Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Стенага тотынып кына йөри иде". Валерий Леонтьев авырып, концертта чыгыш ясый алмаган

Игорь Крутой җырчының беренче көннәрдә аягында басып тора алмаганын, стенага тотынып йөргәнен сөйләгән.

news_top_970_100
"Стенага тотынып кына йөри иде". Валерий Леонтьев авырып, концертта чыгыш ясый алмаган
Сочида уза торган "Новая волна" яшь башкаручылар фестиваленең соңгы көнендә Валерий Леонтьев та чыгыш ясарга тиеш булган. Тик ул сәхнәдә күренмәгән. Артистта үпкә ялкынсынуы булуы ачыкланган. Бу турыда "СтарХит" хәбәр итте.

Леонтьев төрле гайбәтләргә урын калдырмас өчен, үзе Инстаграмда хәбәр язып калдырган. "Сезне борчуым кызганыч. Ләкин мин "Новая волна" концертларында катнаша алмам. Табиблар "пневмония" диагнозы куйды. Миңа сәхнәгә чыгуны тыйдылар. Авыруым төрле гайбәтләр тудырмасын өчен, үзем сезгә хәбәр итәм. Ябылу тантанасына кадәр терелермен дип ышанам", - дигән ул.

69 яшьлек артистка "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Табиблар аңа урын өстендә ятып торырга кушкан. Композитор Игорь Крутой матбугат конференциясендә дустының авыруы турында сөйләгән.

"Аның хәле бик авыр иде. Бирегә килгәч, миңа шалтыратты. Хәле шундый начар иде, кире Мәскәүгә китәсе килде. Ул кунакханә бүлмәсе буйлап та йөри алмый иде. Стенага тотынып кына йөрде. "Ашыгыч ярдәм" чакырдык. Пневмония булып чыкты. Хәзер аның сәхнәгә чыгасы килә. Карарбыз. Ихтимал, чыгар", - дип сөйләгән 64 яшьлек Игорь Крутой.

  • Валерий Леонтьев - Россиянең халык артисты. "Исчезли солнечные дни", "Зеленый свет", "Дельтаплан", "Казанова" һәм башка популяр җырлары билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100