Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стәрлетамакта урамда чит ир-ат алып китә язган нәни кыз: «Абый күрми калыр дип курыктым»

news_top_970_100
Стәрлетамакта урамда чит ир-ат алып китә язган нәни кыз: «Абый күрми калыр дип курыктым»
Фото: https://www.bashinform.ru, социаль челтәрләр

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге Артем урамында кыз баланы чит ир-ат алып китә язган. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

5 февральдә көндез Стәрлетамак шәһәрендә бер ир-ат урамда 7 яшьлек кызның кулыннан тотып ала һәм билгесез юнәлештә алып китмәкче була. Кызны 11 яшьлек абыйсы яклый, ул сеңлесенең кулын чит ир-аттан тартып ала. Ир-ат качып китә, балалар өйләренә йөгерә.

Социаль челтәрләрне мониторинглаган чакта, әлеге очрак төшерелгән видеокадрлар табылган. Видеоны домофон камерасы төшереп алган.

Тикшерүчеләр җинаять эше ача. Камера язмаларын өйрәнгәч, шаһитларны сораштыргач, җинаятьтә шикләнелүче кеше шәхесе ачыклана. Ул биредә яшәүче 18 яшьлек егет булып чыга. Хәзер аның белән тикшерү чаралары башкарыла, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» белешмәсе буенча, әлеге егет – балачактан инвалид кеше. Бу турыда агентлыкның хокук саклау органнарындагы үз чыганагы әйткән.

«Аның авыру кискенләшкән булуы ихтимал. Кичә бу егет өенә кайта, үзен сәер тота. Туганнары аны махсус учреждениегә урнаштырырга җыена. Алар урамда ни булганын белми. Хокук саклаучылар аның эзенә төшә һәм өенә килә. Өйдә кыз белән очрак вакытында егет кигән әйберләрне табалар», – дигән ул.

РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, кыз бала 1нче сыйныфта укый. Канал хәбәрчесе бала һәм аның гаиләсе белән аралашкан.

«Мин бик курыктым. Ул мине алып китәр, абый күрми калыр, дип уйладым. Мине урманга алып китәр дә шунда калдырыр, дип курыктым», – ди бу кыз.

Бәхеткә, абыйсы аны коткара. Мәктәптә укучы малай ир-аттан куркып калмый, сеңлесен кулыннан тарта, җинаятьче шунда ук кача.

«Мин аны көчсез дип уйладым, чөнки ул үзе көчсезләрне кыерсыта», – ди абыйсы.

Әлеге вакыйга гаиләгә зур борчу китергән. Кыз бала төнлә куркып уяна, абыйсы исә бөтенләй йоклый алмый, ди әниләре. Әни кеше дә төнне йокысыз уздырган.

«Олы улым булмаса, ни килеп чыгасын күз алдына китерергә дә куркам. Улым белән горурланам», – ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100