news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Стенада машина номерының эзе калган»: Казанда коточкыч авариядә ике кеше үлгән

«Лада» машинасының 30 яшьлек йөртүчесе дә, пассажиры да урында ук һәлак була.

news_top
«Стенада машина номерының эзе калган»: Казанда коточкыч авариядә ике кеше үлгән

Казанда бер иномарка торак йортка килеп бәрелгән. Йорт стенасында машина номерының эзләре басылып калган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

19 декабрьгә каршы төндә «Лада» машинасы Каспий урамы буйлап бара. Ул зур тизлектә килә һәм юлдан очып чыгып, торак йорт бинасына бәрелә. Бәрелү бик көчле була. Машина номерларының эзе йорт стенасында аермачык булып күренеп тора.

Авария вакытында машина белән идарә иткән 30 яшьлек ир-ат, аның 36 яшьлек пассажиры һәлак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар