Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стас Пьеханың җиде яшьлек улын күрше хатыны кыйнаган

Футбол арбитры Владислав Безбородовның хатыны күршедә яшәүче нәни балага суккан.

news_top_970_100

Җырчы Стас Пьеханың җиде яшьлек улын футбол арбитры Владислав Безбородовның хатыны Ирина кыйнаган. Баланы әбисе якламакчы булган, тик Ирина әбигә дә суккан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хәзер Иринаны ире өйдән куып чыгарган.

«Мин бу турыда укыдым. Безбородованы кызганаммы? Беләсезме, минем баламның һәм аның әбисенең сәламәтлеге турында кайгырам. Аларга һөҗүм иттеләр. Мин башка мәсьәләләргә, аеруча Безбородовлар гаиләсендәгеләргә, тыгылмыйм. Бу аларның шәхси гаилә эше, мин берни әйтә алмыйм», — дигән Стас Пьеха.

Әлеге конфликтка кадәр Стас Пьеха Безбородовлар гаиләсе белән таныш булмаган.

Стас Пьеханың элеккеге хатыны Наталия Горчакова улы белән бергә Выборг районындагы Рощино бистәсендә ял иткән. Наталия белән Стасның улы танылган футбол судьясы Владислав Безбородовның улы белән бик дус булган. Арбитрның хатыны исә балаларга аралашуны тыйган. Аннары Пьеханың улы күршеләренең өреп тутырыла торган бассейнын тишкән, дип яза матбугат чаралары.

Безбородовның хатыны исә малайны төртеп җибәргән, бала ике метр чамасы ераклыкка очып киткән. Адвокат Сергей Жорин сүзләренчә, баланың башы имгәнгән, гематомалар барлыкка килгән. Ул хастаханәдә ята. 

Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100