Стилист Кадрия Ибраһимова: «Татар хатын-кызлары элек-электән зәвыклы киенгән»
Кадрия Ибраһимова – стилист. Ул хатын-кызларны зәвыклы киенергә һәм үз-үзләрендә ышаныч табарга өйрәтә. Аның белән без һөнәренең асылы, эш фәлсәфәсе һәм стильнең кеше тормышына йогынтысы турында сөйләштек.
Стилист һөнәренә ничек килдегез?
Матурлыкны күрә белү, мөгаен, нәселдән киләдер. Үз чорлары өчен әбием дә, әнием дә бик зәвыклы киенгән. Дефицит заманнарында әнием үзенә киемнәр теккән, чит илләрдән кием алып кайтырга тырышкан. Мине дә кечкенәдән матур итеп киендерде.
Мәктәптә укыганда сәүдә үзәкләрендә йөрергә ярата идем. Иптәш кызларым да: «Әйдә, синең белән барыйк әле, син күрә беләсең», – дип, кием сайларга ияртә иделәр. Хәзер кызык яңгырый, ләкин бу сәләтемнең билгеләре булган, күрәсең.
Мин юристка укыдым, һәм бу кызыксынуым берникадәр онытылды. Әмма декретка чыккач, хатын-кыз киемнәре белән шөгыльләнә башладым: онлайн-кибет ачтым. Миннән кием алган кешеләр: «Мине тулысынча киендер әле», – дип сорый башлады, гардеробларын карауны сорадылар. Шунда мин аңладым: бу эш миңа бик ошый, мин моны хәтта бушка да эшли алам.
Шуннан соң стилистлар өчен ике мәктәптә укыдым. Практик тәҗрибәмне теория белән ныгытып, әкренләп эшли башладым. Хәзер мин бу өлкәдә дүрт ел эшлим. Эшем күңелемә бик ята, хатын-кызларны бәхетлерәк итүемне тоям. Рәхмәт сүзләре дә күп ишетәм.
«Шкаф тулы, ә кияргә кием юк»
Нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?
Иң киң таралганы – шкаф тулы, ә кияргә кием юк. Моның сәбәпләре төрле: киемнәр бер-берсенә яисә кешенең яшәү рәвешенә туры килми, актуаль түгел.
Эшне башлар алдыннан мин һәрвакыт хатын-кызлардан: «Син үзеңне ничек күрергә телисең?» – дип сорыйм. Алар миңа якынча образлар булган ун фоторәсем җибәрә. Бу безнең карашлар, кыйммәтләр туры килүен, килмәвен аңлау өчен кирәк. Моңа кадәр гел туры килде.
Шуннан соң аның гардеробын карыйбыз.
Моның өчен клиентларның өенә барасызмы?
Башка шәһәрләрдә яшәүчеләр фотосурәтләр җибәрә яки «видеозвонок»тан шалтырата. Казан тирәсендәгеләргә, мөмкин булса, үзем барырга тырышам, чөнки тере аралашуны бернинди экран да алыштыра алмый.
Гардеробны караганда, мин стилистика кагыйдәләрен аңлатам: нәрсәне нәрсә белән кияргә, кайсы киемнәр инде актуаль түгел. Киемнәрнең бер өлешен ташларга, сатуга куярга була, ә кадерле истәлекле әйберләрне саклап калабыз. Мәсәлән, никах күлмәге – андый киемнәр өчен аерым урын булдырабыз.
Аннары кирәкле киемнәр исемлеген төзибез һәм шопингка чыгабыз. Ул офлайн да, онлайн да булырга мөмкин.
«Матур һәм сыйфатлы итеп киенеп була – урыннарын гына белергә кирәк»
Клиентлар төрле бюджет белән киләме?
Әйе. Һәрвакыт кешегә туры килә торган сегментны карыйбыз. Һәрберсендә дә матур һәм сыйфатлы итеп киенеп була – урыннарын гына белергә кирәк. Онлайнда күпкә бюджетлы вариантлар табарга мөмкин.
Арзан кием гел начар була дигән сүз түгел. Кыйммәтле кибетләрдә дә сыйфатсыз кием очрарга мөмкин. Иң мөһиме – тукымасын карарга кирәк.
Стиль архетиплары дигән төшенчә бар. Мәсәлән, эзләүче, герой, иҗатчы һәм башкалар. Сез архетиплар белән эшлисезме?
Мин кешеләрне архетипларга бүлүгә каршы. Һәр кеше – уникаль. «Син шушы архетипка керәсең, мәсәлән, сиңа соры төс килешми», – дип әйтү дөрес түгел. Бәлки сиңа сорының башка төре кирәктер. Образ дөрес төзелгән очракта, теләсә кайсы төс кешегә килешә ала.
Кеше тормышында төрле рольләрдә була: эшкә барганда – ул «герой», романтик очрашуда – «иҗатчы», сәяхәттә – «эзләүче».
Үз стилеңне табу мөһимме?
Кешене без иң элек тышкы кыяфәте буенча каршы алабыз. Бу элек-электән шулай килгән һәм шулай калачак. Кешенең образы аның турында күп нәрсәне сөйли. Шуңа күрә тышкы кыяфәткә, пөхтәлеккә игътибарсыз калырга ярамый.
Стилист белән эшләгәннән соң кешеләрнең тормышлары үзгәрәме?
Стилист – ул бераз психолог та. Чөнки ул һәрвакыт кеше белән аралаша. Кешеләр үз проблемаларын сөйли, күпләренең гәүдә белән бәйле комплекслары бар. Мин аларга үзләрен башка яктан күрергә ярдәм итәм. Кайбер клиентларым берничә айдан, хәтта еллар үткәч тә рәхмәт әйтә. «Мин үземне ярата башладым», – дип язалар. Матур итеп киенәләр, үзләренә игътибар бирә башлыйлар, бизәнәләр. Блогымда да матурлыкны күрсәтергә, хатын-кызларны илһамландырырга тырышам.
Күп хатын-кызлар кием сайлаганда иренең яки әнисенең фикеренә таяна. Әмма иң беренче чиратта хатын-кыз үзен, үзенең эчке хисләрен тыңларга тиеш. Мин аларны үзләренең хисләренә таянырга өйрәтәм.
Фото: © Кадрия Ибраһимованың шәхси архивыннан
Образлар тудырганда ниндидер принципларыгыз бармы?
Һәр стилистның үз фәлсәфәсе бар. Минем өчен ул – аңлы куллану, вакытка яисә чорга бәйләнмәгән кием һәм нәфислек.
Аңлы куллану – ул күп әйбер җыймау дигән сүз. Киемгә карап, аның ун ел элек яки бүген алынганын аңлап булмаска тиеш. Ул трендлардан тыш, сыйфатлы, актуаль фасонлы булырга, яхшы утырырга тиеш. Шул очракта кием кешегә озак еллар хезмәт итәчәк.
Нәфислек ягыннан караганда, мин хатын-кызны матур һәм зәвыклы итеп киендерергә, бизәргә тырышам. Спорт стилe миңа якын түгел. Һәм, гадәттә, миңа охшаш кыйммәтләре булган хатын-кызлар мөрәҗәгать итә дә.
Кыска вакытлы трендларны сатып алырга киңәш итмим. Озын трендларга игътибар бирергә кирәк. Мәсәлән, көрән төс, каурыйлар, тукымада леопард рәсеме – болар озын трендлар. Мондый әйберләр берничә ел рәттән актуаль булып кала. Кулланыштан китсә дә янәдән әйләнеп кайта.
Кыска трендлар бер тапкыр гына модага керә һәм башка кире кайтмый. Бу экологик яктан да бик дөрес түгел. Күп очракта мондый трендларны блогерлар чыгара.
«Ир-атлар өчен дә этника акрынлап модага керә»
Бүгенге көндә күпләрдә охшаш образлар күрергә мөмкин. Күпләр мода буенча киенә, ләкин үзләренең аерыла торган стильләре юк кебек. Сезнеңчә, безнең хатын-кызлар стильле киенә беләме?
Социаль челтәрләр барлыкка килгәч, бөтен дөнья бертөрле киенә башлады. Бер яктан караганда, бу – плюс: хәзер һәркем матур һәм актуаль киенә ала, чикләр юкка чыкты. Ләкин икенче ягы да бар. Әйтик, көрән төс модага керсә, барысы да шул төскә күчә. Әмма мин андый мисаллар күрсәм, ул кешеләргә «Менә бит, замана белән бергә атлый, трендларны күзәтә», – дип сокланып карыйм.
Гомумән алганда, татар хатын-кызлары элек-электән зәвыклы киенгән. Алар озын итәкле күлмәкләр кигән, бизәнү әйберләре таккан, чәчләренә чулпылар беркеткән, матур яулыклар япкан.
Бу традицияләрнең кире кайтуы мине бик шатландыра. Хәзер татар стилизациясе күтәрелеш чорын кичерә. Кеше үз тамырларына кайта, милләте белән горурлана. Сабантуйларда, мәҗлесләрдә моны ачык күрергә була – күпләр образларына милли детальләр кертергә тырыша, озын күлмәкләр сайлый. Мәсәлән, Төмәндә яшәүче апаларым Казаннан милли бизәкле футболкалар алып китәләр һәм Себердә горурланып кияләр, башкаларга күрсәтәләр.
Милли элементлар куллану хәзер модада, һәм күпләр бу озакка сузылган трендның бер өлеше булырга тели. Татар дизайнерлары да әлеге юнәлеш югалмас дип өметләнә, чөнки татар мәдәниятен саклау бик мөһим.
Бүген маркетплейсларда милли бизәкле киемнәр һәм аксессуарлар киң тәкъдим ителгән. Шулай ук татар стилизациясе белән киемнәрне Казанда кибетләрдә табарга мөмкин.
Заманча образда татар стилизациясен ничек дөрес итеп кулланырга?
Көндәлек тормышта бер-ике деталь дә җитә. Мәҗлескә барганда милли элементларны күбрәк тә өстәргә мөмкин.
Үзегез нинди детальләр кулланасыз?
Мин үзем алкалалар, түбәтәйләр, чигүле каешлар яратам.
Фото: © Кадрия Ибраһимованың шәхси архивыннан
Ир-атлар үз образларында нинди милли элементлар куллана ала?
Узган җәй, мәсәлән, урамда түбәтәй кигән егетләрне күп күрдем: кемдер классик түбәтәй сайлый, кемдер – докер. Бизәкле футболкалар, жилетлар да очрый. Бу – «база» стиле түгел, әмма бик аутентик күренә.
Төрле мәҗлесләргә барганда иҗатка урын күбрәк. Милли стильдә тегелгән костюмнар, читекләр һәм бизәкле күлмәкләр киеп була.
Ир-атлар өчен дә этника акрынлап модага керә. Аларның да кием аркылы үзләренең милләтен күрсәтәсе килә. Әмма алар өчен бу юнәлеш әлегә бик киң таралмаган. Минемчә, ир-атларга моны кабул итү өчен күбрәк вакыт кирәк.
Стилист буларак ир-атлар белән эшлисезме?
Әйе, ир-атлар белән дә эшлим. Гадәттә, алар миңа хатыннары белән мөрәҗәгать итә. Без шопингка да бергәләп чыгабыз.
Ир-атларга «old money» стилен тәкъдим итәм. Ул ун елдан соң да актуаль булып калачак. Ир-атларга кыска трендлар кирәк түгел.
Кем белән эшләү җиңелрәк – хатын-кызлармы, ир-атлармы?
Ир-атлар, гадәттә, бик конкрет. Аларга тиз һәм нәтиҗәле эш булуы мөһим. Күпчелек очракта без офлайн-шопингка чыгабыз, чөнки ир-атка бер очрашуда, 3 сәгатьтә проблеманы хәл итү кирәк.
Хатын-кызлар күбрәк шикләнә. Аларның сайлау мөмкинлеге дә күбрәк, образлар да төрле, шуңа күрә икеләнүләр дә арта. Ир-атлар исә, киресенчә, тизрәк карар кабул итә. Аларга вариантлар азрак, һәм бу алар өчен эшне җиңеләйтә.
«Стиль – ул реаль тормышыңның чагылышы»
Үз стилеңне ничек табарга?
Сынап карарга, төрле образлар белән эксперимент ясарга кирәк. Иң мөһиме – карап өйрәнү. Без укыганда да мисаллар белән өйрәнәбез.
Стиль – ул реаль тормышыңның чагылышы. Үз стилеңне бер таптың да, гомер буе шул ук булып кала дигән сүз түгел. Тормыш үзгәрә, рольләр алышына. Бүген син офис хезмәткәре, бераздан әни. Әгәр син офис хезмәткәре икән, киемең дә статуска туры килергә тиеш. Әни булсаң, кием уңайлы, шул ук вакытта стильле дә, табигый тукымалардан тегелгән булуы мөһим. Ә студентлар, гадәттә, трендларны күбрәк ярата: алар өчен уңайлылык, арзанрак кием мөһимрәк.
Һәр тормыш этабының үз кием җыелмасы бар. Шуңа күрә гардеробны үз тормышыңның чынбарлыгына яраклаштырырга кирәк.
Җавапларыгыз өчен рәхмәт!