news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әстерхан чикләвеге һәм кара җимеш белән каймаклы десерт

Аш-су блогеры Илүзәдән «тәмле» рецепт тәкъдим итәбез.

news_top
Әстерхан чикләвеге һәм кара җимеш белән каймаклы десерт
https://www.instagram.com/iliuza_ramilevna/

Десерт өчен: 500 грамм төше алынган караҗимеш, әстерхан чикләвеге, 20 процентлы 500 грамм каймак, өч аш кашыгы шикәр комы.

Караҗимешне яхшылап юарга, кайнар су салырга һәм 10 минут тотарга. Аннары караҗимеш эченә чикләвек тутырырга. Каймакка шикәр комы салып болгатырга һәм чикләвекле караҗимеш өстенә салырга.

180 градуска кадәр кызган духовкада 10 минут тотарга. Әзер булгач суытырга һәм десертны үзегез теләгәнчә бизәргә мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар