Стоматолог Константин Логинов тешләргә иң нык зыян салучы ризыкларны атады. Антирейтингка күмәчләр, бутербродлар, туңдырма, пирожныйлар һәм кофе кергән.
Төп проблема — көн дәвамында еш капкалап алу. Бигрәк тә гади углеводларга бай булган йомшак һәм ябышкак баллы ризыклар зыянлы. Алар селәгәйнең кислоталы-селтеле балансын (pH) төшерә һәм бактерияләр үрчү өчен иң уңайлы шартлар тудыра. Нәтиҗәдә деминерализация процессы башлана — теш эмале җимерелә.
Нишләргә соң? Капкалап алган саен яки бер чынаяк кофе эчкәннән соң шунда ук теш чистартырга ашыгырга кирәкми. Авызны гади су белән генә чайкап алу яки ирригатор куллану да җитә. Бу авыз куышлыгын сакларга ярдәм итә, дип яза «Челнинские известия».