Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стоматолог: «Токсикоз кичереп күтәргән баланың тешләре нык булмый»

Бер табышмак әйтәм, тыңлагыз. Ул кешегә бары тик 2 генә тапкыр бушлай бирелә, калганнары түләүле - ул нәрсә? Теш ул! «Күзгә-сүз» тапшыруының бу атна чыгарылышында әнә шул бушка бирелә торган тешләр, дөресрәге, балалар тешләре турында сөйләштек.

news_top_970_100
Стоматолог: «Токсикоз кичереп күтәргән баланың тешләре нык булмый»

Кунагыбыз – Казан әниләренең бәяләмәләре буенча иң күп тавыш җыйган балалар стоматологы, медицина университеты укытучысы Равилә Саматова.

  • «Күзгә-сүз» – «Интертат» аккаунтында туры эфирда бара торган проект. Ул һәр атна пәнҗешәмбе көнне 12.00дә эфирга чыга. Редакциягә атна саен бер белгеч кунакка килә. Аңа булган сорауларны сез атна дәвамында юллый аласыз.

Равилә Зиннуровна, укучыбыздан килгән беренче сорау. «Балаларның тешләре карала, кариес түгел. Югары кислоталылык нәтиҗәсе, диләр. Кайбер табиблар моны «начар» ди, кайберләре, киресенчә, «тешләрне саклый» ди. Балаларның теше ни өчен карала?»

Бу каралу «налет присли» дип атала. Аның берничә сәбәбе бар. Беренчесе, баланың авызында бактерияле микрофлора бар, алар тешне буяп, кара төскә кертергә мөмкин. Шулай ук ашказаны-эчәк трактында проблемалар булса да тешләр карала. Күп очракта баланың ашказаны согының әчелеген тикшертергә дә җибәрәбез. Өченчедән, әни кеше бу бала белән авырлы чакта тимер препаратларын күп эчеп, балада тимер артык булса да, тешләр карала. Дүртенчедән – гигиена. Тешләрне дөрес чистартмау да тешләр каралуга сәбәпче була ала. Йогышлы чирләр белән авыру, иммунитет кимү дә тешләр каралуга китерә. Әлеге утырым (налет) 1-3 яшьтә күренә. Үсә барганда йә ул үзе бетә, йә стоматологлар тарафыннан чистартыла. Бу утырым тешләрне берничек тә саклый алмый. Налет кабатланган саен чистартырга кирәк.

«Баланың алгы сөт тешләре уалып коелып төште. Моның сәбәбе нидә икән?»

Бу – еш очрый торган проблема. Теш уалуның беренче сәбәбе – генетика. Әгәр әти-әни, әби-бабайларның тешләре начар булса, ул балага да күчә. Икенчедән, йөкле чакта булачак әни гади ОРВИдан башлап йогышлы чирләр белән авырса, токсикоз кичерсә, барысы да туачак баланың тешләренә тәэсир итә. Теш уалып коелу – кариесның соңгы дәрәҗәсе.

Бала көтүче барлык әниләргә шуны әйтәсем килә: йөклелекнең 7нче атнасында тешләр формалаша башлый. 7 атналык чакта сөт тешләре белән бергә төп тешләр дә формалаша. Шушы чорда әни кеше авырса, токсикоз һәм стресс кичерсә, болар барысы да баланың киләчәктә теш проблемасы булу-булмауга йогынты ясый. Өченчедән, гигиена. Балага беренче теш чыгуга теш чистарта башлау зарур. Әгәр әти-әниләр сабыйларының тешендә нинди дә булса үзгәрешләр күрә икән, «бу – сөт теше генә» дип кул селтәргә түгел, табибка күрсәтергә кирәк.

«Тешләр ныклы булсын өчен сөт ризыклары ашарга кушалар. Минем балага сөт ашарга ярамый. Тешләрен ничек ныгытырга?»

Кальций сөттә генә түгел, аны бик күп төрле ризыктан алырга була. Әйтик, кәбестә, көнҗет, балык та кальцийга бай. 1 стакан кәбестә – көнлек кальций нормасы. Әгәр сөт эчәргә ярамаса, макро-, микроэлементларга, витаминнарга бай башка ризыклар да ашарга ярый. Шулай ук профилактика да зарур. Теш табибы теш пастасы һәм башка гигиена чараларын индивидуаль сайларга тиеш.

Сөткә кире әйләнеп кайтсак, кибет киштәләрендәге сөт ризыклары гына тешне саклап кала ала, дип әйтә алмыйм. Минемчә, иң яхшысы – авыл сөте.

Йөкле вакытта әнинең нәрсә ашавы баланың булачак тешләренә тәэсир итәме?

Әни кеше бала көткәндә витамин һәм микро-, макроэлементларга бай туклануга күчәргә тиеш. Йөкле вакытта ике кеше өчен ашарга тиешсең, диләр. Булачак әнигә ике кеше өчен һәм икеләтә файдалырак ашарга зарур. Әни кеше токсикоз кичерсә дә, баланың булачак тешләренә йогынты ясавын онытырга ярамый. Токсикоз ул – организмның агулануы кебек. Нәкъ шул чакта баланың тешләре минераллаша башлый. Токсикоз белән күтәргән күпчелек балада гипоплазия дигән авыру очрый. Ул – тешләрдә ак таплар була. Бу – витаминнар җитмәүдән, эмальнең җитлекмәвеннән килеп чыга.

«Улыма 2,8 яшь. Күп тешләре бозылып, череп беткән. Наркоз белән дәваларга дип уйлыйбыз. Бәя ягыннан шактый кыйммәт, әмма башка чара юк, бер урында тик кенә утырып тора белми. Наркоз белән дәвалауга сезнең фикерегезне ишетәсе килә».

Берничә тешне берьюлы наркоз белән дәвалау практикада шактый еш очрый. Минем фикер: наркозның наркоз булуын онытмасагыз иде. Бала белән сөйләшеп, аңлатып, табиб белән таныштырып, традицион юл белән дәвалап карарга кирәк. Баланың психик тайпылышлары булса, аны табиб креслосына берничек тә утырту җае булмаса гына, наркоз белән дәвалау турында уйланырга була.

Сез Казан әниләренең иң яраткан стоматологы буларак, баланы ничек үзегезгә ияләштерәсез?

Минем үз методикам бар. Приемга язылган пациентның әти-әнисе белән шалтыратышып сөйләшәм. Балага беренче юлы дәваларга түгел, танышырга гына барабыз, дияргә кирәк. Килсен, уйнасын, карасын. Театр гардеробтан башлана, дигән кебек, яхшы теш дәвалау ул администратордан башлана.

Алар баланы елмаеп, ышаныч уятып кабул итәргә тиеш.

Тавышлы дәвалау аппаратын мин тузан суырткыч белән чагыштырам. Зур пылесос күрмәгән, робот пылесосны гына белгән балаларга бу аппаратны «бал корты» дим. Тузан суырткыч белән микробны себереп алам, дип, уен формасында эшлибез. Әти-әниләргә алдан әйтеп куям: баланы «берни булмый, авыртмый» дип алдарга ярамый. Шулай ук мәҗбүриләп алып килеп, креслода ике куллап тотып, авызын ачтырып дәвалау курку гына түгел, тотлыгуга да китерергә мөмкин. Әгәр балага кичекмәстән ярдәм кирәкми икән, мәҗбүри теш дәвалауга мин каршы.

«Тешләрне турайтканда барлык сөякләр дә үзгәрә, дигән сүз дөресме? Тешләремә брекет кияргә уйлыйм, шундый сүз ишетеп сагаеп калдым»,

Дөрес. Безнең сөякләр, скелетыбыз тешләр белән бәйләнештә. Кеше бөкрәеп йөрсә, туры утырмаса, умыртка баганасында үзгәрешләр барлыкка килә. Бу үзгәрешләр казналыкка да йогынты ясый. Шуңа күрә әгәр тешләрне тигезләргә уйлыйсыз икән, ортодонт белән генә түгел, остеопат белән дә эшләргә кирәк. Безне юкка гына туры утырырга дип өйрәтмәделәр. Туры утырсаң, казналык та турая.

«Баланың селкенгән сөт тешен үзебез тартып алу дөресме яки врачка барыргамы?»

Тешнең төшүе – физилогик күренеш. Әгәр ул селкенеп үзе төшсә, бик яхшы. Кайбер балалар аны, сизмичә, йотып та җибәрә. Ә инде селкенеп торган тешне тартып алырга ярамый. Чөнки ул – нинди генә булса да яра, аннан кан саркый. Ә яралы урын инфекциягә тиз бирешә. Иң яхшысы – табибка барып алдырту.

«Балаларның тешләрен конфет боза, анысын беләбез. Тагын нинди ризыклар тешкә начар тәэсир итә?»

Газлы сулар, пакетлы соклар, углеводлы ризыклар – эмальнең чын дошманнары. Сокны шулай ук трубка аша эчерергә дә тырышмагыз. Печенье, кекс, ипи һәм башка камыр ризыклары да тешкә сыланып кала. Боларны ашаганнан соң, тешкә зыянын киметү өчен, авызны чайкарга яки тешләрне чистартырга кирәк.

Балаларны теш чистартырга ничек өйрәтергә?

Беренче теш чыгуга, бала белән кибеткә барып, үзе ошаткан щетка сайлап алабыз. Бу яшьтә аңа әле паста кирәкми, чөнки ул аны йота. Теш пастасын 2-3 яшь тирәсендә куллана башларга була. Аны ул вакытта да борчак зурлыгында чыгармагыз, щеткага сылап кына кую да җитә.

Тешне уен формасында чистартабыз. Үз балаларыма: «Менә монда бер көчле щетка килде, карыйк әле, нинди микроблар бар икән, әйдә, без аны себереп алыйк әле», – дип өйрәттем. Пациентларыма да шулай киңәш итәм.

Сагыз балалар тешләренә ничек тәэсир итә?

Балага сагыз бөтенләй дә кирәкми. Сораган очракта да, 5 минуттан артык чәйнәтмәгез. Сагыз ул селтеле балансны яхшырта. Шуннан соң аның кирәге юк.

Сагыз тештәге пломбаны куптара, дигән сүз – мифмы, чынбарлыкмы?

Сагыз чәйнәүдән пломба төшү очракларын ишеткәнем юк. Ультрафиолет белән катыра торган пломба бар, химик ката торган пломба бар, аны салгач, 2 сәгать ашарга ярамый. Алар составлары ягыннан аерыла. Хәзер пломбалар бик яхшы, нык.

«Теш белән проблемалар әнидән балага күчә аламы? Әнисендә казна авыртуы булса, тешләре еш бозылса, бу – балага куркыныч тудырамы?»

Күчә ала, бу – генетика дип атала. Тагын шуны әйтергә кирәк: төрле кешенең авыз микрофлорасы төрле. Күп очракта идәнгә төшеп киткән «пустышка»ны әни кеше авызына кабып «чистарта» да балага бирә. Яки үз кашыгыннан, тагын да яманрагы – авызында ваклап ашата. Бу вакытта әни кешенең теш проблемалары балага күчә.

«Сөт тешләрен дәваларга кирәкме-юкмы? Алар – төшә торган тешләр бит инде. Дәваламасаң, алар төп тешләргә йогынты ясыймы?»

Әйе, дәваланмаган сөт тешләре төп тешләргә зыян китерә ала. Дәваланмаган теш ул – кариеслы, черек теш. Тиздән алар авырта башлый, үлекләргә дә мөмкин. Шунысын онытмагыз, сөт тешләре астында төп тешләр качып ята. Менә шул төп тешләргә инфекция төшсә, төп теш чыкканда ук начар булып чыга, дигән сүз. Кайбер вакытта проблемалы сөт теше астындагы төп теш бөтенләй югала. Аннары пациентлар: «Нигә миңа теш чыкмый калды икән?» – дип йөри башлый. Вакытында дәваламыйча, алдырган сөт теше урынында нәрсә була? Табигать бушлыкны яратмый. Шуңа күрә тешләр урыннарыннан күчә һәм кәкре-бөкре булып чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100