Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Стерилизованное", "топленое", "пастеризованное" - сөт алучыга киңәшләр һәм алдакчы җитештерүчеләр исемлеге

Ни өчен сөт кабында «ультрапастеризованное» дигән язуны эзләргә кирәк? Сөт суыткычта ничә көн саклана? Кемнәр "чын" сөт сатмый? Бу сорауларга җавапны Татарстан кулланучылар берлеге белән бергәләп эзләдек.

news_top_970_100
"Стерилизованное", "топленое", "пастеризованное" - сөт алучыга киңәшләр һәм  алдакчы җитештерүчеләр исемлеге

“Ультра” пастеризацияләнгән сөт кай ягы белән яхшырак?

Кибеттә сөт сайлаганда аның нинди ысул белән эшкәртелгәнен карарга кирәк, ди белгечләр. Савып алынган сөт кибет киштәсенә килеп эләккәнче, кайнар ысул белән бактерияләреннән арындырыла – болай иткәч, сөт ачымый һәм озак саклана. Татарстан кулланучылар берлегенең баш белгече Ираида Пурсанова аңлатып киткәнчә, хәзерге технологияләр сөтне дүрт төрле ысул белән эшкәртергә мөмкинлек бирә. 

Сөтне:

- стерильләштерәләр (стерилизованное);
- озак итеп кайнаталар (топленое);
- пастеризациялиләр (пастеризованное);
- бик югары температурага кадәр җылыталар – монысы “ультрапастеризация”.

Белгеч әйтүенчә, соңгысы – иң яхшысы, чөнки болай эшләгәндә сөттәге витаминнарның 10 проценты гына югала.

- Ультрапастеризация – ризыкны бик кайнар температурада пешекләп алу дигән сүз. Болай иткәч, сөт озак саклана, ачымый, кайнатканга караганда файдалы матдәләре дә күбрәк сакланып кала. Тиз генә кайнарлап алгач, бактерияләр шундук үлә, ә витаминнары таркалырга өлгерми. Мин сатып алучыларга һич тә икеләнми ультрапастеризацияләнгән сөт алырга киңәш итәр идем, - ди белгеч.

Россия кулланучылар сынаулары институты сайтында билгеләп үтелгәнчә, ультрапастеризация вакытында сөтне бер-ике секундка 135-150 градуска кадәр кайнарлыйлар да, шундук 4-5 градуска кадәр суыталар.

"Эчәргә яраклы" сөт, аертылмаган сөт, нормага кертелгән, гомогенланган сөт... Аермалары нидә?

Россия кулланучылар сынаулары институты белгечләре әйтүенчә, кибет киштәсендә булган бар төр сөтләр дә эчәргә яраклы (питьевое). Ни өчен сөткә "эчәргә яраклы", ягъни "питьевое" дип языла? Эш шунда - савып алганнан соң берничек тә эшкәртелмәгән сөт “чи” (сырое) дип атала. Калганнарына "эчәргә яраклы" дип языла.

Сөт кабы ярлыгында “нормага кертелгән” (нормализованное) дип язып куелган икән, моннан куркырга кирәкми. Бу искәрмә сыердан сөтне савып алганнан соң аның майлылыгы үзгәртелгән дигәнне аңлата. Чи сөт нормадан майлырак булса, аның майлылыгын киметәләр – нормадагыча, 3,2 процент, 2,5 процент итәләр, яисә 1,5 процентка калдыралар. Кирәкле майлылыкка ирешү өчен, куе сөтне мае аертып алынган, майсыз сөт белән кушалар.

Моннан кала, гомогенлау процессы да бар (гомогенизированное) – сөттәге май шарчыклары тагын да ваграк кисәкләргә ваклана – мондый сөтне организм әйбәтрәк үзләштерә.

Сөт кабында “аертылмаган сөт” (цельное) диелгән икән, димәк, сөтне җылытып, эшкәртеп алганнар, гомогенлаганнар, ләкин майлылыгына тимәгәннәр – ул савып алганда ничек булган, шул килеш калган.

Тулаем коры сөттән ясалган яки коры сөт кушып эшләнгән сөтне “торгызылган” (восстановленное) диләр. Сөт порошогын эчәргә яраклы чиста суга салып эретәләр, аннары кирәк кадәр майлылыкка җиткерерлек итеп, сөт майлары өстиләр.

Сөтнең тәме һәм төсе нинди булырга тиеш?

- Тышкы күренеше буенча сөт – үтә күренми торган сыеклык. Төсе ак, мае суыртылган сөт бераз зәңгәрсу булырга да мөмкин. Стерильләнгән сөт – аксыл-сары, кайнатылган сөт – кызгылт-сары төстә. Сөткә хас булмаган чит исләр яки тәм кергән булырга тиеш түгел. Бары бераз кына кайнаган сөт тәме килергә мөмкин, - дип аңлата Ираида Пурсанова.

Сөтнең майлылыгы 4,7 проценттан да артыграк булса, сөт өсте барлыкка килергә мөмкин. Яхшылап болгаткач, бу каймак, яңадан сөт белән катнашып, юкка чыгырга тиеш.

- Сөттә бернинди оешкан кисәкләр булырга тиеш түгел. Сузылучан да булмаска тиеш, тик бераз ябыша торган сыйфаты була. Кайчакта авыз итеп караган вакытта сөттә оешкан аксым кисәкләре очрый, ләкин бу дөрес түгел, - ди белгеч. Ираида Пурсанова сүзләренчә, сөттә аксым кисәкләре барлыкка килгән икән, димәк, кибет аны дөрес температурада сакламаган.

Ә инде сөтнең майлылыгы шик тудырса, монысын бары лаборатория шартларында гына тикшереп карап була.

Сөт кабын ачканнан соң, суыткычта күпме сакларга була?

Татарстан кулланучылар берлеге белгече әйтүенчә, сөтнең яраклылык вакыты ГОСТ белән билгеләнми, аны җитештерүче үзе куя. Сөтнең үз кабында ачылмаган килеш күпме саклануы бары аның нинди ысул белән эшкәртелүенә һәм кабының төренә генә бәйле. Тиешле дәрәҗәдә салкын урында сакланса, ультрапастеризацияләнгән сөт якынча 3 айдан алып 6 айга кадәр бозылмый.

Шунысын да истә тотарга кирәк - җитештерүчеләрнең күпчелеге сөтнең капны ачканнан соң түгел, ә ябык килеш саклану вакытын һәм тиешле температурасын күрсәтә. Болай эшләү - Таможня берлеге тарафыннан кертелгән техник кагыйдәләрне бозу. Шуңа күрә белгечләр кисәтә – ачылган сөтне бары суыткычта гына сакларга кирәк, ачканнан соң өч көн узгач ул инде яраксызга әйләнә.

Яшел Үзән сөте сынауларны бик җиңел үтте, ә “Просто молоко” калышты

Россия кулланучы сынаулары институты уздырган тикшеренүләрдә Татарстан кулланучылар берлеге дә партнер буларак катнашты. Казанда дүрт җитештерүченең ультрапастеризацияләнгән сөте сатып алынды: «Просто молоко» («Агросила-Молоко» ААҖ, Яр Чаллы), «Очень важная корова» («Зеленодольский молочноперерабатывающий комбинат» АҖ), «Красная цена» («Павловский молочный завод» ААҖ, Түбән Новгород өлкәсе), «Выбор хозяйки» («АЛЕВ» АҖ, Ульяновски өлкәсе).

Тикшереп карарга алынган сөт үрнәкләренең барысы да нигездә сыйфатлы булып чыкты. Беренчедән, сөткә үсемлек майлары кушылмаган, димәк, болар чын сөт. Җитештерүчеләр сөтнең күләмен дә дөрес салганнар, кайбер очракларда кабында күрсәтелгәннән артыграк салынганы да булган.

Татарстанда чыгарыла торган ике сөтнең берсендә бер җитешсезлек тә табылмады – бу Яшел Үзән сөт эшкәртү заводының «Очень важная корова» сөте. Кабында 3,2 процент майлылык диелгән – чыннан да шулай, ә күләменә килгәндә – ул хәтта артык, 10 мл сөтне бүләк итеп биргәннәре ачыкланды.

Калган өч җитештерүченең сөтендә төрле кимчелекләр табылды. Мәсәлән, Казанда сатып алынган “Просто молоко” сөтендә майлылык нормадан кимрәк – 3,2 урынына 2,85 процент икән. “Просто молоко”ның контроль үрнәгендә дә майлылык нормадан түбән – 3,1 процент. «Агросила-Молоко» ширкәте Россия кулланучы сынаулары институты ясаган бу нәтиҗәләр белән килешмәде һәм әлеге фактны үзләре тикшереп, нәтиҗәләре хакында белгертергә вәгъдә бирде.

Ульяновскида чыгарыла торган “Выбор хозяйки” сөтенең дә күрсәткечләре шәптән түгел. Җитештерүче ГОСТны бозган, чөнки кабында майлылыгы 3,2 процент дип күрсәтелсә дә, ул нибары 2,5 процент булып чыккан.

Түбән Новгородта чыгарыла торган “Красная цена” сөте дә беренче сынауны уза алмады – майлылыгы нормадан ким булып чыкты. Ә инде икенче һәм өченче (Россия кулланучы сынаулары институтында һәм җитештерүченең үзендә сакланучы) үрнәкләрне тикшергәч, майлылык тиешле дәрәҗәдә икәне ачыкланды.

Моннан кала, “Красная цена» һәм «Очень важная корова» сөтләрендә кулланучы өчен мәгълүмат тә тиешле рәвештә күрсәтелмәгән. Җитештерүче, техник кагыйдәләр буенча, сөт кабын ачканнан соң сөтнең күпме саклануын күрсәтергә тиеш булса да, бу сәүдә маркалары аны күрсәтмәгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100