Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әстерханда куркыныч ком бураны: «Аллаһы Тәгаләнең каргышы дип уйладык»

Әстерханда моңарчы күзәтелмәгән ком бураны булган. Әстерхан татарлары «Интертат»ка куркыныч күренешнең сәбәбен экология бозылу һәм табигать үзгәрү белән дә, югары көчләрнең җәзасы дип тә аңлатты.

news_top_970_100
Әстерханда куркыныч ком бураны: «Аллаһы Тәгаләнең каргышы дип уйладык»
Гөлфия Вәлиева

«Елыйсылар килә, ахырзаманга эләктек дип уйладык»

Ком бураны башланганда Әстерханның Нариман районы Кәменный авылында яшәүче «Беренче Әстерхан» пассажир станциясе җитәкчесе урынбасары Ринат Бикчураев кыр эшләре белән мәшгуль булган.

— Ком давылын үз күзләрем белән күрдем. Ул көнне күләгәдә 37 градус эссе иде, кояш кыздырды. Алай да җил искәләп куя иде. Бервакыт җил туктады. Бу озакка сузылмады. Әти көнбатыш ягыннан нәрсәдер күреп алган да: «Янгын чыкты мәллә?» — ди миңа. Баштан төтен дип уйладык. Ул якларда урманлык та, камышлык та юк. «Каспий диңгезендә нефть скважинасы яна ахры. Төтене куе», — ди әти.

Кырдагы эшебезне дәвам иттек. «Юк, яхшы түгел нәрсәгә охшаган», — дип шикләнеп куйды әти. Җил көнбатыштан ягыннан иссә, гадәттә, яңгыр ява иде. Кара диңгез һәм Азов диңгезләреннән явым-төшем килә. Яңгыр явамы әллә, дип тә аптырашып калдык. Аннан соң тузан болыты, давылның якынлашуын чамаладык, - дип сөйләде ул.

Ком Калмыкия якларыннан килгән. Ринат әфәнде ком бураны чыгуының сәбәбен табигать үзгәрүдә күрә.

Узган елларда ачы җилләр еш исте, яңгырлар яумады, корылык иде. Әтигә 55 яшь, аның үз гомерендә мондый ком буранын күргәне булмаган. Элегрәк яңгырлар көне-төне буе явып чыга иде. Болыт килеп, бер-ике тамчы явып китсә дә сөенәбез инде хәзер.

Табигать үзгәрә. Сәбәбен өздереп әйтеп булмый, кеше йогынтысы микән? 1910 елда туган Фәридә әбием: «Бала вакытта үләннәр шундый биек була иде, хәтта атлар күренми иде», — дип искә ала иде.

Узган ел да Калмыкиядә, Әстерханда корылык булды. Калмыкиядә гадәттән тыш хәл режимы керттеләр һәм шул сәбәпле маллар асраучыларга, игенчеләргә, бакчачыларга ярдәм күрсәтелде. Корылык Әстерханның барлык районнарында күзәтелмәсә дә, ул күп урында булды. Бездә бу режим кертелмәде, ярдәмсез калдык.

Әле биш-ун ел элек кенә май аенда болынлыклар яшелләнеп бетә иде. Хәзер табигатебез кырысланды. Узган ел да корылык булды, быел да шул хәл кабатланыр төсле. Елыйсылар килә. Болай барса, сахрага әйләнербез дип уйлыйм.

Малларга ашарга үсемлек тә калмады инде. Мәсәлән, бездә мәк чәчәге үсә. Элегрәк мәк тезгә кадәр җитә иде, бөтен болын кызыл төскә керә, гөрләп үсә иде. Хәзер, адәм мәсхәрәсе, мәкнең сабагы 3-4 сантиметр озынлыкта гына, чәчәге дә кечкенә генә. Үсемлекләр башларын кысып, орлыкланырга торалар.

Икенчедән, сарык көтүен контрольдә тотмыйлар. Куйлар, сарыкларның тояклары кечкенә булгач, алар җирне казыттырып бара һәм үсемлекләрнең тамырлары чыгып кала. Куй узган җирдән үсемлек башка үсми. Тапагач, кырлар пеләшләнеп кала.

Тора-бара безнең авыл тирәсендә хәтта бархан да ачылды (бархан — даими хәрәкәттә торган комнан зур калкулык).

Очы нәрсәгә барып чыгар — билгесез. Аллаһы Тәгаләнең каргышы дип тә уйлыйбыз. Чыннан да, ахырзаманга эләктек дип уйладык. Тәрәзәләре ачык калган җирләрне ком басты. Чокырлы юлларда йөреп булмый, анда хәзер дюналар (дюна — җил нәтиҗәсендә пәйда булган комлы калкулыклар). Машиналар батып кала.

Ышанып каласы килә, табигать куандырмаса да, хөкүмәт сөендерер дип өметләнәбез. Авыл хуҗалыкларына булышырлар дип ышанып калабыз. Һава торышлары узган елларныкына әйләнеп кайтыр дип өметләнәсе килә. Ничә гасырга бер шундый хәл булып аладыр инде. Авыл картларыннан да сораштык, мондый хәлгә юллыкканнары булмаган.

«Нишләргә белмәгән кешеләргә: „Үләргә язган икән, үләчәкбез“, — дидем»

Әстерханда туып үскән татар җырчысы Рөстәм Яваев ком буранын ресторанга ашарга кергәч күреп алган:

— Мондый хәлне беренче тапкыр күрәм. Ком бураннары була инде ул, тик бу дәрәҗәдә үк түгел иде. Әстерхан далада урнашкан, шуңа күрә бездә гел җил исеп тора. Кичәге ком бураны да болай гына килеп чыкмаган — җил тузанны далалардан күтәреп, шәһәргә алып килгән.

Тузан өермәсе томан булып таралды. Дөньялар караңгыланды, күктә кояш сүнде, инде яңгыр башланыр дип уйладык. Яңгыр яумады, ләкин бик көчле җил купты, исән калырбыз микән дип, кот чыкты. Билгесезлектән нишләргә белмәгән кешеләргә: «Үләргә язган икән, үләчәкбез», — дидем. Микро-апокалипсис булды бу.

Ком, тузан, пычрак очу нәтиҗәсендә кешеләрнең башлары авырткандыр дип уйлыйм. Тузан авызга, колакка, күзгә керә бит ул. Бездәге ком бураны кешеләрне очыртырлык дәрәҗәгә җитмәгән иде.

Шушы ком хәтта кояш яктылыгын да каплап алды. Цунами якынлашкан кебек булды. Шәһәрдә ком бураны 20 минутлап торды, аннары тирә-як ачылды, җилләр тынды. Мәскәүләрдән шалтыратып бетерделәр, исәнме син, дип сорыйлар. Ник, без исән булмаска тиешмени? Шөкер, барлык кешеләр дә сау-сәламәт.

Аллаһы Тәгалә ком буранын болай гына җибәрмәгәндер, без экологиягә, табигатькә булган мөнәсәбәтебез турында уйланырга тиеш. Катаклизмнар тик торганнан гына барлыкка килми. Без бу җирдә ком тузаны гына, табигать безне бер мизгелдә юкка чыгара ала. Цунами катырак булса, бөтен биналар җимерелер, кешеләр үлеп бетәр иде, Аллам сакласын. Шул турыда бераз уйланыйк әле.

«Очты-очты, урындыклар, киртәләр һәм агач ботаклары очты…»

Әстерхан өлкәсендә яшәүче җирле халыктан да сораштык. Алар ком бураны вакытында күкнең кызыл-сары төскә керүен, утны һәм суның булмавын раслады:

— Урам буйлап кайтып барганда ком бураны башланды, сулыш алу кыенлашты. Өйдә утны сүндерделәр, су да килмәде. Мондый күренеш безнең яклар өчен хас түгел. Күк кызыл-сары төсләренә кергән иде. Камыш яна дип уйладым. Тизрәк автобуска утырдым. Шофер юл күременең начар булуына зарланды. Тукталышта төшкәч, өйгә битлек кигән килеш кайтып җиттем, — ди исемен әйтергә теләмәгән егет.

Ольга исемле яшь әни ком бураны вакытында өендә булган:

— Кызым белән урамга һава суларга чыгарга дип уйлап торганда килде ул. Тизрәк тәрәзәләрне яптым. Сеңлем тәрәзләрен ябарга өлгерми калган — фатирын төнге икегә кадәр комнан чистартты, юды. Ахырзаман җиткән дип тора идем. Агачлар сынып бетте. Бер Ярдәмсез, мескен кеше итеп хис иттем үземне. Җиңү бульварында бөтен нәрсә очты, урындыклар, киртәләр, агач ботаклары, яфраклары очты, — дип сөйләде ул.

«Авылларда кыяр-помидорлар, алмагачлар, шәфталу агачлары сынып бетте»

Татарстанның атказанган укытучысы, Әстерханда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Наилә Есенбаева ком бураны булган көнне МЧСтан кисәтү хәбәрләре килмәде дип сөйләде:

— Гадәттә, МЧСтан алдан һава торышлары үзгәрү турында кисәтү хәбәрләре килә иде, ләкин ул көнне бернинди хәбәр булмады. Ком бураны буласын белмәдек, бөтенләй көтелмәгәндә булды ул. Ком бураны сәгать 18:00дә башланды. Ул чакта икенче сменада укучы балалар да бар иде, уен мәйданчыкларында да яшьләр күп иде.

Мин Әстерханның Идел буе районы Киләче авылында яшим. Авылыбыз Әстерханнан 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Шәһәрдәге танышларым ком бураны турында телефоннан шалтыратып әйтте. «Тәрәзәләрегезне ябыгыз, ком бураны авылларга да килеп җитәргә мөмкин», — диделәр. Биш минуттан соң ком бураны безнең авылга иде инде.

Бер секунд эчендә кояшны кап-кара болыт каплап алды, урамнар күренмәде, ком һәм тузан өеме күтәрелде. Куркып калдык. Америка фильмнарындагы кебек торнадога охшап тора иде, башлар исән калыр микән инде дип кот чыкты. Өйләрнең түбәләрен алып китәм, дигән кебек килде ком бураны.

Мин шул чакта машина белән кайтырга тиешле баламны каршы алырга ишегалдына чыктым. Берзаман, колакларга, борыннарга, авызларга ком керә башлады. Ком буранында тыныч кына басып тору мөмкин түгел. Мондый күренешләрне моңа кадәр күргәнебез булмады.

Ком бураны ярты сәгатьләп булды. Әстерханда бер бинаның балконына, диварларга зыян килгән дип ишеттем. Авылларда кыяр-помидорлар, алмагачлар, шәфталу агачлары сынып бетте. Алай да, ачыклыкта үскән бәрәңгеләребезгә зыян тимәгән.

«Нинди милләтеңә булуыңа карамыйлар — кешеләр ярдәм кулын сузарга әзер тора»

— Хәзер ватсапта бик күп төрле группалар бар бит инде, — дип дәвам итте сүзен Наилә апа. — Безнең авылда гына да 14 милләт халкы яши, барысы да мизгел эчендә оешып, хәбәрләшеп, бер-берсенә ярдәм итте. Кеше үзе турында гына уйламыйча, башкаларны да кайгыртты. Биредә 25 ел яшәсәм дә, кеше һәрчак ярдәмчел.

Авылга кергәндә паром бар. Чатларда хәбәрләр таратылганнан соң, паромдагы кешеләрне өйләренә алып кайтып куйдылар.

Балам кайтканнан соң, машинаны гаражга кертергә кирәк иде. Ишеген тотып торырлык түгел — җил каера. Күзне ачып йомган арада, күршеләр булышырга йөгереп чыккан иде инде. Монда кеше синең нинди милләттән булуыңа карамый, ярдәм кулын сузарга әзер торалар. Моны мин зур кешелеклелек дип атар идем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100