news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ставрополь краенда самолет һәлакәткә очраган – куркыныч кадрлар

news_top
Ставрополь краенда самолет һәлакәткә очраган – куркыныч кадрлар

Ставрополь краеның Богомолов хуторы янында «Ту-22М3» самолеты һавада яна башлап, җиргә төшеп бәрелгән. Бортта 4 очучы булган. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы раслады, дип яза «База» Телеграм-каналы.

2 очучыны тапканнар. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Беренче мәгълүматлар буенча, тагын 1 очучы катапульта ясарга өлгергән, әмма ул һәлак булган.

Дүртенче очучының язмышы әлегә билгеле түгел.

Министрлык хәбәр иткәнчә, самолет хәрби бурычын үтәп, аэродромга кайтканда һәлакәткә очраган. Якынча мәгълүматлар буенча, һәлакәт сәбәбе – техник төзексезлек. Самолет бортында боекомплектлар булмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар