Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Стеналар селкенде»: Волгоградта шартлау вакытында унике кеше имгәнгән

Бүген газ сала торган станциядә көчле шартлау булган.

news_top_970_100

Волгоградның Трактор заводы районында газ сала торган станциядә бүген көчле шартлау булды. Ун кешене, шул исәптән дүрт коткаручыны хастаханәгә китергәннәр. Янгын сүндерүчеләрнең хәле бик катлаулы, берсенең тәненең илле проценты пешкән. Тагын ике кеше имгәнгән, алар хастаханәгә ятудан баш тарткан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ленин проспектында урнашкан АЗСка янгын сүндерүчеләр 11.30 сәгатьтә килеп җитә. Бу вакытта пропан салынган цистерна тулысынча яна торган була. Алар ялкынны сүндереп карый, тик булдыра алмыйлар. Шуннан соң көчле шартлау була. Якында булган янгын сүндерүчеләрне һәм узып баручыларны шартлау дулкыны алып бәрә.

«Коточкыч. Хәтта мине ялкын пешерә», — дип сөйли фаҗига урыныннан берничә йөз метр ераклыкта торган шаһит хатын-кыз.

Фаҗига урынында төшерелгән видео кадрларында күренгәнчә, коткаручылар якындагы юлларны да ябарга өлгерми кала. Шартлау вакытында юлдан машиналар хәрәкәте дәвам итә.

Цистерна шартлагач, күрше биналарда тәрәзәләр ватылып беткән. Ялкын баганасы төшерелгән видеолар социаль челтәрләрдә таралды.

Биредә яшәүчеләр берничә тапкыр шартлау булуы турында сөйли. «Стеналар селкенде», — диләр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100