Әстерханны кабат ком бураны басты
Биредә тузанлы җилләр еш булса да, соңгы вакытта төбәктә алар тагын да арткан.
Әстерхан өлкәсе май азагында һава торышы начарланудан интегә, биредә ком бураннары килеп чыгып тора. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Шаһитлар социаль челтәрләрдә кабат табигый бәла-каза видеоларын тарата. Кадрларда соры болыт килгәне күренә.
Биредә яшәүчеләр ком бураны фронт булып узуын, яңа районнарны басуын яза.
Бу юлы ул Икрянинский районында 10 минут чамасы булган.
19 майда илнең берничә төбәгендә ком бураны булды. Аны беренче булып Калмыкия һәм Әстерхан өлкәсе кичерде. Ком болыты төньяктан көньякка таба тоташ стена булып бара, биеклеге берничә йөз метрга җитә, аны хәтта самолеттан да күзәтәләр.
Ул вакытта Әстерханда көчле җил йорт түбәләрне куптара, электр үткәргечләрен өзә, агачларны аудара. Берничә кеше имгәнә, аларны хастаханәгә салалар, диелә хәбәрдә.
<iframe src="https://ren.tv/player/video/embed/841457#autoplay=1;" width="560" height="315" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>
https://cdn.ren.tv/cache/960x540/media/img/be/7a/be7adc9a06da7183e2a194ec9ffd31c503553ae1.jpg
- Әстерханда куркыныч ком бураны: «Аллаһы Тәгаләнең каргышы дип уйладык»