news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өстенә түшәм ишелгән биш яшьлек кыз һәлак

Бала табиблар кулында җан биргән.

news_top
Өстенә түшәм ишелгән биш яшьлек кыз һәлак
Башкортстанда Балалар клиник хастаханәсенә имгәнгән биш яшьлек кызны китергәннәр. Бала табиблар кулында үлеп киткән. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Республика Тикшерү комитеты бу факт буенча тикшерү оештырган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Ленин районындагы шәхси йортта түшәм ишелеп төшкән. Бала шул вакытта имгәнгән. Аны хастаханәгә китергәннәр. Табиблар баланың гомерен саклап кала алмаган, ул хастаханәдә җан биргән.

"Хәзерге вакытта фаҗига ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый. Бала үлеменең сәбәбен белү өчен, суд-мед экспертиза билгеләнгән. Мәрхүмә баланың яшәү-торак шартларын тикшерәләр. Фаҗигагә китергән башка сәбәпләрне дә ачыклау эшләре бара", - дип сөйләгәннәр агентлыкка Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәтендә.

Баланың ата-анасына психологик ярдәм итү өчен, фаҗига урынына кризис психологы да барган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар