Остаз тәнкыйте нинди була: Нәҗип Җиһановның Әхмәт Исхакка «ачулы» хаты турында

Татарстан Республикасы Дәүләт архивларында Нәҗип Җиһановның тормыш юлы һәм эшчәнлегенә кагылышлы шактый материал бар. Кадрларны исәпкә алу буенча шәхси кәгазь документын алсак, анда автобиография, бәяләмәләр, шагыйрьләр белән шәхси язышулар да урын алган. Болар хакында архивның бүлек җитәкчесе Гүзәл Фәезова сөйләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивында Нәҗип Җиһанов турында шактый кызыклы документлар тупланган. Алар күренекле татар композиторының күпьяклы эшчәнлеген чагылдыра һәм аның тормышының һәм иҗатының яңа чикләрен ачарга мөмкинлек бирә, дип сөйләде архивның бүлек җитәкчесе Гүзәл Фәезова.

Илледән артык документ табылды, эзләү әле дә дәвам итә. Безнең алда Җиһановның кадрларны исәпкә алу буенча шәхси кәгазе ята, почмакта аның фотосы бар, монда ул партия эшчесе буларак тасвирлана, ди архив хезмәткәре.

Документта аның Казахстанда туганы, җәмгыятьтә килеп чыгышы — эшче, төп һөнәре — композитор, Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаганы, доцент исемен алганы һ.б. язылган.

1931 — 1933 елларда ул Мәскәү татар драма театрында музыкант булып эшли, 1933 — 1936 елларда Татар мәдәнияте йортында музыкаль җитәкче, ә 1945 елдан Казан дәүләт консерваториясендә музыкаль теория һәм композиция факультеты директоры һәм доцент. Әлеге документ 1952 елның 19 ноябрендә язылгана. Кадрларны исәпкә алу буенча шәхси кәгазен Җиһанов үз кулы белән тутырган.

«Безнең игътибарны бик кызыклы документ җәлеп итте. Нәҗип Җиһановның татар шагыйре, дусты Әхмәт Исхак белән язышкан хаты килеп чыкты. Композитор дустына Мәскәүдән телеграмма сала. Ул Әхмәт Исхакка „Намус“ операсы либреттосы белән шөгыльләнгәне турында хат яза, Әхмәт Исхакка „Намус“ операсы либреттосының рус телендәге тәрҗемәсен җибәрүне сорап язган телеграмма да бар», — дип Гүзәл Фәезова.

(Текстта Әхмәт Исхак язганнар курсив белән бирелә — Нәҗип Җиһанов, әсәрдән өзекләрне мисал итеп язып, ничек язарга икәнен өйрәтә).

«Кадерле Әхмәт!

Сине үзгәртеп булмый!

Без синең белән беренче акт ахырында Тимри ариясе була дип килештек, син, киреләнеп, Нәфисә дип язасың. Болай булмас, дустым. Бу — музыкаль драматургия белән бәйләнми. Кыскасы, «ачуланма» һәм миңа арияне җибәр (Тимри сценарие буенча).

Өченче картинаны әлегә язма. Сиңа сценарийны җибәргәч, аның белән эшли башларсың. Килештек!

Нинди генә әле! Сиңа үтенечем бар. Озын фразаларны нокталарсыз һәм өтерләрсез язма.

Мәсәлән: Наташа…

«Мин йөз алтмыш гектар җирдә

Йөз егермешәр пот бодай

Җыеп алу өчен быел («быел» дигән сүз бик кирәк инде)

Чулпанның» берәр бригадасын

Ярышка чакырам! — Уф! (Н.Җиһанов сүзе)

Монда укый-укый арып бетәсең, ә кешеләр җырларга тиеш. Музыкада да шулай ук нокталар һәм өтерләр бар бит.

Речитативлар язсаң, аларны кыскарак, төгәлрәк яз. Сүзеңне кабатлама. Һәр сүз үзе нәрсәнедер белдерсен иде. Мәсәлән, Сәйфи Наташага җавап бирә:

«Кем, Наташа! Синең бу теләгең

Яхшысын — бик яхшы, әлбәттә.

Ләкин синең белән ярышырлык

Бригада юк безнең колхозда.

Шулай ук болай дип тә әйтергә мөмкин булыр иде:

«Кем, Наташа! Синең теләгең

Яхшысын — бик яхшы, әлбәттә.

Ләкин ярышырлык бригада юк бездә».

Беренче хорга килгәндә, анда тәртип буталган. Аны Казанда төзәтергә туры киләчәк. Бу хордагы җитешсезлекләр, беренче чиратта, эчтәлеге ягыннан, ә икенчедән, бөтен җирдә дә ритмика килеп чыкмый.

Алга таба без Хәйдәр Әминәгә ариозо җырлаячак дип килешкән идек, ә син искечә калдыргансың, ягъни ул турыдан-туры халыкка мөрәҗәгать итә. Минемчә, киресенчә булса, яхшырак. Ул Әминәгә җырлый башласын, ә алга таба аның барысына да җырлый, дип килеп чыгарга мөмкин.

Беренче картина турында алдан яза алган бөтен нәрсә менә шул иде.

Әхмәт! Рузага килү турында уйла. Минем дачам зур, син яхшы шартларда булачаксың, ашау-эчү яхшы булачак… Август аенда кил, үкенмәссең.

Зәйнәбкә сәлам.

Нинадан сәлам. Кулыңны кысам. Нәҗип.

Адресым: Мәскәү өлкәсе, Иске Руза

Композиторлар иҗаты йорты

Дача № 9.

Җиһанов Н.Г».

«Бу хаттан без Җиһановның Исхак белән җылы, дустанә мөнәсәбәтләре булганлыгы турында әйтә алабыз», — дип сөйләде Гүзәл Фәезова.

Архивта Җиһановның «Намус» әсәренә бәйле нота кулъязмасы фрагменты да бар.

Архивка саклауга кертелгән документлардан Нәҗип Җиһанов турында яңа чыганакларны ачыклау дәвам итә.