Татарстан тарихы: Узган гасырдагы Казан сабан туеннан уникаль фотосурәтләр
Моннан 61 ел элек, ягъни 1958 нче елда Казанда Сабан туе ничек бәйрәм ителгән? “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган уртак проектын дәвам итеп, уникаль тарихи документлар белән таныштыра.
Түбәндәге фото Казан Сабан туенда 1958 нче елда төшерелгән. Фотода, күзне каплап, бауга эленгән бүләкләрне кисеп алу уены сурәтләнгән. Уйнаучыга кайчы тоттыралар. Ул бауга эленгән бүләкләрнең берсен кисеп ала икән, бүләк аныкы була. Бу уен кайбер район сабан туйларында әле дә үткәрелә.
Капланган күп белән чүлмәк вату уены. Чүлмәк вату һәм йомырка вату дөньяга яңа гомер барлыкка килүен символлаштыра. Фото Казан Сабантуенда 1958 нче елны төшерелгән.
Түбәндәге фотода су тутырылган чиләкләр күтәреп йөгерү уены сурәтләнгән. Уенның максаты – чиләкләрдәге суны булдыра алганча аз түгеп, финишка килеп җитү. Фото шулай ук 1958 нче елда Казан Сабан туенда төшерелгән.
Бу фотода торбалардан мүкәләп чыгып йөгерү уены күрсәтелгән. Бу фото да 1958 елгы.
Әлеге фото шулай ук 1958 нче елда Казан Сабан туенда төшерелгән. Фотода сурәтләнгән ярыш “Кем шешәгә салынганны беренче булып эчеп бетерә?” дип атала.
Сабан туйларга кунаклар чакыру бәйрәмнең күркәм традициясе булган. Шулай, мәсәлән, 1996 нчы елда Арча Сабан туена кунакка СССР һәм Россия дәүләт эшлеклесе, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин килә. Фотода Ельцин Татарстанның беренче Президенты, хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән. Кадрдан аңлашылганча, Борис Ельцин Сабантуй бәйрәменә килгәннәрне сәламли. Шунысы кызыклы, Борис Ельцин да, Минтимер Шәймиев кебек, татар халкының милли баш киеме – түбәтәйдән.
Бу фото 2000 нче елда Казан каенлыгында үткән Сабан туенда төшерелгән. Сабантуйда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашкан. Путин янында – Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
Ат чабышы. Казан Сабан туе. 1987 ел