Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аның кулларын сакларга кирәк»: балалар нейрохирургын мобилизациядән өенә кайтарганнар

news_top_970_100
«Аның кулларын сакларга кирәк»: балалар нейрохирургын мобилизациядән өенә кайтарганнар
"Башинформ" агентлыгы

Башкортстанда өлешчә мобилизациягә эләккән балалар нейрохирургы Әхмәт Әбүбакиров өенә кайткан. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Табиб үзенең элекке эш урынында – Стәрлетамакның 1нче шәһәр хастаханәсендә пациентларны кабул итә башлаган, дип яза «Башинформ».

«Нейрохирург Әхмәт Әбүбакиров өенә кайтты. Ул инде эшли», – дип әйттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Октябрь ахырында Стәрлетамак халкы беренче класслы белгечне мобилизацияләүгә зарланган. Хәзер шәһәр дә һәм күршедәге торак пунктлар да балалар нейрохирургыннан башка калган. Ул вакытта, Әхмәт Әбүбакировтан тыш, хастаханәдә тагын 9 нейрохирургның эшләвен әйткәннәр иде.

Стәрлетамак халкы социаль челтәрләрдә Россия Президенты Владимир Путинга, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка, Стәрлетамак мэры Рөстәм Газизовка, Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм хәрби комиссарга юлланган хатны урнаштырды. Хатта алар 1нче хастаханәдә эшләүче балалар нейрохирургы Әхмәт Әбүбакировны мобилизацияләү турындагы карарны бетерү мөрәҗәгате белән чыккан. Алар фикеренчә, Әхмәт Әбүбакиров – Стәрлетамак, Салават һәм якын-тирәдәге тагын 7 район өчен мондый профильдәге бердәнбер табиб, дип яза «Агрументы и факты» газетасы. 

«Гаять катлаулы операцияләр ясаучы табиб-нейрохирург хәзер гранаталар ташларга һәм автоматтан атарга өйрәнә. Хәзерге вакытта өлкән пациентлар өчен бер табиб-нейрохирург калды, ә балалар өчен бөтенләй юк, – дип язалар социаль челтәрләрдә. – Без, мобилизациянең сәбәбе – мондый дәрәҗәдәге белгечкә үз вакытында бронь ясамау, дип уйлыйбыз. Медицина округындагы башка торак пунктларны исәпкә алмыйча, 275 мең халкы булган шәһәрне балалар нейрохирургыннан башка калдырырга ярамый, дип саныйбыз».

Шул ук вакытта, социаль челтәрләрдә фото да таралып өлгерде. Күрәсең, әлеге фото хәрби өйрәнү пунктында ясалган: анда табиб камуфляждан, кулында – автомат. 

«Әхмәт Якупович – бик яхшы хирург, үз эшенең чын остасы, кешеләрне коткару өчен уникаль операцияләр ясый! Алтын куллары һәм изге күңеле өчен бик зур рәхмәт аңа», «Нейрохирург – ул ювелир кебек... Аның кулларын сакларга кирәк...», «Нейрохирург куллары – ботка пешерүче куллары гына түгел ул! Безнең дәүләттә яхшы нейрохирург алтын бәясе булырга тиеш!» – дип, социаль челтәрләрдә табибны мактаганнар.

Шул ук вакытта, Стәрлетамакның 1нче шәһәр хастаханәсенең баш табибы Андрей Палтусов сүзләренә караганда, шәһәрнең ике махсус бүлекчәсендә нейрохирургия ярдәме күрсәтелә, шул исәптән балаларга да. Бригадалар составында тагын 8 табиб-нейрохирург эшли, барлык тикшерүләр дә план тәртибендә үткәрелә. Балаларга бу профиль буенча ярдәм Уфаның Балалар республика клиник хастаханәсендә күрсәтелә.

«Хастаханәдә барлыгы 9 нейрохирург эшли. Авыр очраклар булганда, алар Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары белән киңәшә, кирәк булганда, пациентларны шунда нейрохирургия бүлегенә күчерәләр. Анда Стәрлетамактан килгән пациентларга да планлы операцияләр ясыйлар», – дип сөйләделәр Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Рәсми версия буенча, Әхмәт Әбүбакиров җирле хәрби комиссариатка үз теләге белән килгән. Бу версияне Стәрлетамак администрациясенең матбугат хезмәтендә дә расладылар. Ул хәрби хезмәтне үзенең медицина профиле буенча узган – хәрби-кыр госпиталендә перевязка-операция бүлегендә табиб-командир булган. Демобилизация турында карар Саклану министрлыгы карамагында булган, дип аңлата муниципаль җитәкчеләр.

Күпләр исә, табибның язмышы мондый борылыш алуга, киресенчә, шат. «Ичмасам, МЭС стандартлары, отпискалар һәм шикаятьләрдән башка гына нормаль табиб кебек эшләр», «Күрәсең, чыгырыннан чыгарганнардыр, димәк, хастаханәгә һәм өйдә хатын белән булуга караганда, хәрби операциядә җиңелрәк», «Тегендә эшлиме, мондамы – бу кешенең үз теләге. Кулына автомат тотыпмы, скальпель тотыпмы – монысы да мөһим түгел», – дип язган социаль челтәрләрдә табибның якташлары.

«Әхмәт Әбүбәкиров хәрби комиссариат повесткасы нигезендә 25 октябрьдә мобилизацияләнгән булган», – дип аңлатты Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алешина.

Социаль челтәр кулланучылар бу хәлгә карата үз версияләрен әйтә. Янәсе, табиб башта үз теләге белән китәргә теләгән, тик соңыннан фикерен үзгәрткән, әмма бу вакытка инде повестка килеп өлгергән була. Повестка бар кешегә дә, шул исәптән үзе теләп китүчеләргә дә бирелә.

Ничек кенә булмасын, табиб үзенең гадәти вазифаларына кире кайтты. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, ул инде эшкә чыккан, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100