнар прәннек тә ашый иделәр. Каян гына чыкты бу сугыш? Нимесләрнең дә балалары бардыр, күз яшьләре кире кайта бит ул. Сугыш елларындагы миллионлаган хатын-кызларның җаннары әрнү-сагыш белән тулы иде.

Сугыш сөреме астындагы өченче яз. Түбәдән тамчылар тама. Гөрләвекләр ага. Елга да шешенгән. Бозлар хәзер кузгалып китәбез дигән сыман, йөзләренә караңгы чырай кертеп, бөек галәмнән әмер көтә. Авыл кешеләренә баш күтәрми эшли торган вакыт җитсә, балалар өчен яз, җәй — иң күңелле мизгелләр.

Табигать балаларын җылы кочагына ала, хәтта күлмәк-чалбар да кирәк түгел. Әтиләренең кара сатин чалбар балагыннан, яисә иске күлмәк итәгеннән әниләре тегеп биргән озын балаклы трусик та җитә. Балалар кара көзгә кадәрле, аякларда «чебиләрне кычкырта-кычкырта» чабалар. Рәхәтләнеп су коеналар. Кара мунчага кермәс өчен мең дә бер хәйлә табалар.

Өстәвенә, җәй тамак туйдыра бит әле: иң элек каен суы эчәсең, аннан соң каен бөресе чәйнәп йөрисең, тал кайрысының балын ялыйсың. Әниләр телеңне йотарлык итеп балтырган һәм кычыткан ашлары пешерә. Кузгалак үсеп чыга. Каен җиләге, җир җиләге, кызыл һәм кара бөрлегән, кузгалак-витамин җыябыз дия-дия ашый иде бала-чага.

Язмыш ачысын татыган ныклы, витаминлы буын үсте ул вакытта. Алар кечкенәдән кул арасына керә башладылар. Яшүсмерләргә сугышка киткән әтиләрен-абыйларын алмаштырырга туры килде. Тормыш йөген җигелеп тартты алар. Шыр сөяккә калсалар да, корычтай нык ихтыярлы егетләр үсте. Юктан бар ясый торган, тормыш итәрлек буын үсте. Ялкаулыкны белми, баш миләре эшли торган, сугыштан соңгы җимереклекне төзәтерлек, илне күтәрерлек буын үсте. Бер кабым ризыкны да тир түгеп тапкан буын!

Ләкин бу чор балаларын саклап калган, аларны чын кеше иткән тагын бер могҗиза бар. Черек бәрәңге! Бакчалардан, басулардан туң китү белән, авылның барлык бала-чагасы черек бәрәңге җыярга чыга иде. Әниләре исә бәрәңге кәлҗемәсен бик тәмле итеп пешерә иде.

Әни аңа нәрсәләр кушкандыр, белмим, ләкин черек бәрәңге исе дә, тәме дә килми иде аннан. Колхоз җан башына йөзәр грамм он бирә иде, шуңа әвәләп табага сала иде. Мичтән алгач, кәлҗемәләрне кызыл шакмаклы ашъяулыкка төреп, тиз генә суытып ала. «Оланнарым, тәмләп ашагыз», — дип бирә. Әлбәттә, без — ир балалар тиз-тиз генә кабып йотабыз, тагын эләкмәсме дип әнигә карап торабыз. Кәлҗемәне бүлгәләп, тагын бирә. Монысын инде азлап кына кабып, тәмләп чәй эчәбез. Мин хәзер генә искә төшереп уйлап куям: әни үзе ашадымы икән? Гел «тамагым тук» дия торган иде. Юктыр… Үз өлешен дә бүлеп биргәндер… Ирексездән күзләремә яшьләр килә, — дип искә ала чал чәчле табиб Рөстәм Бакиров.

Әйе, бу язмам сугыш авырлыгын иңнәрендә күтәргән әниләр рухына дога булып барып ирешсен. Чөнки аларның саф күңелләреннән чыккан изге догалары илне коткарды, әле дә дошман явына калкан булып тора. Шөкер, әлегә ил башында сугышның коточкыч афәт икәнен аңлаган буын вәкилләре тора.

Шәхсән үзем черек бәрәңге күмәчен зур абыйның һәм әти-әниләрнең сөйләвеннән генә белсәм дә, он кушып пешерелгән бәрәңге ипиен ашамадым түгел, ашадым. Мин бик тәмле итеп хәтерлим аны. Ләкин апай сөйләгәндә күзләремнән яшьләрем тәгәрәп чыкты.

«Син, сеңелкәем, кечкенә идең шул. Шуңа тәмле тоелган ул сиңа. Ә менә минем үзәкләремә үтте ул әти калайдан ясап биргән угычта бәрәңге кырулар. Әни көнаралаш ипи сала. Гаиләбез зур: сигез кеше бит. Әби дә исән әле ул вакытта. Бер чиләк бәрәңге кырам. Бармаклар канап, тырнаклар актарылып бетә. Хәтта төзәлергә дә өлгерми иде. Андый вакытта әти мине жәлләп, бәрәңгене үзе кыра иде. Сугыштан соң туган балаларга тормыш авырлыклары байтак эләкте. Әмма син хаклы, сеңлем, пешеп чыккач та ашасаң, бик тәмле иде ул бәрәңге ипие. Ә менә суынгач, катып китә. Дөрес, әни пешергән камыр ашлары барыбер сагындыра», — диде апай, авыр хәтирәләрен эченнән бушатып.

Әйе, сугыштан соң әти-әниләр көне-төне башта «таяк”ка (эшләгән өчен хезмәт хакы түләмиләр, амбар кенәгәсенә таяк куеп баралар да ачтан үлмәслек итеп он, фураж оны бирәләр), аннан соң тиен акчаларга эшләп аякка бастырган тормыш тагын сыгылып төште.

Ни кызганыч, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кешелек тарихындагы иң авыр елга туры килде. Бөтен кешелек дөньясы аптырашта калды. Хәзер инде алдыбызда чын биологик сугыш — тагын яшәү өчен көрәшәбез. Иманым камил: бу афәтне дә җиңәрбез, Алла боерса. Туасы Үгез елы бу авыруны мөгезенә алыр да болгап атыр — күрергә насыйп булсын барчабызга да! Үзебезне, гаиләләрдә өлкәннәрне саклыйк, җәмәгать. «Кеше бәхет өчен туа, бәхет кирәк миңа да», — дип тикмәгә генә язмадым бит, олыгайгач бәхет бигрәк тә кирәк. Балаларга яшәүнең чын асылын аңлатып, эшкә өйрәтеп үстергәндә генә барлык авырлыкны җиңәргә мөмкин. Дөньяның тоткасы булган кешелеклелек, шәфкатьлелек, дус-тату яшәү, үткәннәргә һәм өлкәннәргә кадер-хөрмәт кебек төп сыйфатлар илнең сәясәтенә бәйле түгел. Түрәләргә дә бәйле түгел! Болар безнең күңел киңлеген билгели. Күңел тарайган саен адымнар кыскара бара — шуны онытмаска иде. «Ковид -19» моны ачык күрсәтте. Һәр начарлыкның яхшы ягын табып булган кебек — бу афәттән дә исән-имин котылу өчен, бердәм булырга кирәклегенә тагын да ныграк төшенә барабыз.