Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стендаль синдромы: музейга, театрга баруның нинди куркынычы бар?

Бик хисле кешеләр Луврга кергәч, аларның йөрәге кага башлый, аңын югалтып егылырга да мөмкиннәр.

news_top_970_100
Стендаль синдромы: музейга, театрга баруның нинди куркынычы бар?
Анна Главатских

Музейга, театрга бару, музыка тыңлау, шигырь уку — бик яхшы гамәл, ул ләззәт бирә дип уйларга күнеккәнбез. Ләкин күзаллавы бик артык үсеш алган яки бик хисле кешеләр өчен куркыныч бар. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Бик хисләнүчән кешеләр сәнгать әсәрләрен караганда чын мәгънәсендә аңын югалтып егылырга мөмкин. Бу бөек осталарның шедеврларын караганда аеруча еш була. Туристлар бер-бер артлы берничә музейга кергәндә дә шушы хәл килеп чыгуы бар.

Бер кеше өчен хисләр иң күбе — Венера Милосская белән селфи вакытында елмаю булса, башка кешенең Луврга керү белән йөрәге кага башлый, кан басымы күтәрелә, хәтта галлюцинация булырга мөмкин. Эстетик ләззәт һәм эйфория бик шәп, тик шуны тоеп акылдан язу, музейда үлеп китү куркынычы да бар.

1979 елда Флоренциядә Грациелла Магерини исемле психиатр бу халәтне «Стендаль синдромы» дип атарга тәкъдим итә. (Танылган язучы Мари-Анри Бейль әсәрләрен Стендаль исеме белән бастырган.)

Нәкъ менә Стендаль 34 яшендә Флоренциягә килгәч, хискә бирелә һәм болай ди: «Мин Флоренциядә булуымнан, бөек кешеләрнең каберләрен күрүдән экстаз халәтенә килдем. Бу гүзәллекне күреп, хисләрем күккә ашкан кебек булды. Әйләнә-тирәдә барысы да минем җаным белән сөйләшәдер кебек. Мин тормыш чишмәсе кипкән кебек хис иттем. Егылам дип курка-курка гына бардым», — ди ул.

Карый торган сәнгать әсәренә кагылмаган, башка мәдәни тирәлектә яшәүче кешеләргә Стендаль синдромы янамый. Мәсәлән, Азиядән килгән туристлар Европа музейларын кызыксынып карый. Ләкин аларның «мәдәни коды» башка төрле. Аларның Тициан картиналарын карап аңын югалту ихтималы аз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100