Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өстенә кайнар сулы чәйнек төшкән сабыйны әнисе табибларга күрсәтмәгән

Икенче дәрәҗәдә пешкән баласын үзе дәвалап маташкан хатынны хөкем итәләр.

news_top_970_100
Өстенә кайнар сулы чәйнек төшкән сабыйны әнисе табибларга күрсәтмәгән
https://pixabay.com

Приморье өлкәсендәге Сибирцево авылында 4 августта бер бала кайнар суга пешә. Аны әнисе үзе дәвалап маташа, табибларга соң гына мөрәҗәгать итә. Баланы коткара алмыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне 27 яшьлек әни кеше өй эшләре белән шөгыльләнә. Аның 9 айлык баласы да биредә була. Ул ходункида басып тора, әнисенең эшләгәнен күзәтә.

Бер мизгелдә әни кеше башка бүлмәгә чыгып китә, анда нидер эшли. Караучысыз калган сабый якында торган тумбочка өстендәге чәйнек шнурын тарта. Кайнар су салынган чәйнек бала өстенә төшә, сабый икенче дәрәҗәдә пешә, аның тәненең 20 проценты яралана.

Яшь әни бу хәлне күрә торып та табибларга мөрәҗәгать итми. Ул баласын үзе дәвалап маташа. Ике тәүлек узгач кына, 6 августта төнлә белән, хатын ашыгыч ярдәмгә шалтырата. Ләкин бу вакытта бала үлгән була инде.

Приморье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ача. Хәзер эшне тикшереп бетергәннәр. Мәрхүм баланың анасын «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаеплиләр.

Өлкә прокуратурасы мәгълүматы буенча, тикшерүчеләр җитәрлек дәрәҗәдә дәлил туплаган, эш гаепләү карары белән судка тапшырылган, тиздән суд булачак, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100