news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өстенә футбол капкасы төшкән малай һәлак булган

Уйнап йөргән балаларның берсе капкага асылынып торганда имгәнә.

news_top
Өстенә футбол капкасы  төшкән малай һәлак булган
Россия Тикшерү комитеты

Омск шәһәрендә тугыз яшьлек малайның өстенә футбол капкасы ауган. Табиблар баланы коткарып кала алмаган. Бу турыда «Вести» каналы Россия Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Хастаханәгә китергәндә бала бик авыр хәлдә була. Табиблар сигез сәгать дәвамында бик тырышсалар да, кызганычка каршы, аңа ярдәм итә алмыйлар. Бала реанимациядә җан бирә.

Фаҗига 12 майда кичке алтылар тирәсендә була. Тынычлык проспектында урнашкан йорт каршында мәйданда балалар уйнап йөри. Бер малай футбол капкасына асылына. Капка ныклап беркетелмәгән була. Ул ава һәм баланың өстенә төшә.

Хәзер тикшерүчеләр балалар мәйданчыгы хуҗасын һәм капканы урнаштырган кешеләрне ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар