Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әстерхан татарлары сөйләгәннәрдән: әүлияле авыл, камыштан үрелгән йорт, әбиләр туе

Филология фәннәр докторы, Татарстанның Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закированың Әстерхан татарларының рухи мәдәнияте, сөйләм үзенчәлекләре, фольклоры турында язмасын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Әстерхан татарлары сөйләгәннәрдән: әүлияле авыл, камыштан үрелгән йорт, әбиләр туе
Рамил Гали

Әстерхан өлкәсе татарларының бай тарихы бар. Бу җирләр Төрки һәм Хәзәр каганлыклары, Алтын Урда, Нугай Урдасы составларында була, 1460 елларда биредә татар дәүләтләренең берсе булган Әстерхан ханлыгы оеша. Ханлыкның Хаҗитархан дигән борынгы исеме татар халкының күп санлы риваятьләрендә, дастаннарында сакланып калган. Алтын Урда җимерелгәннән соң, аның территориясендә барлыкка килгән татар ханлыклары бер-бер артлы рус дәүләте тарафыннан яулап алына, Әстерхан ханлыгын да бу язмыш урап узмый, ул 1556 елда рус дәүләтенә буйсындырыла.

Әстерхан өлкәсе татарлары әлеге төбәктә яшәп килгән төрле этник төркемнәр (кундра татарлары, юрт татарлары, карагашлар, мишәрләр, казан татарлары һәм нугайлар) катнашында, аларның аралашуы нәтиҗәсендә формалашкан.

Хәзерге вакытта татар халкы туган телне, гореф-гадәтләрне саклап Әстерхан шәһәрендә, Приволжск һәм Нариманов районнарында урнашкан авылларда яшиләр, милләтебезнең аерылгысыз бер өлешен тәшкил итәләр. Октябрь революциясенә кадәр татарлар Әстерхан шәһәренең Тияк дигән татар бистәсендә яшәгән. Бу бистә йортларының затлылыгы, чисталыгы белән аерылып торган.

Әстерхан Революциягә кадәр татар мәдәни үзәкләренең дә берсе була. Биредә «Азат халык», «Ирек», «Ислах», «Тартыш», «Идел» газеталары, «Азат ханым», «Мәгариф» һәм «Туп» журналлары чыга, 1907 елдан Татар халык театры эшли. Татар халкы кайда гына яшәсә дә гыйлемгә омтылып яши. Бу яктан Әстерхан да аерылып тормый. Революциягә кадәр шәһәрдә 13 мәчет булып, аларның һәрберсенең мәктәп-мәдрәсәсе булуы билгеле. Әстерхан һәм тирә-як авыллардан килгән балалар атаклы «Низамия» мәдрәсәсендә белем алалар. Бу мәктәп-мәдрәсәләрдә кызлар һәм ир балалар өчен аерым класслар була. Халык кыз балаларга да тиешле белем бирергә омтылган. 1789 елда Әстерханның Беренче ир балалар гимназиясендә татар теле классы ачыла.

Алтын Урда һәм Әстерхан ханлыгы чоры мәчетләре һәм мәдрәсәләре хакында мәгълүмат билгеле түгел. Татар халкының Болгар дәвереннән мәдрәсәле-гыйлемле, үз галимнәре булган халык булуын истә тотсак, тарих пәрдәсе артында калган ул дәвердә дә балаларга белем бирү системасы камил булган дип уйларга нигез бар.

Тукай кымыз белән дәвалану өчен Әстерханга килә

Әстерхан татар халкының мәшһүр әдипләренең дә эзләрен саклый. Мәсәлән, «Идел» дигән газета редакциясенә эшкә чакырылып, 1910 елда Сәгыйть Рәмиев килә, ул соңрак башка нәшриятка күчә. Сәгыйть Рәмиев чакыруы буенча, 1911 елның язында Әстерханга Габдулла Тукай килә. Шагыйрьнең төп максаты үпкәләрен дәвалау булса да, ул Әстерхан татарларының рухи дөньясыннан читтә кала алмый. Тукай әдипләр һәм журналистлар, үзенең иҗатын, татар шигъриятен сөючеләр белән аралаша.

Мәсәлән, Тияк бистәсендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә оештырыла. Шагыйрь шул чорның танылган табибы һәм җәмәгать эшлеклесе Нариман Нариманов белән очраша, табиб бөек шагыйрьгә кымыз белән дәваланырга киңәш бирә. Әстерханда Г. Тукай башта «Люкс» кунакханәсендә туктала, соңрак үзенең дусты Сәгыйть Рәмиевта кунак була, биредә чакта кымыз эчеп дәвалану өчен Калмык базары дигән авылда яши. Габдулла Тукай Әстерханда 29 апрельдән 6 июньгә кадәр була. Әстерхандагы дуслары, аңа кымызның файдасы булуын, шагыйрьнең яхшы якка үзгәрүен, тазарып китүен әйтәләр.

Әстерханда Габдулла Тукай башта «Люкс» кунакханәсендә туктала, соңрак үзенең дусты Сәгыйть Рәмиевта кунак була. Биредә чакта кымыз эчеп дәвалану өчен Калмык базары дигән авылда яши.

Әстерханда яшәүче Наилә ханым Патеева, ул гомер буе Әстерхан татарларының тарихын өйрәнгән кеше, өлкәннәрдән ишеткәннәре буенча Габдулла Тукай яшәгән дип фараз ителгән йортны күрсәтте. Ул Татар-базардан ерак түгел урнашкан, ике катлы кечкенә генә йорт, хәзерге вакытта ярым җимерек хәлдә. Г. Тукайның шушы йортта тукталганы исбат ителгән хәлдә дә, бу җимерек бинага «монда Г. Тукай тукталган» дигән язу элү мөмкин түгел.

Әстерханда татар халкының атаклы шагыйре Һади Такташ та булган. Тияк бистәсе халкы шунда урнашкан Шәрыкь клубында Һади Такташны сәхнәдән төшермичә шигырь тыңлаган халык, Такташ төн буе шигырь укыган. Наилә ханым бу мәгълүматларны да өлкәннәрдән ишетүен сөйләде.

1933 елда Әстерханга Муса Җәлил килә. Шагыйрьгә хөрмәт шулкадәр зур була, аның белән бәйле предметларга кадәр кадерле истәлек итеп саклана. Муса Җәлил турындагы истәлекләрне Киләче авылында яшәүче информантыбыз Кужамкулов Румиль Мәүлет улы сөйләде (1948 елгы): 1933 елда Киләче авылына «Ялкын» журналы редакторы Шакир Мөслимович Фатхуллин белән атаклы шагыйрь Муса Җәлил килә. Ул вакытта колхоз рәисе Ибраһим Мәхмүдов була. Мәхмүдовлар өендә шагыйрь йоклаган карават озак еллар шул урында тора. Хуҗалар анда бер кешене дә утыртмый.

Муса Җәлил авылда 11 көн яши, Киләче халкына уңыш җыярга булыша. Шагыйрь «Җиһан» поэмасын Киләче авылында булганнан соң яза. Поэмада Киләче авылының уңыш җыйган вакыты тасвирлана:

Җил тирбәткән сары җиз башаклар

җиргә яттылар.

Тук бодайлар иркен амбарларга

җырлап актылар.

Бакчаларда торма, кишерләрдән

таулар өелде.

Помидорлар пешеп кызарды һәм

җиргә иелде.

Бакчалардан кайта авылларга

кавын-карбызлар.

Көн буена үтеп тора

тулы обозлар.

Муса Җәлил Киләчедә булып киткәннән соң, авылда алган тәэсирләр «Күк юрга», «Колхозчы кыз», «Балыкчы кыз җыры» һәм башка әсәрләредә чагылыш таба.

Халыкның әдәбиятка, шигърияткә мөнәсәбәте генә дә, биредә яшәгән татар халкының мәдәниятен, зәвыгын исбатлап тора.

Татар кайда гына яшәсә дә, бер үк җырларны җырлый

Без Әстерхан өлкәсендә узган комплекслы экспедиция вакытында Әстерхан татарларының рухи мәдәниятен, сөйләм үзенчәлекләрен, фольклорын өйрәндек. Эш барышында Әстерхан татарларының фольклорына караган бай материал тупланды. Бу — кыска һәм сюжетлы җырлар, риваятьләр һәм легендалар, мифологик хикәятләр, бәетләр һәм мөнәҗәтләр, изгеләр һәм әүлиятләр турында хикәятләр, йола фольклоры.

Шунысы күзгә ташлана, татар халкы кайда гына яшәсә дә, бер үк җырларны җырлый, сөйләмен бер үк мәкаль-әйтемнәр белән бизи, бер үк бәйрәмнәрдә күңел ача. Шуңа күрә Әстерхан татарларына гына хас, үзенчәлекле күренешләрне аерып чыгару да катлаулы. Дөрес, Әстерхан татарларының хушавазлары башка бер генә җирдә дә очрамый. Бу мәкаләдә укучыларыбызны Әстерхан өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең фольклоры белән таныштырып китәргә телибез.

Татар халык иҗатының зур өлешен дүрт юлдан торган җырлар алып тора. Аларга аерым тукталмыйча булмый. Кыска җырлар — бүгенге көнгә кадәр татар фольклорында иң популяр жанр. Дүрт юлдан торган һәм иң кечкенә күләмле жанрларга кертеп булган бу әсәрләрнең гаять зур миссиясе бар. Алар безнең кайда яшәвебезгә карамастан, бер халык булуыбызны исбатлап торалар.

Бу кадерле мирас әби-бабайдан, ата-анадан балага күчә бара. Халык, тормышының иң әһәмиятле борылышларында, бәйрәмнәрендә туган телендә җырлый. Шул рәвешле үзенең тамырлары белән, туганнары белән бәйләнешне ныгыта. Шушы җырлар аша киләчәгенең бәхетле булуына тәэсир итәргә омтыла. Әби-бабалар җырлаган җырларны җырлау кешегә буыннар бәйләнешен тоярга да ярдәм итә.

Шул җырлар аша еракта калган әби-бабаларыбызның рухын тоябыз. Һәр сүзе урынлы кулланылган, энҗе кебек тезелгән, эчтәлегенең һәм строфа төзелешенең камиллеге сокландырган дүрт юллык бу җырларда кешенең эчке кичерешләре бәян ителә. Кеше үзенең сагыш-моңы, сагынуы, юксынуы, яратуы, сөенеч-шатлыклары белән уртаклаша. Телдән әйтеп бирә алмаган хисләрен җыр белән белдерә.

Әлеге җырларның тематик төркемнәре дә шактый. Алар арасында туган илне ярату, туган илне сагыну яки туган җирдән аерылу турындагы җырлар зур урынны алып тра. Туган ил образы туган авыл, кызлар су ала торган чишмә, елга-күлләр, урман-тугайлар аша сурәтләнә. Бу образлар туган як турындагы җырларда гына калмыйча, мәхәббәт җырларына да күчкән. Мәхәббәт җырлары әлеге җырлар арасында сан ягыннан иң күп әсәрләр. Мәхәббәт җырлары төрле яшьләр уеннары вакытында да, бәйрәмнәрдә дә башкарылган.

Аларда яшьләрнең хисләре, өметләре, ышынычлары яки аерылу-сагышлары бәян ителә. Әлбәттә, экспедиция вакытында язып алынган җырларның иң зур күпчелеге мәхәббәт турында. Кыска җырларның тагын бер төркеме — хәрби хезмәткә яки сугышка китүчеләр тарафыннан башкарылган җырлар. Бу төргә кергән җырлар арасында шактый борынгы, 25 еллык солдат хезмәтенә каралган рекрутлар җырлары да очрый. Әстерхан өлкәсендә үткән экспедиция вакытында хат җырлары һәм истәлек дәфтәрләре җырлары да да язып алдык. Җырларның кайберләрен «Минем әниемнең җыры», «Минем әбиемнең җыры» дип җырлап күрсәттеләр.

Экспедиция барышында язып алынган җырларның гаҗәеп матур үрнәкләре бар. Кыска җырлар тормышның төрле ягын күрсәтә, аларда Әстерхан татарларының үзенчәлекле көнкүреш картиналары да искә алына. Мәсәлән, биредә җырларга бөтен кешенең бакчасында үстерелгән виноград образы да кергән.

Алма бакчасына кереп,

Виноград өләшәм.

Тормышыңда бул бәхетле,

Мин дә теләк теләшәм.

Тәрәзәмнең рамкасы

Виноград агачы.

Виноград гел яфрак,

Син сандугач баласы.

Мазанка - камыштан үрелгән өй

Әстерхан өлкәсендә татар авылларында йортлар зур, төрле төсләргә буялган, йорт кыйгачларына пар карлыгач бизәкләр төшерелгән. Ара-тирә исә камыштан үреп, өстән балчык белән сылап ясалган өйләр — мазанкалар да очрый. Тормыш авыр чакта шул рәвешле йорт салып булу мөмкинлеге күпләргә үз почмагын булдыру мөмкинлеге биргән. Аларны хәзер дә, җәйге өй буларак ясыйлар икән. Яшәешнең бу күренеше дә җырларда чагылган, камыштан өй — мазанкалар салу турында юллар җырга да кергән:

Өйләр салдым камыштан,

Башым салдым сагыштан.

Моңлы туган дип белмәгез,

Моңлы булдым язмыштан.

Ара-тирә исә камыштан үреп, өстән балчык белән сылап ясалган өйләр — мазанкалар да очрый. Аларны хәзер дә, җәйге өй буларак ясыйлар икән.

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр — татар халкының уникаль жанрлары. Алар башка тугандаш халыкларда очраган вакытта да, бу татарлар белән багланышларны гына күрсәтә. Әстерхан өлкәсендә дә дистәдән артык бәет һәм мөнәҗәтләр язып алынды. Халкыбызның, кайда яшәвенә карамастан, бөтен кеше белә торган бәете бар: «Сак-Сок» бәете. Әлбәттә, һәр экспедициядә язып алына торган «Сак-Сок» бәетенең вариантларын биредә дә язып алдык. Информантларыбыз бу бәетне ахырына кадәр көйләп сөйли, үзләренең әбиләреннән яки әниләреннән отып алуларын әйтәләр.

Әстерхан татарлары башка бәетләрне дә яхшы беләләр. Информантлардан соңгы елларда башка төбәкләрдә очрамаган «Картка бирелгән кыз», «Гомәр бәете» язып алынды. Шунысы да игътибарга лаек, бәетләрне информантлар көйләп яттан башкаралар. Төрле информантлардан бер үк бәетнең вариантларын язып алу бу жанрның да популярлыгы турында сөйли.

«Әстерханны кырык әүлия саклый»

Риваять һәм легендаларның күпчелеге авыл һәм нәсел тарихын бәян итә, халык Совет дәверендәге колхозлар чоры турында истәлекләре белән уртаклаша. Мифологик хикәятләрнең персонажлары турындагы сюжетлар да бөтен татар халкы өчен уртак. Биредә изгеләр һәм әүлияләр турындагы хикәятләр дә күп. Алар нигездә Әүлия каберләре, сакраль урыннарга нисбәттә бәян ителә. Изгеләр каберләре, ягъни аерым каберләрне сакральләштерү күренеше дә татарлар яшәгән һәр регионга хас күренеш.Каргалык авылында яшәүче Нурия ападан (Максудова Нурия Гәрәй кызы, 1947 елгы) әүлияләр турында язып алынган мәгълүмат укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз:

«Әстерханны кырык әүлия саклый. Әстерханга сугыш җитмәде, шул әүлияләр саклады дип әйтәләр. Һәрбер авылның үз әүлиясе бар. Әстерханда да әүлияләр бар.

Совет районында Әстерханның Баку урамы бар. Анда Владимирский собор урнашкан. Бу урыннар элек Кала тияге дип аталган. Элек анда татарлар яшәгән. Владимирский соборны салганда мөселманнар да бик күп акча биргән. Анда Газиз әүлия.

Кайнанам дога кылганда «Крепость астында яткан әүлияләрнең дә рухы шат булсын» дип дога кыла иде. Әстерхан крепостенең астында — әүлияләр. Ул бит Хаҗи-Тархан урыны.

Татар-базар янындагы чиркәү эчендә дә әүлияләрнең кабере бар. Златоуст чиркәве әүлияләрнең кабере өстенә салынган. Әүлияләре Фатыйма әүлия һәм Унбер Әхмәт әүлияләр. Чиркәүгә кергәч күрсәтәләр ул җирне: «Здесь находится могила вашего святого» дип. Анда сандык кебек җир. Шул җирне күрсәтәләр. Хөрмәт белән карыйлар.

Каргалыда Сары Хуҗа әүлия.

Майлы Күлдә Ак Барак әүлия. Ул изге кеше Сүләнкәдә (Солянка) торган. Мин үлгәч, юып ат-арбага салыгыз, ди. Ат кайда туктый, шунда җирләгез ди. Аның кабере өстендә һәрвакыт ак байраклар тора.

Кызанбиктә Хан Түбә дигән җир, анда да әүлия диләр.

Йорт иясе һәм Су анасы турындагы мифологик хикәятләр бөтен халык өчен уртак сюжетка корылган. Шайтан өермәсе, пәри туе дип аталган күренешләрне аңлаткан хикәятләр дә без бала чакта ишетеп үскән хикәятләрдән аерылмый».

«Туйда кунакларны җыен агасы биетә»

Әстерхан татарлары бөтен йолаларны эчтәлекләренә һәм асылына хилафлык китермичә, бозмыйча үтиләр. Шуңа күрә дә биредә гаилә һәм көнкүреш йолалар борынгылык элементларын югалтмыйча сакланып калган. Иң зур йола ул — туй йоласы. Үзе ике якта да уза торган йолалар һәм гореф-гадәтләр системасын тәшкил итә. Әстерхан татарларының туй йоласын күзаллау өчен информантларыбыздан язып алынган материал белән таныштыру урынлы булыр.

Беренче информантыбыз Мәйсәрә апа (Гомәрова Мәйсәрә Хәким кызы, 1936 елгы) Җәмәл авылында яши, җиде буыны да шушы авылдан. Ул үзе шигырьләр дә яза, ата-бабалардан калган мәдәни һәм рухи мирасны барлап, өендә этнография музее да булдырган. Мәйсәрә апа үзенең өй-музее белән таныштырган арада туй йолалары буенча да шактый гына материал яздырып өлгерде:

«Җыен агасы була. Туй булсынмы, аулак өйдәме, алып баручы була, тамада кебек кеше ул. Бездә аны җыен агасы, диләр. Күңел ачканда «Җыен агасына дүрт кыз» дип әйтәләр. Җыен агасы чыгып уртага баса. Ул яулыклар әзерләп килә. Дүрт кызга икешәр яулык бирә. Дүрт кыз чыгып, уртага дүрт яктан баса. Җыен агасы бии. Аның бии торган үзенең көе була. Бөтен кеше бер көйгә биеми. Уйнаучы белә кемнең нинди көйгә биегәнен. Ул шул көйне уйный. Дүрт кыз шул көйгә такмак әйтәләр. Такмак әйтеп чәпәнәй кагып торалар. Кул чабуны бездә чәпәнәй кагу, диләр.

Ике кул яулыгыңа,

Башыңның саулыгына, дип берсе әйтә.

Икенчесе әйтә:

Бас идәннең уртасына,

Дошманнан куркасыңмы?

Шулай җыен агасына көч бирәләр. Ул аның саен дәртләнеп бии.

Менә шундый такмаклар да бар:

Әйлән түгәрәк,

Син булырсың күбәләк.

Кулъяулыгың читенә,

Гөлләр үссен битенә.

Туйда һәр кешенең якын кешесе була. Шул җыен агасы була инде. Дүрт кыз җыен агасы белән уртада бии. Аннары ул кызлар кулларындагы яулыкларны биреп, башкаларны уртага чакыралар. Биергә чакырганнан соң ике яулык бирәләр. Чакырылмаган кеше үзлегеннән чыгып биеми. Уртада һәрвакыт биш кеше була».

Яучылар, әбиләр туе, кияү сые

Колакау авылында яшәүче информантларыбыз (Шамгунова Ажмангул Садыйк кызы, 1930 елгы, Гобәйдуллина Гөлсинә Гаяз кызы, 1954 елгы һәм Шабанова Гөлмира Әдһәм кызы, 1968 елгы), йола фольклоры, туй йолалары турында сөйләделәр.

«Кызны ярәшәләр. Киләләр яучылар. Мәсәлән, әнисе, ике апасы. Китерәләр бүләк — бер подноста конфет, шоколад. Әнисенә тукыма, әтисенә күлмәк, кызга — алтын йөзек. Шуннан ярәшәләр, бу ярәшү була.

Әбиләр туе. Бу туйга хатын-кызлар гына килә. Кызга киемнәр китерәләр. Бу «Тугыз» дип атала. «Тугыз» китерәләр бүләккә. Алтын, киемнәр китерәләр, зур поднос белән татлы ризыклар өләшәләр. Шоколад, конфет һ.б. Ул подноска зур бант бәйләнгән була.

Сөт хакы бирәләр. Сөт хакы — бер куй, 16 килограмм дөге. 5-10 мең акча. Егетнең туганнары моны кызның ата-анасына бирәләр.

Әбиләр туена пылау кешерәләр. Аракысыз уза. Пәхләвә белән чәй эчәләр.

Саз уйныйлар (гармун), кавал сугалар (бубен сугалар). Сазчылар, кавалчылар килә. Уйныйлар, бииләр.

Туйга килгән һәр кешегә бүләк бирәләр: тукыма, тастымал, сөлге һ.б.

Кодагыйлар килә. Егет ягыннан, кыз ягыннан бүләкләр бирелә.

Бер мамай (муллабикә) дога укый. Аннары теләк телиләр. Бәхетле булсын, кайнана-кайнатасының сүзен тыңласын, диләр.

Кияү сые — яшьләрнең кичке туе. Кияү сыенда мәҗлесне кызның әти-әнисе башлап җибәрә. Кичен кияү сый мәҗлесе уза. Кияүнең туганнары, дуслары, егетләр авыл читендә машиналардан төшеп, җәяү киләләр. Алар кавыллар кагып, саз уйнап, җырлап-биеп киләләр. Кияү туй шатерына кермәскә тырыша, киреләнә, ялындыра. Аны күтәреп алып керәләр.

Аннары бер атнадан кызга бирнә бирелә. Ул, гадәттә, йорт җиһазлары була.

Рәсми теркәлгәннән соң шатерда егет ягында туй була. Башта «Бит күрем» уза. Кыз шатерда, әбиләр туенда һәр мамайның кулын алып чыга. Килен, алдында егетнең җиңгәсе, артында кызның җиңгәсе. Мамайлар «Хәерле булсын!» диләр. Шунда акча чәчәләр. Өстәлдә тугызны күрсәтәләр. Җыелган халык акчаны җыя. Йөргән балалар җыя».

Нәүрүздә туганнар күрешкән, туй көннәре билгеләнгән

Календарь йолалардан бу якта иң популяр бәйрәм төрки һәм фарсы халыкларының Яңа елны каршы алу йоласы — Нәүрүз. Ул — язгы көн белән төн тигезләшкән көнне 21 мартта бәйрәм ителә. Бу көннән Яңа ел башлана. Татар халкында Нәүрүз бәйрәмен уздыру XX йөз башларына кадәр дәвам итә. Бу көнне яшьләр, шәкертләр авыл буенча һәр өйгә кереп, «Нәүрүз әйтеп» йөргәннәр. Нәүрүз такмакларында өй хуҗаларына яхшы теләкләр, бәхет-шатлык, уңышлар теләгәннәр, шуның өчен хуҗалар нәүрүзчеләргә бүләк биргән. Нәүрүзнең татар халкында икенче исеме Әмәл яки Амил.

Амил бәйрәме. Һәрбер авылда да амил булган. Чит авыллардан арбага утырып, тамакларын төяп килә торган булганнар. Кунакларга кабак бүрәк, куз бүрәк пешергәннәр. Үзләре дә пешереп алып килгәннәр.

Кызан авылында яшәүче информантыбыз Баузия апа Нәүрүз вакытында башкарыла торган текстларны сөйләп күрсәтте (Исхакова Баузия Нәҗметдин кызы, 1928 елгы).

Нәүрүз яки Амил бәйрәме котлаулары

1.Яз килде яппан

Тегелде кара чапан

Инде килде яз заман.

Шабдин-шабдин

Азан-азан

Инде килде Мүбәрәк.

2.Кара тавык какылдап

Патлык теләп торады.

Яшь чәүкәләр шакылдап

Яулык сорап торады.

Шабдин-шабдин

Азан-азан

Инде килде Мүбәрәк.

3.Өй артында күлләр

Бакылдайды казлар

Безгә яулык бирмәйде

Киленчәк вә кызлар.

Шабдин-шабдин

Азан-азан

Инде килде Мүбәрәк.

4.Тор-тор, анай, тор, анай,

Төлке туның ки анай

Безгә яулык бир анай

Шабдин-шабдин

Азан-азан

Инде килде Мүбәрәк.

Каргалык авылында яшәүче Нурия апа да Амил бәйрәменең гореф-гадәтләрен искә төшерде (Максудова Нурия Гәрәй кызы, 1947 елгы).

Амил. Амил беренче марттан башлана. Ул элек Тияктә башланган. Тияк — төбәк сүзеннән. Анда ат ярышлары, көрәш, «алтын кабак» уеннары оештырылган.

Бездә иң популяр уен да — «Алтын кабак». Төз атуга корылган.

«Алтын кабак» ярышында баганага алтын балдак яки көмеш тәңкә элгәннәр. Аны атып төшергәннәр. Бу төз ату ярышы. «Алтын кабак» ярышында җиңүчегә иң зур приз бирелә.

Көрәшкә куй бирелгән. Халык бәйрәмгә бүләкләрне алдан җыйган. Пылау пешерергә ярма, дөге дә җыйганнар. Хәзер бу бәйрәм уеннары, ярышлары көзге авыл бәйрәмендә оештырыла.

Беренче март — Тияктә.

Икенче көн — 2 (15) мартта Амил бәйрәме Казавылга, безнеңчә Казый авылына күчә (Казачий берег). Хәзер ул кала эчендә калды.

Өченче көн тагын берәр авыл.

10-11 мартта Кызан, Каргалык, Майлы Күлдә. Кышлар салкын булган. Бозлар ышанычлы булса, боз аша берсе икенчесенә чыгып, ике яки өч авыл кушылып уздырган. Егетләр-кызлар танышалар. Ата-аналар туганнарының хәлен беләләр. Туйлар көне билгеләнә. Олы туганнар кул алыша, күрешә.

Хатын-кызлар амилгә архалык кигәннәр. Ул билендә бер генә төймәле кием. Күлмәк өстеннән кигәннәр. Тәңкәләр тегелә алдына, изүенә. Тәңкәләрнең исемнәре — тугызлык (бер тәңкә), егермебишлек булган.

Амилдә хушавазлар әйтелә торган булган. Сәдага дип әйтелә. Садака түгел.

Амил — дини бәйрәм түгел. Шулай да муллалар шәкертләргә Ша’диван әйттергәннәр. Алдан ук өйрәткәннәр. Алар җыелып йөриләр икән. Иң матур тавышлы шәкерт тарафыннан көйләп башкарылган. Аннары хор белән ша’диван дигәннәр. Бу такмакларны ша’диван дип атыйлар. Ша’диван язылган кәгазьләр булган. Агачларка беркетелгән, бөтерелгән кәгазьләр.

Кыш китте,

Яз килде.

Үрдәк белән каз килде.

Корткалар да язылды.

Ша’диван!

Тор-тор бикәм,

Тор бикәм!

Төлке туның сал бикәм!

Безгә акча бир бикәм.

Ша’диван!

«Бездә иң таралган ризык — кабак белән пылау»

«Амилгә кабак ашау тиеш булган. Һәр өстәлдә кабак ризыклары булган.

Бәрәңге кергәнче кабак төп ризык булган.

Бездә иң таралган ризык — пылау, пылау белән кабак. Амилдә көн буе өстәлдә ризык җыелмый. Кабак бүрәген тезеп сала, шикәргөлме, бадәмгөлме, барысын да. Кул алырга кергән кешеләрне чәй эчерәбез. Амилгә кабак бүрәген чүпрәсез камыр белән пешерәбез. Камырын нечкә генә җәеп, күп итеп кабак салып ясыйбыз.

Амилдән соң кабак ашаган кешенең колагы саңгырау була. Марттан соң эчендә орлык ата. Аның файдасы калмый. Колак югары кан басымыннан саңгырау була. Кабак кан басымын тигезләп тигезли», — дип сөйләде Баузия апа.

Сүзебезне тәмамлаганчы, Әстерхан өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең үзенчәлекле жанры булган хушавазлар белән таныштырабыз. Хушавазлар - бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә көйләп башкарыла торган әсәрләр, эчтәлекләре төрле. Мәсәлән, авыллар турында хушаваз бар. Анда һәрбер авыл турында берәр сүз әйтәләр. Кайсы авыл кешесе тәмамлый, шул авыл турында матуррак сүзләр әйтә. Ишке турында шаян эчтәлекле хушаваз да бар. Беренче хушавазларны Кызан авылында Баузия апа (Исхакова Баузия Нәҗметдин кызы, 1928 елгы) көйләп күрсәтте.

Хушаваз

Җарлы Түбә, Җәмәле

Җайлы икән кыдырмага,

Сәмәк белән Кылахау

Бозылып яткан батага.

Сүләнкә дигән сүзле халык

Керешмәсен арага.

Каңга дигән кыңгыз халык

Каңгырып китсен далага.

Каргалык, Майлы күл, Кызаным

Дан, садака Аллага.

Хушавазлар

Нугай тарихчысы Равил абый да (Джуманов Равил Үтәмөхәммәд улы, 1937 елгы), ике хушавазны думбрада уйнап башкарды. Бу жанрның тамырлары импровизациягә корылган чичәннәр иҗатына карамый микән дигән уй туа аны тыңлаганда.

Сөннәт туй.

Әй, әссаламәгаләйкүм, аманмысыз, муллаатай

Өндәү чакырып туй итепсез атраптан калдырмай.

Ай, күп халык килеп те, атраптан калдырмай.

Җигеп килгән арбасын әүләгә сыйдыралмай.

Уртада бер зат тора, елтыраган алтындай.

Аны барып карасам, ул да икән бажаклай.

Капкадан чыгып китте, тратайка тырылдай.

Астында тимер күчәр, таз тимердәй зыңгырдай.

Ай да хөрмәт итепсез, рәхмәт яусын, муллатай.

Ай да хөрмәт итепсез, рәхмәт яусын, муллатай!

* * *

Айтип-айтип юралар, куймыйсыз мине кыстай.

Мин түгелмен Фәхретдин, янәшәдә Сыдык бай.

Әмма дуслар хакы өчен, кыйммәтен җиргә куймай.

Бер-ике авыз әйтәем, шул булып утыр тыннай,

Бер-ике авыз әйтәем, шул булып утыр тыннай.

Ярты Түбә, Җәмиле җайлы икән кыдырмага,

Ярты Түбә, Җәмиле җайлы икән кыдырмага.

Кызан, Каргалык, Майлы Күл җыелып килер Кыра Калага.

Сәмигъ авыл, Колакау мисле утырган батага,

Киләчеләр кире халык керешмәсен арага.

Каңга дигән каңгыз калк, кыңгырып китсен далага.

Айрин әйт тә, берин әйт, аспалы күпер, агым су

Җан-Тияктән садака.

Икенче хушавазда ыру-кабилә, авыллар арасындагы туганлык мөнәсәбәтләре сизелә. Ярты Түбә, Җәмәле кунакка йөрешү, күңел ачу өчен яхшы, Кызан, Каргалык, Майлы Күл бергә җыелып калага килә, алар Татар-базарга товар китерә. Сәмигъ авыл, Колакау ватагага (балык тота торган судно) утырган кебек. Киләчеләр кире халык — нигәдер аларны өнәп бетермиләр. Анда бик күп милләт яши. Канга күчмәчелекне озак саклаган. Тияк — Царев, Әстерхан шәһәрендә татарлар яшәгән җир. Соңгы татар ханнары шунда яши.

Мәкаләмне Каргалык авылында яшәүче, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучы Нурия апа Максудова сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Нурия апа халык тарихы белән кызыксына. Үзләренең ыру тарихын да кайнанасыннан, туганнарыннан сорашып өйрәнгән. «Без — татарлар. Алтын Урданың уртасында утырып, без татар булмасак, кем татар ул вакытта!» - диде Нурия апа үзләренең нәсел тарихы белән таныштырганнан соң.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100