Стәрлетамакта фаҗига: «Үсмер егет ярдәм чакырырга йөгергән, анасын элеккеге ире үтергән»
Башкортстанда яшәүче хатынны үтерү турында җинаять эшен Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Ведомствоның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, төбәктә яшәүче ир-ат элеккеге хатынының фатирына керә, ул мөнәсәбәтләр аңлашмакчы була. Бу вакытта фатирда хатынның балигъ булмаган яшьтәге улы була. Ир-ат үсмергә наручник кидерә, пистолет белән янап тоткарлап тора. Аннары элеккеге хатын фатирга кайта. Үсмер малай чыгып качу җаен таба, бу вакытта ир-ат хатынын үтерә, диелә.
Фаҗига Стәрлетамак шәһәрендә була. Бу турыда социаль челтәрләрдә мәрхүмә Аннаның якыннары яза. Аларның сүзләренчә, ир-ат фатирга бәреп керә, бу вакытта фатирда хатын булмый, аның башка ирдән туган 16 яшьлек улы өйдә була. Ир-ат үсмергә пистолет белән яный, аның кулларын һәм аякларын бәйләп куя, авызына чүпрәк тутыра, телефонын да ала.
16 яшьлек үсмер сүзләренчә, ир-ат җинаятен алдан уйлап йөрүен әйтә. 3 ай буена ул хатыны белән аның баласын эззрлекли, танымасыннар өчен, яңа машина ала, күзәтү камераларына эләкмәс өчен, подъездга керә торган запас ишек ачкычын таба.
Анна фатирга кайтып кергәч, ир-ат аңа ташлана, кыйный, акча таләп итә. Виталий исемле бу кеше ананы да, баланы да бита белән кыйный, битаны ул үзе белән алып килгән. Аяклары белән типкәли. Әниле-уллы икесе дә фатирдан чыгып качмакчы була, тик җинаятьче аларны кире кайтара. Мәрхүмә хатынның дуслары сүзләренчә, ир-ат аңа да наручниклар кидергән.
Бер мизгелдә үсмер малай фатирдан чыгып китә. Ул ярдәм чакыра.Тик полиция килгәндә, Анна үлгән була инде. Моңа кадәр дә хөкем ителгән 42 яшьлек җинаятьче качып өлгерә, тик аны тиз арада тоткарлыйлар, диелә хәбәрдә.