Башкорстанда татар милли хәрәкәте тарихы - Илнар Гарифуллиннан күзәтү

«Татар шакмагы» дискуссион клубының чираттагы утырышында бер төркем татар галимнәре, тарихчылары, җәмәгать эшлеклеләре Башкортстандагы татар милли хәрәкәте тарихы турында сөйләште. Тарихчы, сәясәтче Илнар Гарифуллинның фәнни карашын тәкъдим итәбез.

Күрсәткечләр ник кими?

Башкортстанның 1980нче еллар ахырында барлыкка килгән татар милли хәрәкәте кызыклы феномен булып тора. Җирле республика үзлеге аңа зур тәэсир ясый, ул башка төбәкләрдәге татар оешмаларыннан аерылып тора. Башкортстанда милли мәсьәлә мәгариф яки мәдәният сораулары белән генә чикләнми, ул татар теле статусына, татар халкының иҗтимагый-сәяси хәленә кагылышлы була һәм Татарстан барлыкка килгән чорда чикләрне үзгәртеп кору белән бәйле.

Башкортстанның татар милли хәрәкәте барлыкка килүгә бәйле алшартлар 1970-1980 елларда рәсмиләштерелә. Татарлар, 1978 елда Конституциянең яңа редакциясен кабул итү нәтиҗәсендә, 1937 елда ук расланган үз телләренең дәүләт статусын югалта. Моннан тыш, 1979 елда халык саны алына. Бу чорда Башкортстанда татарлар санының документларда киметелүе күзәтелә, бу вәзгыять Башкортстан республикасында яшәгән татарларның хәленә сизелерлек йогынты ясый. Шуннан соң башка күрсәткечләр дә «аска» тәгәри.

Мисал өчен, шушы хәлләрдән соң Башкортстанда татар телендә белем алучылар саны кискен кими — 1978 елда 111 мең бала белем алса (Конституция реформасына кадәр), 1987 елда бу сан 21 меңгә кадәр кала (КПССның Башкорт АССР өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров киткәнче). Демографик күрсәткечләр уңай булуга карамастан, күрсәткеч 5,5 тапкырга кими.

Мәскәүдән килгән тикшерү

Элек татарлар тумышы белән республиканың көнбатыш өлешеннән булган очракта, карьераларын төзү өчен, мәҗбүри рәвештә башкорт булып язылса, хәзер инде аларны көньяк-көнчыгыштан килгән «чын» башкортлар алыштыра башлый. Бу партия-идарә өлкәсендә дә, мәдәният юнәлешендә дә күзәтелә.

Татарларның протест белдерүләре игътибарга алынмый, хатлары КПССның башкорт өлкә комитетына, Мәгариф министрлыгына һ.б. шул сәясәтне башкарган оешмаларга тикшерүгә җибәрелә. Үзгәртеп кору еллары башлану белән хәл үзгәрә. 1987 елда КПССның башкорт өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров һәм идеология буенча секретарь Таһир Ахунҗанов вазифаларыннан азат ителә. Моның төп сәбәбе — башкортлаштыру һәм татар халкы тарафыннан аңа каршы тору, шушы сәбәп аркасында республика җитәкчелеге вазифасыннан алына.

Мәскәүдән комиссияләр килеп тикшерү үткәргәннән соң, башкортлаштыру сәясәтенең барлык фактлары раслана һәм рәсми рәвештә игълан ителә. «Башкортлаштыру» термины дигәндә, беренче чиратта, Башкортстанның татар этник җәмәгатьчелеге вәкилләренең республика халкы структурасында башкорт этносы өлешен ясалма рәвештә арттыру максаты белән, ассимиляция сәясәте күз алдында тотыла.

Татар оешмалары Башкортстанда иң беренче милли оешмалар була. 1988 елның 8 мартында беренче татар оешмасы — Г.Ибраһимов исемендәге Татар мәдәниятен яратучылар клубы барлыкка килә. 1989 елның гыйнваренда — БАССРның татар иҗтимагый үзәге булдырыла. Шулай итеп, беренче башкорт оешмасы — «Ак тирмә» башкорт мәдәнияте клубы 1989 елның маенда гына, ә «Урал» беренче иҗтимагый-сәяси оешмасы 1989 елның ноябрендә генә барлыкка килә.

Бу оешмалар башкорт өлкә комитеты ярдәме белән татар милли хәрәкәтенә каршы җавап буларак оеша. Әлеге тезисны шулай ук берничә чит ил тикшеренүчеләре дә яңгырата. Бу — ачык рәвештә татарларның, халыкның башкорт өлешеннән аермалы буларак, «совет милләте» төзелеше сәясәтеннән дә, «башкортлаштыру”дан да икеләтә изелүен күрсәтә.

Ни өчен Башкортстанда татар теле дәүләт теле буларак кабул ителми?

Татар милли хәрәкәтенең төп максаты булып, татар теленә дәүләт статусын кайтару тора. Уфа татарлары 1990 елның сентябрь-октябрь айларында Уфа шәһәренең Совет мәйданында бөтен татар милли хәрәкәте тарихында беренче тапкыр сәяси ачлык оештыра, алар Башкортстанның суверенитеты турында Декларация текстында өч дәүләт теле — татар, башкорт һәм рус телләре турындагы пунктны язуны таләп итә.

Татар мәктәпләрен торгызу, республика шәһәрләрендә татар мәктәпләрен ачу, татар профессиональ театрларын, телевидениедә һәм радиода яңа массакүләм мәгълүмат чараларын, татар редакцияләрен булдыру бурычлары да куела. 1988 елдан башлап 20 ел дәвамында, Башкортстанның аерым татар язучылары берлеген төзү омтылышлары ясала. Бу татар язучыларының совет чорында татар телендә басыла алмавы һәм башкорт телле язучыларга әверелүләре белән аңлатыла. Советлар союзыннан соңгы чорда рәсми рәвештә шушы дискриминация бетте дип әйтергә мөмкин, ләкин бүгенге көнгә кадәр дә татар әдәбиятчыларының әсәрләре бик аз күләмдә бастырыла.

Милли мәсьәлә акрынлап башка өлкәләргә дә үтеп керә. 1990нчы еллар башында БАССР Югары Советында татар фракциясен оештыру омтылышы була. Ул республика парламентында татарлар күпләп яши торган урыннарда урнашкан нефть районнарының вәкиллегенә ихтыяҗ буларак оештырыла. 1992 елда республиканың шәһәр һәм район Советы татар телен дәүләт теле буларак язу таләбе белән чыгыш ясый. Бу — татар милли хәрәкәте таләбенә ышаныч бирә, чөнки Совет депутатлары Башкортстанда яшәүче татар халкының законлы вәкилләре дә була.

«Ык — Берлин дивары елгасы»

Шул ук вакытта 1992 елда Башкортстан һәм Татарстан чигендә «Ык — Берлин дивары елгасы» акциясе уза. Ул ике республика арасында ясалма төзелгән чик аермасын символлаштыра, шуның нәтиҗәсендә татарлар ике төбәккә бүленә.

Ягъни 1990нчы еллар башына татар милли хәрәкәте Башкортстанда мөһим эчке сәяси факторга әверелә. Милли фактор төрле сайлауларда хәлиткеч роль уйный башлый. Башкорт хакимияте элитасы һәм башкорт милли хәрәкәтенең татар теленә дәүләт статусын кайтарырга теләмәве аркасында, Башкортстан Конституциясен кабул итү берничә мәртәбә кичектерелә. Әмма ул 1993 елның декабрендә кабул ителгәннән соң да анда дәүләт телләре статусы билгеләнелми. Телләр турындагы канун, ахыр чиктә, 1999 елда гына, күпчелек милли республикалардан соңрак кабул ителә.

Татар милли хәрәкәтенә иң зур бәрелү 1993 елда, демократик яктан сайланган Советлар таркалганда ясала. Шуннан соң барлык дәрәҗәдәге сайлаулар Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге республика хакимияте тарафыннан контрольдә тотыла башлый.

Татар милли хәрәкәте закон чыгару һәм җирле үзидарә дәрәҗәсендә йогынты ясау мөмкинлегеннән ваз кичә. Мортаза Рәхимов башкорт милли хәрәкәтен үз таянычы итеп сайлый. Ул башкорт милләтен төзүгә йөз тота, башкорт тарихи мирасын популярлаштыруга таяна.