Тешләрне югалту һәм чәйнәү функциясе бозылу деменция куркынычын арттыра. Бу хакта стоматолог-ортопед, медицина фәннәре докторы Самвел Апресян сөйләде, дип яза «Радио 1» сайты.
Белгеч сүзләренчә, соңгы елларда стоматологлар арасында авыз куышлыгы авырулары һәм когнитив тайпылышлар, шул исәптән Альцгеймер авыруының югары куркынычы бәйләнеше турында фикер алышулар арта. Тешләрне югалту һәм чәйнәү начарлану когнитив функцияләр кимү һәм деменция белән, бигрәк тә өлкән кешеләрдә һәм тиешле факторлар булганда зуррак куркыныч белән ассоциацияләнә, дигән табиб.
Стоматолог аңлатканча, чәйнәү ризыкны механик юл белән ваклау гына түгел. Ризык чәйнәгәндә үзәк нерв системасы чәйнәү мускуллары рецепторларыннан, пародонттан, авыз куышлыгының лайлалы тышчасыннан сигналлар ала, бу исә, уку һәм хәтер өчен җаваплы нейрон челтәрләрен активлаштыра.
Тешләрне югалту һәм чәйнәү функциясе бозылу әлеге стимуляция күләмен киметә, һәм ул баш миенең нейропластиклыгына һәм функциональ активлыгына тәэсир итәргә мөмкин. Ул чәйни торган моляр һәм премоляр тешләрне югалту аеруча начар булуын әйтте, чөнки әлеге тешләр ризыкны яхшылап чәйнәүдә төп рольне уйный.